-
КАРИЕВ ТЕАТРЫ ЯҢА СЕЗОНГА НИНДИ СПЕКТАКЛЬЛӘР ТӘКЪДИМ ИТӘ?
-
Кариев театры шайтан турында спектакль чыгара
-
Фәнис Кәлимуллин – Рәшит Ваһапов ролендә: «Умырзая» спектакле кабат сәхнәдә
-
Фәнис Кәлимуллин: «Драма артистының бәхете режиссердан тора»
-
«Тау битендә Сабантуй»: хайваннар адәм баласын дөрес бәйрәм итергә өйрәтә
-
Кариев театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакле «Алтын битлек»нең махсус премиясен алды
-
ГЫЙБРӘТ АЛУ ӨЧЕН: КАРИЕВТА – «12 АДЫМ»ЛЫ КӨРӘШ
-
Альбина Ногманова: «Маргаританы уйныйсым килә»
-
Кариев театры артисты Муса Камалов белән театр, милли көрәш, Чаллы һәм тормыш турында сөйләштек.
-
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
Казан яшь тамашачы театрында Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре куелачак
-
Бүген XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башланып китте
-
Без бел(мә)гән Җәлил. Кариев театрында театраль дәресләр башланды
-
КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МУСА.МОАБИТ» ПРЕМЬЕРАСЫ БЕЛӘН ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР ЦИКЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ
-
Кариев театры 36 нчы сезонын «Ал җилкәннәр» премьерасы белән ача
-
Хыялларга канатлар куегыз, «Ал җилкәннәр»!
-
«Вакыт кайтавазы»: бары бер көн!
-
«Яралу»: Кариев театры артистлары иҗат газапларын биеп күрсәтте.
-
Газаплы, әмма яратулы «Яралу»
-
Кариев театры инсценировкалар ясау буенча лаборатория оештырырга тели
-
Кариев театрында куркыныч әкиятләр?!
-
Кариев театры бер ай эчендә өч спектакль чыгара.
-
Кичә Г.Кариев театры өр-яңа һәм гадәти булмаган «12 адым» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән.
-
Кариев театрында премьералар. Уйнаталар да, куркыталар да.
Наркотикларга бәйлелек турындагы драма, куркыныч әкият һәм нәниләр өчен әлифба-спектакль. Кариев театрында берьюлы өч премьерага багышланган матбугат очрашуы узды. Спектакльләр нәрсә турында? Премьералардан ни көтәргә? Сүзебез шул турыда булыр.
-
Бу тамаша М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев җитәкчелегендә дөнья күрде. Сәхнәдә актерлар белән берлектә GAUGA төркеме дә чыгыш ясады.
-
"Үз дигәнен итми калмый сөю…" Ромео һәм Джульеттаның бәхетсез һәм фаҗигалы мәхәббәт тарихын һәркем беләдер. Кариев театры исә урта гасырлардагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән карарга тәкъдим итә. Мәгънәсез нәфрәтнең ахыры нәрсә белән тәмамланачак? Ике кавем арасындагы каршылыкка нокта куя алырлармы?
-
19-20 октябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Спектакльнең режиссёры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев.
-
«Профессиональ театрда Шекспир әсәре белән беренче тапкыр эшлим. Бу минем өчен дә, театр өчен дә иҗади сынау булды. Классик әсәрне куйганда, иҗади планка күтәрелә» - режиссеры Илсур Казакбаев
-
Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында яңа – 35 нче сезон 30 сентябрьдә ачылачак. Сезонны премьерасы узган ел булган «Йосыф» спектакле белән башлап җибәрергә ниятлиләр. Ә аңа кадәр театр каршындагы мәйданчыкта «Яралу» дигән музыкаль-хореографик перформанс булачак.
-
30 сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.
-
"Җиңү һәрвакыт куандыра инде ул. Җилкәңә тәкәне күтәрү - көрәшкә аз гына мөнәсәбәте булган, сөлге тотып караган кеше өчен онытылмаслык мизгелләр ул", ди батыр.
-
«Кыйссаи Йосыф» – гомер-гомергә татар театрын һәм татар режиссёрларын борчыган, дулкынландырган тема. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр җыентыгында бу әсәр буенча спектакльнең 1923 елда Уфада «Нур» театрында уйналуы, Зөләйха ролен – Гыйззәтуллина-Волжская, Йосыф ролен – Исхак Һилялов башкаруы язылган.
