ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР
Кариев театры мәктәп программасында өйрәнелә, ләкин вакыт чикле булу сәбәпле, шәхесләре тулысынча ачылып бетми торган танылган кешеләргә багышлап, театраль дәрес форматында спектакльләр чыгара башлады. Бу гадәти спектакльләр генә түгел. Алар барышында яки спектакльне караганнан соң педагог-оештыручы катнашында фикер алышу, шәхесләрне яңа яктан ачу күздә тотыла. Әлеге спектакльләр мәктәпләр һәм укытучылар өчен дә әдәбият дәресләрен өйрәнгәндә, патриотик тәрбия чараларын уздырганда ярдәмлек булыр дип ышанабыз. Безне үзегезгә чакырырга була – «театраль дәресләр» белән без мәктәпләрдә дә, шәһәр паркларында да чыгыш ясарга әзер.

Элемтә өчен телефон:
Шәрәфуллина Гүзәл Рамил кызы, баш администратор
Тел. (843) 237-93-52
Почта: teatr_karieva@mail.ru

«Муса. Моабит»
Циклның беренче спектакле – «Муса. Моабит» (12+). Куючы режиссеры – Булат Гатауллин. Спектакль безгә таныш һәм таныш булмаган Муса Җәлил турында. Түзеп булмаслык шартларда да кеше булып кала алу мөмкинме? Шагыйрьлек һәм каһарманлык нәрсәдән башлана: әни сөтеннәнме, әллә чаңгыда йөрүдәнме? Бәлки, чит телләр өйрәнүдән яки туган илне яратудан? Шигърияте һәм исеме һәр татар кешесенең йөрәгендә сакланган Муса Җәлилне искә алыйк әле. Балачагы, үсмер еллары, шагыйрь булып өлгерүе, мәхәббәтен табуы, әти булу бәхете, кызы Чулпан... Без аның иҗатын каһарманлык һәм патриотлык үрнәге дип бәялибез. Үзен дә Герой дип беләбез. Ә нинди кеше булган соң ул? Һәм ни өчен аның шәхесе безне һаман да дулкынландыра? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Муса.Моабит» шигъри-музыкаль спектаклендә эзлибез.
«Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы»
Циклның икенче спектакле – «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» (12+). Режиссеры – Эльдар Гатауллин. «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар, Анна Ахматова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичәчәкләр. Аның иҗаты нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр. Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Аның шигырьләрен бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткәннәр. Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык. Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк.