Перформанслар
«ЯРАЛУ»
музыкаль-хореографик перформанс , 12+
"үләннәр үрмәләп киттеләр җир буйлап
йөгерде, йөгерде, йөгерде үләннәр"
яРаЛу
бу сүздә "яр" да бар
бу сүздә "яра" да бар
без барыбыз да – юктан бар, бардан юк булабыз
шытабыз
кояшка үреләбез
сулыйбыз
яшибез
"барны юк, юкны бар итәргә оста без
ә менә кайсыбыз үләннән акыллы" ?



Режиссер:
Булат Гатауллин
Хореограф: Елена Музеева

«100 ТУКАЙ»
иҗади шәрех , 6+
Кечкенәдән без Габдулла Тукай турында ишетеп үсәбез, әсәрләрен һәм катлаулы тормыш юлын өйрәнәбез, шигырьләрен яттан сөйлибез... Һәркем Тукайның дөньясын үзенчә ача, аның иҗатыннан күпләр илһам ала, сорауларына җавап эзли һәм таба. «100 Тукай» перформансы – Кариев театры артистларының күңелендә чагылыш тапкан Тукайның һәм аның иҗатының сәхнәдәге гәүдәләнеше.

Идея авторы һәм режиссер: Эльдар Гатауллин
Катнашалар: Нуриәхмәт Сафин, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Эльдар Гатауллин, Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты, Булат Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин.