Фикерләр
Әминәмне күптән @teatr_g.karieva алып киләсе идем, ул көн дә җитте. Игьтибар белән карап утырды балам. Башта кәҗә бәтиләре өчен, аннан соң бүре өчен бик борчылды инде. Авыртмадымы икән, әни, бурегә сугалар бит кәҗәләр, ди. Буренең хәлен белергә дип, сәхнә янына килгәч, Фотога төшү дә насыйп булды узенә. Әни, буре бит @ilnarnizami бер дә усал түгел, кыланган гына икән,ди сабыем. Рәхмәт сезгә, исән-сау эшләгез!
Буген иииң беренче тапкыр улым белән Театрга бардык бит әле. Юл буе «нәнә, бу театр, бу театр???» дип һәр бинаны сорап барды)))) « Монда бәбияяяяял бик куп икшн» дип шатланып та куйды☺Бииик кызыксынып карап утырды👍Димәк -йөриячәкбез. Бииик зур рәхмәт дустым @ilnarnizami -ул да булса «усал буре»гә😃 һәм бик матур тамаша өчен @teatr_g.karieva театрына
Всем незамужним слушать обязательножизненная песня.
Акый күзле булса да, ачы сүзле булса да,Бераз ахмак булса да, бераз аксак булса да, бераз усал булса да -нинди бар шундый җиткән @teatr_g.karieva көлдеррдегез!))
Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә генә утырасы килми шул, бигрәк тә балаларның))
Шуңа да ничәнче көн рәттән чыршы бәйрәмнәренә йөрибез. Бүген дә @teatr_g.karieva театрында искиткеч матур, шундый куңелле яңа ел тамашасында балалар рәхәтләнеп биеп, җырлап, шигырь сөйләп Кыш бабайдан бүләкләр алдылар! Аннары бик тә эчтәлекле, матур, мәгънәле "Асылкош җыры" дип аталган спектакль карарга кердек. Артистларның уйнавы, костюмнары балаларга гына түгел үземә дә бик ошады!
Шунысын да әйтеп үтәсем килә, яңа ел тамашасы 2 телдә дә алып барыла
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында узган Яңа ел тамашасы бигрәкләр дә күңелебезгә хуш килде. Беренчедән,Кыш бабай һәм Кар кызы, һ.б лар катнашында Татар телендә алып барылучы, балалар өчен Яңа ел бәйрәме мизгелләре ошаса, икенчедән, саф татарча булган, мәгьнәле, талантлы актерлар катнашында куелган сәхнә спектаклен рәхәтләнеп карадык.Кариев театры чыннан да горурланырлык! Рәхмәт аларга!
Ышанырга кирәк, бары ышанырга!

Минем өчен быел Яңа ел могҗизасы гадәттәгедән иртәрәк башланды. Әйе, могҗизасы. Видеоларны карасагыз, ни турында әйткәнемне аңларсыз дип ышанам. Мин бу спектакльгә гашыйк. Мин бу артистларны яратам. Мин кариевлыларга @teatr_g.karieva сокланам. Яңа ел кәефен тудыруыгыз өчен, йөрәктәге кечкенә Гөлүс'каның күңелен күрүегез өчен рәхмәт! Барыгызга да тамашада булырга, «Асылкош җыры»н тыңларга киңәш итәм!
Бүген беренче тапкыр Кариев театрында узган Чыршы бәйрәмендә булдык.
Балаларга да, безгә дә бик ошады.
Үзем аерып тагы берничә "+"ны әйтәсем килә:
Чыршы тирәли оештырылган бәйрәмдә шигырь сөйләп, Кыш бабайдан бүләк алып була
Әкияти геройлар белән фотога төшү мөмкинлеге бар
Шул ук вакытта профессиональ фотограф та фотога төшерә, ул төшергән фотоларны һәм магнитларны тамашадан соң сатып алырга мөмкин
Спектакльне беренче рәттән карадык, минемчә, иң шәп урыннар шунда
Әкият күңелле булды, балалар башыннан ахырына кадәр тын да алмый карады. Сәйдә бигрәк тә тәэсирләнде
Костюмнар супер
Һәм тагы бер плюс БУФЕТ
Тамашадан соң рәхәтләнеп өчпочмак-пәрәмәчләр белән сыйландык
Кариев театрының 30 еллык юбилее! Бик матур булды! Яшьләрчә! Дәртле! Заманча!