-
«Кыйссаи Йосыф» – бер дистә елдан 800 еллыгы бәйрәм ителәчәк борынгы шаһ әсәребез. Туган урыны һәм килеп чыгышы төгәл билгеле булмаган Кол Гали Коръән һәм Тәүрат өчен уртак булган мәңгелек сюжетка мөрәҗәгать итә. Моның өчен билгеле бер дәрәҗәдә кыюлык та кирәк булгандыр.
-
Кеше тормышы - яхшылык белән яманлык көрәше. Һәр көн яңа сынау һәм яңа сайлаудан тора. Тирә-якта нәфрәт һәм ялган хөкем сөргәндә кешелеклелек сыйфатларын ничек сакларга? Бу сорауга җавап Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Кол Гали әсәре буенча куелган "Йосыф" драмасында чагыла.
-
Мәхәббәт, нәфес һәм көнчелек... Спектакль кешелекнең кимчелекләрен, кара көчләр белән сыналуын, эчендәге яхшы һәм явыз башлангычларның көрәшүен тәфсилләп күрсәтә. Шушы яманлыкны бары сабырлык һәм иман гына җиңеп чыга ала.
-
Безнең театрда яшь драматурглар белән яшь режиссерлар тандемы гөрләп торырга тиеш дип уйлыйм. Аларда ниндидер идеяләр туып торсын. Безнең бүгенге көндә иң аксаган урыныбыз – ул татар баласы һәм яшүсмере өчен иҗат ителгән үзебезнең заман драматургиясе. Үз җирлегебезгә нигезләнгән. Кызыклы һәм бик тә актуаль булган. «Без сезне дөрес яшәргә өйрәтәбез», - дип өлкән күзлектән язылган әсәрләр турында әйтмим. Без бала һәм яшүсмер белән тигез сөйләшкәндә генә чын диалог, табигый сәламәт аралашу туа ала. Һәм театр балалар белән яшьләр өчен «килергә телим» дигән урынга әйләнә ала.
-
- "Йосыф" спектакленең нигезе - Кол Гали әсәре һәм Коръән сүрәләре. Тамашада поэма сюжетыннан бигрәк фәлсәфи эчтәлек өстенлек итә. Диолог, монологлар бик аз кулланыла. Без мәгънәне пластика һәм музыка аша җиткерәбез, алар аерым образ. Спектакльдә ут һәм декорацияләр дә игътибарга лаек. "Йосыф" драмасында ислам мотивлары кызыл җеп булып үрелеп бара. "Йосыф-Зөләйха" спектаклендә мәхәббәт тарихына зур игътибар бирелгән иде, әлеге драманы әдәби әсәр белән таныш булмаган тамашачы да аңлый алачак. Сәхнәдә Йосыф пәйгамбәрнең тормыш юлы күрсәтеләчәк, - диде Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
-
Кариев театры сәхнәсендә "Йосыф" кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов музыкаль пластик куелыш ярдәмендә борынгылык һәм заманчалыкны берләштерергә тырышкан.
-
Җыр канатында театр сәнгатенә килеп кергән Алсу турында язу уе күптәннән күңелдә йөрде, чөнки гаҗәп язмышлы кешеләр һәрвакыт игътибарны үзләренә тарта, җәлеп итә. Алсу Фәйзуллинаның язмышында гаҗәпләндергән нәрсә – җырчылыкка укып та театр артисты булып китүе. Бүген ул Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистларының берсе. Татар театр репертуарының таҗы булган рольләрне башкара.
-
«Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узды. Ул Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланды. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган хатлары, шигырьләре яңгырады.
-
Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиева һәм режиссёр Ренат Әюпов белән махсус әзерләнгән «Матур Сity» спектакленең премьерасы булып узды. Рәмзия Закирҗанованың сәхнәдә егетләр белән бер дулкында шаярып, биеп, көлеп уйнавы тамашачыны битараф калдырмады.
-
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенчәлекле спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул "Алтынч[ае]ч" дип атала.
Спектакль үсмерләр һәм яшьләргә генә түгел, өлкән буын өчен дә файдалы. "Алтынч[ае]ч" – ул яшәешебезнең көзгедәге чагылышы яки һәркемнең үз күңел дөньясына сәяхәте. Заманча музыка, гадәти булмаган сәхнә бизәлеше, актерларның киемнәре – һәрберсе спектакльне тулыландыра һәм аның аерылгысыз өлеше булып тора. Кечкенә генә деталь дә нәрсәнедер аңлата һәм биредә урынсыз кулланылган әйбер булмады кебек.
