Экскурсияләр
«ИКЕ ГАБДУЛЛА»
тарихи-театраль сәяхәт, 6+
Кариев театры – Тукай скверы – Камал театры маршруты буенча самокатларда театральләштерелгән тарихи сәяхәт. Проектта катнашучылар Казанның Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев белән бәйле булган урыннары буйлап сәфәр кылачак. Аларга ике Габдулланы гәүдәләндерүче актерлар променад вакытында тарихи фактлар, кызыклы истәлекләр аша бөек шәхесләр яшәгән чор рухын тоярга ярдәм итәчәк. Маршрут буенча хәрәкәт иткәндә катнашучылар экскурсовод (аудиогид) сөйләгән мавыктыргыч вакыйгалар турында тыңлый, сәяхәт ахырында барысын да Г.Тукай музее белән танышу һәм аның буенча экскурсия, шулай ук тәмле чәй көтә.

Идея авторлары: Луиза Янсуар, Резеда Гарипова
Режиссер: Резеда Гарипова

«ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ 2022»
театраль променад, 6+
Фәтхулла хәзрәт, Фатих Әмирхан герое, 2022 елда тирән йокыдан уяна һәм хәзерге заман шәкертләре белән бергә Иске Бистә буйлап сәяхәткә кузгала. Ул белгән бистә бик нык үзгәргәнме? Сәяхәтендә кемнәрне очратыр да ниләргә юлыгыр ул? Бүгенгә вазгыятьне, телне аңлармы? Ә үзе безне нәрсәгә өйрәтер? Сәяхәтендә аңа сәүдәгәрләр, тарихчылар, шагыйрьләр, хәтта автор үзе дә очраячак.

"Фәтхулла хәзрәт" хикәясен Фатих Әмирхан 1909 елда, киләчәк турында фаразларын тасвирлап яза. Бу әсәрдә ул көзгедән ясалган биналар, электрон уенчыклар, вертолётлар, смартфоннар турында сөйләгән. Безнең спектакльдәге хәзрәт, Әмирхан героеннан аермалы буларак, киләчәк белән кызыксынучы, яшьләр белән уртак тел табарга теләүче мулла. Аны заманаларның үзгәрүе борчый да, дулкынландыра да.

Театраль променад Казанның Иске Бистә урамнарында узачак. Тамашачылар саны чикләнгән. Махсус әзерләнү кирәкми. Спектакль татар телендә, тәрҗемәсез бара. Азакта катнашучыларны кечкенә генә бүләк көтә – сез үзегез белән иске татар теленең мини-сүзлеген алып кайтып китә алачаксыз.

Жыелу урыны: Кабан күле яры (Татарстан һәм Ш.Мәрҗани урамнары кисешкән чатта)
Идея һәм сценарий авторы: Рәдиф Кашапов
Режиссер: Булат Минкин
Катнашалар: Булат Гатауллин, Альбина Гайзуллина, Фернат Насыйбуллин, Алсу Шакирова, Муса Камалов һәм Илфат Гыйбадуллин
Белешмәләр өчен телефон: +7(962)-569-42-63 - Камилә Фәйзуллина

«СӘХНӘ АРТЫ»
Г.Кариев театры буенча экскурсия, 6+
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры буенча экскурсия ясау – ул театр дөньясына тагын да якынаю дигән сүз. Театр сәхнә һәм тамаша залыннан гына тормый бит. Экскурсиядә катнашучылар сәхнә арты тормышын да күрә алачак: кемнәр ул костюмерлар, реквизиторлар, бутафорлар? Театрда урнашкан тегү, бутафор цехлары, радиоцех, тавыш яздыру студиясе, репетицияләр залы, грим салу бүлмәсе, костюмнар саклана торган бүлмә, синхрон тәрҗемә бүлмәсе белән танышу да мөмкин булачак. Театрда тормыш һәрчак кайнап тора, димәк әлеге цехларда, бүлмәләрдә театрда хезмәт куючыларның спектакльләргә әзерлеген дә күзәтә алачаксыз. Тамаша залын тавыш операторлары һәм ут куючы рәссамнар сыман өстән күрү мөмкинлеге дә бар. Театрның үткәнен һәм бүгенгесен тоташтырып торучы тылсымлы коридор да сезне битараф калдырмаячак. Биредә төрле елларда сәхнәләштерелгән спектакльләрнең афишалары белән танышырга була.

Педагог – экскурсовод:
Эльгина Мөхәмәтдинова