Нигез салучылар
Габдулла Кариев
Габдулла Кариев – татар театрына нигез салучыларның берсе.
Күренекле артист, талантлы режиccер, сәләтле оештыручы, педагог, җәмәгать эшлеклесе.
Милли театр сәнгатенең якты йолдызы.

2007 елда Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына, Г.Кариевның исемен мәңгеләштерү максаты һәм аның тууына 120 ел тулу уңаеннан, Габдулла Кариев исеме бирелә.

Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) 1886 елның 8(21) маенда Казан губернасы Чистай өязе Күлбай-Мораса авылында крестьян гаиләсендә туа. Җаек мәдрәсәсендә белем ала. Җаек чоры Г. Кариевта дөньяга дөрес караш тәрбияләү, аеруча артистлык сәләтен уятып җибәреп, тормышта үз юлын, үз урынын табуда хәлиткеч роль уйный. Монда яшәгәндә бөек шагыйребез Габдулла Тукай белән дуслашып, бергә яшәү, бергәләшеп әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү нәтиҗәсендә Г. Кариев билгеле дәрәҗәдә формалашкан, сәхнәгә дә шактый якынлашкан була. Шушы чорда Габдулланың фамилиясе, «карый» сүзенә нигезләнеп, Кариев дип йөртелә башлый.

1908-1918 елларда «Сәйяр» труппасының җитәкчесе була, театр сәнгатен пропагандалауга зур өлеш кертә. 1912 елны аның сәнгать юлындагы зур хезмәтләрен хөрмәт һәм тәкъдир итеп, Г.Тукай, Г.Камал, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, С.Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. исеменнән котлау язуы бирелә, анда Г. Кариевка атап «татар театрының атасы» дигән мәртәбәле сүзләр язылган була.

Г. Кариевның артистлар тормышын сурәтләгән (үз тормышыннан алып язган) «Артист» комедиясе сәхнәдә күп тапкырлар уйнала, ә 1914 елда аерым китап булып (икенче басмасы – 1929) басылып чыга.

«Габдулла Кариев – татар мәдәнияты тарихында аерым сәхифә ачтырган беренче дәвердәге татар театрының бердәнбер юлбашчысы; татар театрына беренче буларак форма бирү, татар типларын беренче буларак дөрес итеп иҗат итү, татар театрын халык рухына якынлаштыру, татар театрын гомумиләштерү эшләрен үтәүче, шөбһәсез, Габдулла Кариев», – дип яза аның турында К.Тинчурин.

Г. Кариев 1920 елның 28 гыйнварында вафат була.

Фәрит Хәбибуллин
Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы.
Театрның беренче җитәкчесе, артист, режиссер.
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.


Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллин 1941 елның 31 маенда Камчаткада, Усть-Камчатский районының Козыревское авылында туа.

Актер буларак, профессиональ сәхнәдә эшчәнлеген ул 1967 елда Ульяновск өлкә драма театрында башлый. 1972 елдан хезмәт юлын Тобольск драма театрында дәвам итә. 1974 елда кабат Ульяновск өлкә драма театрына кайта һәм анда дүрт ел эшләгәннән соң гаиләсе белән Казанга күченә. Биредә Фәрит Хәбибуллин 1978-1985 елларда Татар дәүләт драма һәм комедия театрында режиссер була. Шушы вакыт эчендә ул унбиштән артык спектакль сәхнәләштерә. Шулар арасында «Вөҗданың ни әйтер?» (Г.Данилов) , «Кайтыр идем», «Айсберг» (Р.Хәмид), «Хыянәтче» (А.Макаенок), «Кайту» (Р.Ишморат), «Борчулы өч көн» (М.Мәһдиев) һәм «Хәзинә» (Г.Ахунов) спектакльләрен тамашачылар бигрәк тә җылы кабул итәләр.

1987/1988 елларда Фәрит Хәбибуллин үзенең татар яшь тамашачы театры булдыру турындагы күптәнге хыялын тормышка ашыра. Шушы юлда ирешелгән беренче уңышы – Татар театр-студиясенең ачылуы, аның беренче премьерасының гөрләп узуы, аңа тагы да канатланып иҗат итәрлек көч-куәт өсти. Театр-студияне дәүләт статуслы итү өчен Фәрит Хәбибуллин күп көч куя. Аның тырышлыгы бушка узмый, 1991 елның 4 ноябрендә Театр-студия дәүләт статусы ала һәм ул «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип атала башлый.

Театр үзенең изге эшен – яшь тамашачыларны театр сәнгате аша тәрбияләүне уңышлы гына башкара. Киләчәккә олы өметләр баглап иҗат иткән яшь театрда яңадан-яңа әсәрләр сәхнәләштерелә. Шулардан «Кадерне белмәүче бурсык» (Н.Новосельская), «Оят төне» (Б.Мокаев), «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит), «Мәкер һәм мәхәббәт» (Ф.Шиллер) һәм «Керпе малае дуслар эзли» (Р.Корбан) спектакльләрен тамашачылар аеруча яратып карыйлар.

1993 елның гыйнвар-февраль айларында артистларның профессиональ осталыкларын камилләштерү ниятеннән, Фәрит Хәбибуллин труппаны беренче тапкыр Мәскәүгә – А.П.Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать академия театрына (МХАТ) стажировкага алып бара. Артистлар аннан зур тәҗрибә туплап, актерлык осталыгы буенча сертификат алып кайталар.

Мәскәү шәһәренә икенче тапкыр стажировкага бару 1997 елның июнь-июль айларында була.

1996 елны Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Балалар һәм яшүсмерләрнең Халыкара ассоциациясенә кабул ителә. Шул ук елны Фәрит Хәбибуллин Ростов-на-Дону шәһәрендә узган фестивальдә 120 илдән килгән делегатлар арасында «Немец драматургиясе татар сәхнәсендә» дигән темага чыгыш ясый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, Германиягә чакырыла. Ул анда 1997 елның апрелендә «III Бөтендөнья немец балалар театры фестивале»ндә катнаша. Ә инде 1998 елның февралендә – драматург Бертольд Брехтның иҗатына багышланган, аның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган «Халыкара балалар театры семинары»нда – Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрыннан ике кеше – Фәрит Хәбибуллин һәм артист Азат Зарипов катнашалар.

Бу елларда да Хәбибуллин Ф.Ә. спектакльләр сәхнәләштерүен дәвам итә. Аның режиссерлыгында «Кырларым-тугайларым» (Т.Миңнуллин), «Шау-шулы көн» (В.Розов), «Тайгак кичүе» ( И.Салахов; Ф.Галиев инс.), «Кызлар-йолдызлар» (Ш.Рәкыйпов; Ф.Хәбибуллин инс.) һ.б. әсәрләр дөнья күрәләр.

Җитәкче буларак, әлбәттә инде Ф.Хәбибуллинны коллективның үз бинасы, үз сәхнәсе булмавы бик борчый. Һәм, ниһаять, аның шушы юнәлештәге өзлексез эшчәнлеге уңыш китерә: 1996 елда, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев карары буенча театрга Казан шәһәренең Киров районында урнашкан, заманында «Алафузов театры» буларак дан алган җитен комбинаты Мәдәният сарае бинасы бирелә.

Фәрит Әхмәтҗан улы Хәбибуллинның яшь тамашачы театрын үстерүгә куелган хезмәте Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнә – 1997 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

2007 елның 27 декабрендә вафат була.