-
Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена өр-яңа премьера әзерләде. «Арыну». Төп рольдә — Хәй ролендә Нуриәхмәт ага. Пьеса аның өчен Айдар Әхмәдиев тарафыннан махсус язылган, режиссер Тимур Кулов Нуриәхмәт ага өчен махсус чакырылган. Театрга нигез салучы зур шәхесне шулай зурлаган өчен театр җитәкчелеге — Луиза Янсуар һәм аның командасына рәхмәт.
-
Кариев театры үзенең күренекле артисты Нуриәхмәт Сафинның 75 еллыгы хөрмәтенә премьера чыгарды.
«Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган. Бу спектакльнең режиссеры һәм пьесаның автордашы да Тимур Кулов.
Юбилярны ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан театрлары вәкилләре котлады.
-
"Һәр режиссерның яраткан авторы була. Ә мин Исхакыйны яратам. Аның әсәрләрен театрларда күрәсем килә. Аның кечкенә генә хикәяләре белән дә фильм төшереп була. Ул гади кешеләр хакында сөйли. Гади кешеләр аркалы бөек фәлсәфи проблемаларны чыгара торган автор", - ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
"Режиссер төрле әсәрләрне кертеп, мәгънәсен җиткерү — ул икенче әйбер. Гаяз Исхакыйны Сөннәтче бабай аркылы бирүгә артистларны өйрәтергә дә кирәк бит әле. Безнең язучыларыбыз Гаяз Исхакыйны укыса, алар бер башка өстен була иде. Татар дәүләте булмаса, татар халкының киләчәге юк, ди Исхакый. Бу бик дөрес фикер. Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше — татар милләтен аңлаган кеше", - дигән фикерен җиткерде Әзһәр ага журналистлар белән очрашу барышында.
-
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасы була. Ул кичү дип исемләнгән яңа жанрда тәкъдим ителәчәк.
«Без баш герой Корбанколыйның үлемен күрсәтмибез, ул биеклеккә, аклыкка, пакьлеккә китеп бара. Бабай бу тормыштан икенче тормышка сәфәр кичү өчен зур эшләр башкара. Бу драма да, мелодрама да түгел. Кичү жанрын үзебез уйлап таптык», — диде «Татар-информ"да матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Театр директоры Луиза Шарова кичү жанры дигәндә һәр шәхеснең үзе аша да кичүе күз алдында тотылуын әйтте. «Үзебезнең эчке кичерешләребез кешенең шәхесе, язмышы, кодрәте белән тоташуын да аңлата. Һәр яңа әсәрне кую бөтен команда өчен дә кичү», — диде ул.
-
22 майда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр Екатерина Гороховская, рәссам Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская, композитор Радик Сәлимов тарафыннан иҗат ителгән "Бәхетле көнем" спектакленең пресс-показы узды.
Санкт-Петербург режиссёрының "Мио, минем Мио!" премьерасын (2020) Татарстан тамашачысы яратып кабул иткән иде. "Бәхетле көнем" камералы спектаклен дә, һичшиксез, уңыш көтә. Бүген спектакльне залда утырып күзәтү бәхетенә ирешкән нәни тамашачыларның хис-кичерешләрен, таң калып, тамашаны күзәтүләрен күреп, башка нәтиҗә ясап та булмый. Хәер, нәни тамашачыны гына әсир итмәде бу могҗиза-спектакль. Залда утырган әти-әниләр, тәрбиячеләр, театр труппасы да сокланып, яратып карады аны. Күпләрнең күзләрендә яшь иде, чөнки спектакльдә барган вакыйгалар күңел түрендә сакланган балачак хатирәләрен яңарта һәм һәркемне иң бәхетле көненә алып кайта...
-
Ак чәчәкләр кебек..." спектакле турында ишеткәч, Габдрахман Әпсәләмов язган роман, шул исемдәге сәхнә әсәре һәм киносериал искә төшеп, Казанга бару хыялы тынгы бирмәде. Ләкин вирус карантины аркасында тоткарланырга туры килде.
"Сабырлык – сары алтын" дибез, ниһаять, 31 мартта мин театр залында. Г.Әпсәләмов әсәре белән бәйле булсын иде, табиблар хакында булсын иде дип, сәхнә ачылганын түземсезлек белән көтәм. Әле спектакль башланганчы ук пәрдә артында йөрүчеләр авызыннан врачлар турында сүзләр ишетелгәч, күңелем яктырып китте. Димәк, бу әсәр дә табиблар хакында.