Утырганда күңелгә шушы шигырь юллары килде:
Мин бит беләм,
барган саен
Күңелне уятырын,
Күңелләрне уятырын,
Хисләрне уйнатырын,
Хисләремне уйнатырын,
Уйларны уйлатырын...
Карыйм, карыйм,
карап туймыйм
Кариев теат(ы)рын.
Кариев театры безне премьералары белән сөендерүен дәвам итә! Бүген «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакле күрсәтелде. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, кыю, креатив режиссер #РенатӘюпов бу юлы да сынатмады - мәхәббәт турында мәңгелек кыйсса заманча яңгырашта кабат әсир итте! Яшь актерлар уенына сокланып утырдык: якыннан аларның күзләренең очкынланып януы, искиткеч матурлыклары, ихласлыклары тагын да яхшырак күренә,алар белән бергә сулыш ала башлыйсың. Ә Мәҗнүн белән Ләйләнең монологлары!!! Бер тапкыр да төртелеп калмыйча, ялгышмыйча (күз тимәсен!), шулкадәр сәнгатьле,йөрәккә үтеп керерлек итеп, сокландыргыч матур, камил татар телендә яңгырады алар! Йолдыз белән Булатның рэп-дуэты да шәп!
«Без килгәнбез икән бу җиргә, калдырырга тиеш бер тылсым...»
Кариев театрында @teatr_g.karieva узган «Ләйлә вә Мәҗнүн»не тудыручылар ул тылсымны кылдылар. Ике вакытның , хис-кичерешләрнең пластика аша бирелүе, мәхәббәтне яңача (минем өчен) тасвирлау, тәмле-тәмле символлар куллану һәм музыка! Әлеге спектакльдә болар барысы бергә кушыла һәм медитацив халәткә кертә. Мин әле дә Ләйлә (Алсу Файзуллина) һәм Мәҗнүнне ( Илфат Гыйбадуллин) уйлап йөрим. Сәхнәдә һәр хәрәкәт, пышылдау, сүз, караш, кагылулар битараф калдыра торганнардан түгел.

Рэп өчен, хисләр, яшьләр өчен Булат Гатауллин һәм Наилә Кәримована рәхмәт! Әле озак әлеге җырны тыңлап йөрермен кебек:)

P.S. мин яшәргә әзер!!! Ә сез?
«Ты не Лейла, а он не Маджнун!»
Ә без? Без шулай ук Ләйлә-Мәҗнүннәр түгел бит! Бездә салкын акыл, тыныч холык, без сөюне ата-бабаларыбыз аңлаган кебек аңламыйбыз. Алар-башка, без-башка. Спектакль яшүсмерләр өчендер, дип уйлыйм. Аны караганда кайбер урыннарында үземнең 14 яшьлек чагымны күрдем. Кайбер кешеләр спектакльнең урысчалы-татарчалы булуын аңламады. Ә мин урыс сүзләрендәге ясалмалыкны һәм татар җөмләләрендәге хис байлыгын ишетеп, спектакльне үземчә тоемлап утырдым. Аннан соң рэп белән газәлне бер сәхнәдә ишеттергәннәре юк иде, бу да шәп, минемчә. Тотынган һәм булдырып чыккан #кариевтеатры, сокланам сезгә!

P.S.: Соңгы җырның аудиовариантын көтәм:)
Кичә кызым, улым белән балачагымда яратып укыган әсәрләремнең берсен - Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читеген» карарга Кариев тетрына бардык. Рәхәтләнеп карадым! Баланың психологиясен, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, иман-әхлак төшенчәләре, Гает бәйрәменең хозурлыгы – барысын да Кариев актерлары искиткеч итеп тамашачы каршына чыгарып күрсәтә алдылар. Күз яшьләрсез булмады, әлбәттә. Афәрин, Кариев театры! Гашыйк иттегез. Репертуарыгызны карап чыгачакбыз! Тәмле коймак, җитмәсә, сөйкемле татар кызлары гает коймагы белән дә сыйладылар. Мичтән чыккан, кайнар коймаклар. Тәмле ... Тәме haман тел очымда. Фоат Галимуллин белән дә фикер алыштык. Ул әйтте : «Кечкенә генә хикәядән менә дигән кәнфит ясаганнар! Бик яратып карадым», –диде. Дусларым, балаларыгызга әхлак тәрбиясе бирәсегез килсә, эстетик канәгатьлек аласыгыз килсә, туры Кариевка!!!
«Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына барып кайттым әле Эльмирам белән! Шәп спектакль карадым! «Кәҗүл читек»! Афәрин Габдулла Кариев театры Миңа биик ошады! Афәрин режиссер Ренат Әюпов, Нәзифа апа Кәримова, композитор Миләүшә Хәйруллина, төп рольне башкаручы, әле яңа гына укып чыккан Ләйсән Закирова һәм, гомумән, бар артистлар һәм иҗади команда! Премьерагыз белән ихластан котлыйм сезне! Һәм бар тамашачыларга да үз балаларын, оныкларын шул спектакльгә алып барырга киңәш итәр идем! Аз гына булса да иман нуры артыр, чистарынырлар, пакъләнерләр һәм, гомумән, бик яхшы сабак, тәрбия алырлар! Бу шәхсән минем фикер!Тагын бер кат премьера белән!»
«Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле? Карамаганнарның шундук кәефен төшереп куйыйм әле - күпне югалткансыз. Барып, бушанып, тетрәп кайтасыгыз килсә - сезгә, һичшиксез, әлеге спектакльне карарга кирәк. Наркоманияне нигез итеп алган әсәр Американы ачмаса да, кешеара мөнәсәбәтләрдә шактый кирәкле-үтемле сөальләрне үзенә алган. Әни белән бала, хатын-кыз белән ир-ат арасындагы садә хисләр, яшьлекнең чиста булырга тиешлеге, акча түгел, кеше күңеле, җан хисенең өстенлеге кебек бервакытта да җуелмас кыйммәтләр булуына ишарә итә ул. Мәликә ‒ Рузанна Хәбибуллина, Миләүшә белән Гаяз ‒ Татарстанның атказанган артистлары: Гөлнара Абитова һәм Илнар Низамиевлар уенына карап, афәрин генә диярлек. Минем аһ итеп утырганым мелодрамадагы пластик биюләр булгандыр: анысы өчен Нурбәк Батуллага бишле куярлык. Режиссер Илфат Камалиевның эшен дә зурлап билгеләп үтәрлек ‒ минималь декорацияләр белән дә таулар күчереп буласын күрсәтә алды ул. Нәрсә бөтен нәрсәне сөйләп бетерәм ди әле мин сезгә? Биш тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр үз күзең белән күрүгә җитәме соң инде...
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистларын әллә кайдан танып беләм. Чөнки алар авылыбызда спектакль куеп, минем күңелдә театрга карата мәхәббәт тәрбияләделәр. Ә тәрбия ул хуҗасына кире кайтырга тиеш. Шуңа күрә Казанга килгәч тә, мин биредә - алар янында. Ә 26 октябрь - аларның ПРЕМЬЕРА! З.Хөснияр иҗат иткән «Ут чәчәге» мелодрамасын Илфат Камалиев режиссерлыгында карадык. Яшүсмерләр генә карарга тиешле спектакль димәс идем, чөнки анда сүз гаиләдә балага җитмәгән игътибар, наз турында да бара. Театр яхшылыкка, нурга илтә димичә, тагын ни дип әйтәсең иңде, йә!?
Кыскасы, яраткан артистларым, яраткан Кариев театрым, барыгызны да котлыйм! Яратам! кочаклыйм!
Г.Кариев театры, 20 июнь ,"Галиябану" спектакле!!
Бер барып карагыз әле!!! Бик үзенчәлекле куелышта. Гомумән , мин бу спектакльнең премьерасын карагач та биииик ошатып кайткан идем!! Без гел күреп ияләнгәнчә түгел)) Бик яхшы тавышлы жырчы актерлар! Бик үзенчәлекле биюләр, костюмнар!
Аннан соң, алар бит әле күптән түгел генә Яңа биналы булдылар. Аны да куреп кайтырсыз)
Мин барам, ә сез??? )) Әйдәгез!