Проектлар
ҺӨНӘР
Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Бу ел фестиваль географиясе таррак, әмма проект программасы бай булырга вәгъдә итә.
Фестивальнең максаты — яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү.
Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала.
5-11 нчы декабрьдә Казанда «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.

Татарстан һәм Россия төбәкләре театрлары, татар һәм рус телләрендә 15тән күбрәк спектакль, танылган театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар, кызыклы һәм файдалы белем бирү программасы һәм, әлбәттә, яңа эмоцияләр, танышулар, онытылмаслык мизгелләр... Болар барысы да «Һөнәр» фестивалендә булачак!
TAMGA
Режиссерлык лабораториясе

20-25 июнь Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе уза.
Бу елгы «Tamga»ның темасы - шигърият. Лабораториянең үзенчәлеге иҗади тандемнар барлыкка килү:
режиссер-рәссам,
режиссер-хореограф,
режиссер-композитор.
19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе уза.
Театр һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. Лаборатория – театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да. Быелгы "Tamga"ның темасы – "Мин. Мәктәп. Дөнья". Без сезне яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында уйланырга, сөйләшергә чакырабыз.
Лабораториянең төп максаты — актерлар өчен көчле тренинглар. Чакырылган һәр режиссер — теге яисә бу режиссура мәктәбе вәкиле, төрле методика кулланып, алар труппада профессия турында яңача күзаллау тудыралар.
Кариев театрында "Tamgа" I Режиссерлык лабораториясе старт алды. Режиссерлар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерли. Лабораториянең төп максаты – актерлар өчен көчле тренинглар. Чакырылган һәр режиссер - теге яисә бу режиссура мәктәбе вәкиле, төрле методика кулланып, алар труппада профессия турында яңача күзаллау тудыралар. Бер атна эчендә премьера чыгару катнашучылар арасында иҗади стресс барлыкка китерә, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларын ачарга ярдәм итә. Моннан тыш театр яшь режиссерлар белән таныша һәм киләчәктә һәр күрсәтеләчәк эскиз тулы канлы спектакльгә әверелә алачак.
АСЫЛ
Бөтенроссия драматургия конкурсы
Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. Монда рус һәм татар телендә язучы моңа кадәр бастырылмаган пьесаларны тәкъдим итүче авторлар катнаша ала.
Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. Монда рус һәм татар телендә язучы моңа кадәр бастырылмаган пьесаларны тәкъдим итүче авторлар катнаша ала.
МОБИЛЬ ДӘРЕС
Мәгариф проекты
Мобиль дәресләрдә – спектакль алдыннан мәдәният эшлеклеләре укучылар
белән очрашып, театр репертуарындагы спектакльнең сюжетына һәм аңа
бәйле темаларга укучылар белән әңгәмә алып баралар. Мондый дәресләр уку елы дәвамында үткәрелә.
ИДЕЛКӘЕМ & КАРИЕВ ВАРИСЛАРЫ
Mәктәп балалары һәм яшүсмерләр театраль коллективларының смотр-конкурсы
Проектның максаты - театр иҗатын үстерү һәм
популярлаштыру, балалар театр һәм курчак театры коллективларының иң
яхшы спектакльләрен, яңа әсәрләрне ачыклау, яшь буынның милли һәм
дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә кызыксынуын арттыру, сәләтле балалар һәм
яшүсмерләрнең театр һәм курчак коллективларын ачыклау, аларга иҗади
ярдәм итү.
КАРИЕВ SKILLS
Мәгариф проекты
Актерлык осталыгы нигезендә балалар өчен белем бирү программасы. Проектның максаты - спектакль караганнан соң уздырыла торган утыз минутлык дәрес барышында караган спектакльнең эчтәлеген аңлау, эмоциональ яктан бушану, шулай ук хәтер һәм игътибарлылык үсешенә юнәлтелгән тренинглар һәм күнегүләр эшләү.
КАРИЕВ+
Балалар өчен белем бирү программасы
Проект нигезендә - Кариев театры артистларының мәктәп укучылары белән очрашу, театр тарихы белән таныштыру, аларга актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү, артист һөнәренең үзенчәлекләре турында әңгәмә алып бару.
КАРАШ
инсценировка мәктәбе
Мәктәпнең максаты – татар әдәбияты буенча мәктәп программасына кергән милли классик әсәрләр нигезендә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен яңа драматургия әсәрләре булдыру
ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР
Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлады. Бу гадәти спектакльләр генә түгел. Алар барышында яки спектакльне караганнан соң педагог-оештыручы катнашында фикер алышу, шәхесләрне яңа яктан ачу күздә тотыла. Әлеге спектакльләр мәктәпләр һәм укытучылар өчен дә әдәбият дәресләрен өйрәнгәндә, патриотик тәрбия чараларын уздырганда ярдәмлек булыр дип ышанабыз. Безне үзегезгә чакырырга була – «театраль дәресләр» белән без мәктәпләрдә дә, шәһәр паркларында да чыгыш ясарга әзер.