Ул кичтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсе белән тамаша залы бер сулышта, бербөтен иде! Әлеге дә баягы вируслы хикмәтле елда табибларга дан җырлаган, шулкадәр мәгънәле спектакльнең барышын тасвирларга сүзләр таба алмамдыр. Аны үзең барып карау, үз күзләрең белән күрү кирәк.
-
Кариев театрында яңалыклар, вакыйгалар көннән -көн кайный. Бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә кариевлылар «Tamga» режиссёрлар лабораториясе театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләячәкләре турында хәбәр итте. Биредә ул алты көн дәвамында барачак. 24 апрельдә аларны үз күзләребез белән күрә һәм бәяли алабыз.
-
"Ак чәчәкләр кебек…" Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры әнә шулай дип исемләнгән чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Әмма ул гадәти генә спектакль түгел. Премьераның төп үзенчәлеге – аның авторында. Спектакльнең пьесасын Россиянең атказанган табибы, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең ревмотология үзәге җитәкчесе, радиобызның күптәнге дусты Равия Гаяз кызы Мухина иҗат иткән. Әле алай гына да түгел, бу әсәр тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән. Моннан 55 ел элек Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы дөнья күрә. Заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән әлеге роман табиб һөнәренә "һәйкәл" буларак билгеле. "Ак чәчәкләр кебек…" спектакле исә Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга һәм шушы әсәрдә сурәтләнгән табибә Гөлшаһидәнең протатибы – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның якты истәлегенә багышлана.
-
Табиб көндәлегенең һәр битендә кеше язмышлары... Автор – балачагында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укып, табиб һөнәренә гашыйк булган һәм гомерен бу изге эшкә багышлаган Равия Мухина. Ул үзенең истәлекләренә таянып, табиб һөнәренең асылын чагылдыра торган әсәр иҗат иткән. Автор хатын-кызны мәхәббәттән исереп, башын югалткан гашыйк итеп түгел, аек акыллы, төпле, зирәк итеп сурәтли. Шул ук вакытта ул чын-чынлап ярата да белә! Шәфкате башкага өйләнсә дә, аңа ачу саклап яшәми, кичерә, чөнки яратуы шулкадәр көчле була. Асиянең яшь чагын уйнаучы актриса, Казан театр училищесы студенты Илүсә Камалиева һәм Шәфкатьне гәүдәләндерүче яшь актёр Рамил Вафинның уены чын-чынлап сокландыра. Моны уен дип әйтү дә кыен, алар сәхнәдә яши! Ихласлык, самимилек бөркелә үзләреннән.
-
Соңгы елларда Кариев исемендәге яшь тамашачы театры ирешкән уңышларны күрмәс өчен йә битараф булу, йә күрмәмешкә салышу кирәктер. Кариев театры куйган «Хикмәт Әкиятләре», «Мио, минем Мио» спектакльләре татар сәхнәсендә дөнья классикасы ничек табигый итеп яңгырарга мөмкин булу үрнәге булса, «Кәҗүл читек» — татар классикасы бүгенге көндә дә актуаль яңгырашка ирешә алуын һәм гайрәтне чигерә торган нотык укымыйча, үрнәк күрсәтү алымы белән, балаларга тәрбия биреп булу мисалы.
-
Гүзәл Сәгыйтова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының директоры: «Һөнәр»нең географиясенә үзгәрешләр кертелсә дә, бу аның сыйфатына йогынты ясамады. Фестиваль хәтта без көткәннән яхшырак та узды. Узган елдан аермалы буларак, бу ел спектакльләрнең барысын да диярлек карарга җитештек, һәрберсе өчен борчылып тордык..
-
«Режиссер карашы миндә тирән хөрмәт уята. Төп төшенчәләр — режиссер, рәссам һәм артистның югары мәдәни зәвыгы. Спектакль дәвамында мин бу төшенчә булмаган бер генә урынны да күрмәдем», дип билгеләп үткән фестивальнең даими жюри рәисе, педагог һәм тәнкыйтьче Виктор Шрайман.
-
Кариев театры 33 нче сезонының икенче премьерасын тәкъдим итте. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Режиссер алдан ук: «Геройлар үзләре турында үзләре сөйли. Без бу үзенчәлекне сакладык. Классикага мөрәҗәгать итеп тә яңалык кертеп булуын расларга ниятлибез», – дигән иде. Ниятләре чынга ашты, дияргә була. Актерлар уйнамады, без әсәрне тыңладык, тик декорацияләр, биюләр, музыкаль бизәлеш хисләрне уятмый калмады.
-
Агымдагы елның 3-4 сентябрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры 33 нче сезонын «Корт» спектакле белән башлап җибәрде. Пьеса авторы – вакытсыз арабыздан киткән Фәнәвил Галиев – режиссёр, артист һәм драматург буларак киң танылу алып, үзеннән матур эшләр калдырган шәхес иде. Шуңа да беренче көнне премьерадан соң, туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары катнашында Ф.Галиевны искә алу, спектакльнең мәгънәле дәвамы булды. Спектакльне театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сәхнәләштерә, рәссамы – Булат Гыйлванов, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин, балетмейстеры – Алмаз Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов.
-
Театрда кешенең күңеле актарылырга, йокымсыраган күзәнәкләре уянырга тиеш. Театрда тәрбияви максат һәрвакыт була, ләкин ул турыдан-туры дидактика, нәсыйхәткә корылмасын иде. Ниндидер чиктән дә тайпылмаска, ягъни алтын урталыкны таба белергә кирәк!
-
Сусызлыктан интегеп беткән, күккә ургылган корган ботаклар сәхнәне өстән үк камап алганнар, кырый почмакта Микулайның остаханәсе поскан, нәкъ уртада тормыш авырлыкларына түзә алмыйча корып, каралып беткән агач тора. Гади генә тоелган декорация монодрама барышында җанланып китә сыман.
-
"Чып-чын ялгыз ир бит бу!" - дип кызганып куясың. Ул үз йортында гына түгел, авылында ялгыз кеше. Әмма якты киләчәккә өметләнеп, яңгыр сорап ялвара. Бер карасаң, тормышы җиңел үтмәгән. Ләкин ни дисәң дә, яшәлгән бит. Микулайның шушы соңгы уйларыннан соң, яшенләп яуган яңгыр да якты киләчәкне символлаштырамы икән? Әллә инде артка юл булмаганын аңлатамы? Минем җавабым бер – Яшәү барыбер авыр. Әмма кирәк.
-
Тамашаның сценариен актёрлар тарафыннан уку һәм тәкъдим итү дә, спектакльне сәхнәдә караудан бөтенләй аерылып тора. Образларны хыял һәм уйлап чыгару ярдәмендә гәүдәләндерү гади генә күзәтүдән тулаем аерылып тора. Шуңа күрә мондый үзенчәлекле чараларны калдырырга һич ярамый – театр дөньясындагы әһәмияте чиксез.
-
Французларча әкият, Дисней мультфильмнарына охшаш булуы, электрошокер, һаваөрдергеч, зәвыклы костюмнар – болар барысы да Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының чираттагы премьерасы – «Хикмәт әкиятләре»ндә. Бурятия режиссеры сәхнәләштергән бу постановка үзендә серлелек, маҗаралылык, динамиканы да саклый.
-
«Сабыйларны бала чагыннан мәхрүм итәргә ярамый. Балачак – кешенең шәхес булып формалашуында бик мөһим этап бит ул. Без бу спектакльдә менә шуны күрсәтергә теләдек», – дип сөйләде премьерадан соң режиссер Ренат Әюпов. Бу спектакльне караган тамашачы Ренат әфәнденең үзенең дә күңелендә сабый яшәвен бик яхшы аңлаячак. Үзе бала булмаган кеше мондый спектакльне әзерләп чыгара алмас иде. «Питер Пэн»ны (6+) балаларга һәм яшүсмерләргә генә түгел, бала булуны оныткан (һәм үз баласының да балачагын бетерергә тырышкан) ата-аналарга да карау яхшы булыр иде.
-
Спектакльнең тышкы сурәте театр сәхнәләребез өчен, чыннан да, яңа. Татар тамашачысы хис-кичерешләргә бай, шаушулы спектакльләр карап гадәтләнгән. «Йомрыбаш»ның башында исә геройлар хисләргә бик саран, күбрәк салкын акыл белән эш итә кебек тоела. Психологик спектакльләргә хас булганча, бу тамаша залдагы халыкны озак вакыт билгесез бер киеренкелектә тота, хәтта чебен очкан тавыш ишетелә.
-
Шотланд язучысы Дж.М.Барри язган әкияти вакыйгалар бүгенге көнгә күчеп җанлана. Бервакытта да үсәргә теләмәгән малай хәзер дә балаларның төшенә керә, аларга балачак бүләк итә. Тик, замана баласына телефон, планшет, компьютер, телевизордан башка бүтән әйберләр кирәкме? Кинорежиссер, фотограф, драматург, сценарист Рәмис Нәҗмиевнең театр сәхнәсендә дөнья күргән беренче эше нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга булыша.