Театр тарихы
1987 елның июле Татар яшь тамашачы театры тууның гомум кабул ителгән датасы булып санала, ләкин аның башлангычына 1919 елда Алафузовларның «Эшчеләр театры»нда балалар театр труппасы төзелү алшарт булып тора.

ВЛКСМ өлкә комитетының балалар мәдәният үзәгендә 1932 елда режиссер һәм педагог Касыйм Шамил тырышлыгы белән балалар театры ачыла һәм ике ел эшли. Соңрак, 1949 елда Татар яшь тамашачы театры кабат тамашачылар өчен ишекләрен ача, ә труппа составына ГИТИС тәмамлаган Гәүһәр Камалова, Асия Галиева, Дэллүс Ильясов, Рәфкат Бикчәнтәев һ.б.лар керә. Бу вакытларда Г.Мусреповның «Козы Көрпеш һәм Баян Сылу» М.Горькийның «Васса Железнова» һәм К. Гоцциның «Болан-Патша» спектакльләре сәхнәләштерелә. Театр әлеге составта бер ел эшли.

Театр төзергә ясалган өченче талпыныш кына уңышлы тәмамлана: 1988 елның 25 нче февралендә режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев әсәре буенча) спектакленең премьерасы була.

1988 елның 30 маенда Халык депутатлары Советының Ленин районы Башкарма комитеты карары белән хуҗалык исәбенә эшләүче Татар театр-студиясе ачыла. 1991 елның 4 ноябрендә аңа Дәүләт театры статусы бирелә; ул «Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры» дип йөртелә башлый (ТР Министрлар Кабинеты карары, № 464, 04.11.1991 ел).

Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 1996 елда театрга Алафузовлар йорты бирелә. Шул ук елда Татар яшь тамашачы театры Халыкара балалар һәм яшьләр театрлары бөтендөнья берләшмәсенә (АССИТЕЖ) кабул ителә. 2007 елда театрга актер һәм режиссер, татар профессионал театрына нигез салучы Габдулла Кариев исеме бирелә (ТР Министрлар Кабинетының 16 февраль 2007 елгы 21 нче санлы Указы).

2012 елда Алафузовлар йортындагы театр бинасының авария хәлендә булуы сәбәпле Татарстан республикасы Президенты Указы нигезендә Татар яшь тамашачы театрына яңа бина – Казан гарнизонының Офицерлар йорты бирелә. 2015 елда Кариев театры вакытлыча «Әкият» Мәдәният үзәгендә сыеныр урын таба. 2018 елның март азагында Татар яшь тамашачы театры коллективы элек Офицерлар йорты урнашкан яңа бинага күченә.

2021 нче елның февралендә театр директоры итеп шагыйрә, BELLA Халыкара премиясе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Луиза Шарова (Янсуар) билгеләнде. 3 ел һәм 2 айга сузылган матур, уңышлы һәм җиңүләргә бай чор булды бу.

Кариев театры исемнәре ил күләмендә танылган режиссерлар – Екатерина Гороховская, Марфа Горвиц, Илсур Казакбаев, Тимур Кулов, Резедә Гарипова, Тимур Шәрәфетдинов, Егор Чернышов, Лилия Әхмәтҗанова, Әминә Миндияр, Олег Молитвин, Булат Минкин, Степан Пектеев, Лидия Хазова, Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров – һәм аларның командалары белән эшләде. Бинага гына сыймыйча, Казан урамнарына, парк һәм скверларына да чыкты: «100 Тукай», «Ике Габдулла», «Фәтхулла хәзрәт», «Яралу» кебек ачык һавада күрсәтелә торган проектлар туды. Мәктәп программасында өйрәнелә торган танылган шәхесләр турында «театраль дәрес» форматында спектакльләр чыга башлады («Муса.Моабит», «Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы»).

Гастрольләр географиясе киңәйде. «Большие гастроли» федераль программасында җиңеп, Севастополь, Салават, Ханты-Мансийск тамашачысына үзебезнең спектакльләрне күрсәтү мөмкинлеге алдык, аларны да үзебездә кабул иттек.

Яшьләр театры яшьләр килергә атлыгып торган урынга әверелде: бездә спектакльләр генә түгел, күргәзмәләр, мастер-класслар, экскурсияләр, шигырь кичәләре, ачык микрофоннар, «читкалар», иҗади очрашулар, лабораторияләр уза. Беренче «КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештырдык, шул рәвешле яңа татар драматурглары әзерләүгә үз өлешебезне керттек. Үзебезнең театр базасында уза торган «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең, «TAMGA» лабораториясенең масштабын киңәйттек.

Луиза Николаевна җитәкчелек иткән чорда Кариев театры Казанда, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылды. Ярославль булсынмы, Себер якларымы, Мәскәү яки Санкт-Петербургмы - кая гына барсак та: «Кариев театрын беләбез, проектларын күзәтеп барабыз», – дип каршы алалар. Моңа ирешүдә фестивальләрдә катнашуның өлеше зур. Өч ел эчендә «Арлекин», БДФ, «Волшебный фонарик», «Свой», «Розовфест» кебек мәртәбәле фестивальләрдә катнаштык һәм җиңүләр яуладык. Кариев театры Милли театрлар ассоциациясенә керде.

2024 нче елда Кариев театры үз тарихында беренче тапкыр иң мәртәбәле «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты булды. Луиза Николаевна идеясе һәм башлангычы белән туган «Рөстәм маҗаралары» спектакле бу премиягә берьюлы 5 номинациядә дәгъва кылган иде.
Безнең казанышлар
Кариев театры төрле театраль, шул исәптән халыкара фестивальләрдә актив катнаша. Коллективның барлык җиңүләре - туктаусыз иҗади эзләнүләр нәтиҗәсе.
2003 ел
2003 ел
I «АРТ-ОРДО» Халыкара театр фестивале (Бишкәк, Кыргызстан):
- Р.Батулланың «Сак-Сок» спектакле (реж. Р.Әюпов) «Иң яхшы режиссер» номинациясендә җиңде;
- Театр артисты Илфат Камалиев Албасты роле өчен фестивальнең махсус дипломы, ә композитор М.Шәмсетдинова «Оригиналь музыка өчен» дипломы белән бүләкләнде;

Театр сәнгатенә керткән күпьеллык фидакарь хезмәте өчен, театрның элеккеге директоры Р.Г.Мортазин Дамир Сираҗиев исемендәге премиягә лаек булды («Намус һәм тугрылык өчен» дипломы).

2004 ел
2004 ел
«КУГУ-СОРТА» этно-арт театр фестивале (Йошкар-Ола, Марий Эл):
- «Сак-Сок» спектакле II дәрәҗә «Югары һөнәри осталык һәм этник традицияләрне аңлатуга керткән өлеш өчен» Дипломына ия булды.
2005 ел
2005 ел
«Нәүрүз» VIII Халыкара театр фестивале (Казан):
- Актив катнашкан һәм «Алмачуар» (реж. Ф.Галиев, Г.Ибраһимов әсәре буенча) спектаклен күрсәткәне өчен Диплом;

Театрның баш режиссеры Р.М.Әюпов иҗтимагый «Танылу» премиясенең «Мәдәният һәм сәнгать» номинациясендә лауреат булды.
2006 ел
2006 ел
II «АРТ-ОРДО» Халыкара театр фестивале (Бишкәк, Кыргызстан):
- «Печән базары» (реж. Р.Әюпов) спектакле «Фестивальнең иң яхшы спектакле» номинациясендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды.
2016 ел
2016 ел
VIII «Театр. Чехов. Ялта» Халыкара театр сәнгате фестивале:
- «Нигез ташлары» (Т.Миңнуллин, реж. Р.Әюпов) спектакле «Милли традицияләрне саклау һәм катлаулы әйберләр турында
җиңел итеп сөйләү» номинациясендә Дипломга лаек булды;
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин «Һөнәри дәрәҗә» Дипломына һәм фестивальнең «Хрусталь фронтон» призына лаек булды;

I «Сказочная палитра» Халыкара яшьләр театрлары фестивале (Чабаксар, Чувашия):
- «Алмачуар» (реж. Ф.Галиев) спектакле «Иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә Гран-прига һәм «Тамашачы мәхәббәте» номинациясендә Дипломга лаек булды.
2017 ел
2017 ел
II «Сказочная палитра» Халыкара яшьләр театрлары фестивале:
-
«Әйт әле, күбәләк» (Т.Миңнуллин) спектакле «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә җиңүче.
2018 ел
2018 ел
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана – Триумф» театр премиясе:
- «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»(Кейт Дикамилло, тәрҗ. һәм инс.Н.Кәримова, реж.Р.Әюпов) - «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче;

III «Сказочная палитра» Халыкара яшьләр театрлары фестивале:
- «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (Кейт Дикамилло, тәрҗ. һәм инс.Н.Кәримова, реж.Р.Әюпов) спектакле - «Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче;
- Артист Булат Гатауллин Эдвард ролен башкарганы өчен махсус Дипломга ия булды.
2019 ел
2019 ел
III «Буа: диалог киңлегендә» Халыкара милли театр фестивале (11 май)
- Актив катнашкан һәм фестиваль кысаларында «Ләйлә вә Мәҗнүн» (Н.Ганҗәви, Ю.Тупикина, Л. Янсуар тәрҗ., реж.Р.Әюпов) спектаклен күрсәткән өчен Диплом;

Төрки халыкларның XIV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале (3 июнь):
- Актив катнашканы һәм фестиваль кысаларында «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый, Н.Кәримова инсц., реж.Р.Әюпов) спектаклен күрсәткән өчен Диплом.
2020 ел
2020 ел
ТР Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясе:
- «Хикмәт әкиятләре» (Н.Хикмәт, В.Тулякова, тәр. Х.Уразова, реж. С.Жамбалова) спектакле - «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче;

Н.Хикмәт Фондының Дуслык бүләге (Төркия):
- «Хикмәт әкиятләре» (Н.Хикмәт, В.Тулякова, тәр. Х.Уразова, реж. С.Жамбалова) спектакле;

Милли яшь тамашачы һәм яшьләр театрларының И.Дмитриев исемендәге «Волжская сказка» төбәкара фестивале:
- «Микулай» спектакле (реж. Р.Әюпов) – «Иң яхшы сценография» һәм «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә җиңүче;

«Алтын битлек» Россия Милли театр премиясе:
- «Хикмәт әкиятләре» спектакле (реж. Сойжин Жамбалова) «Эксперт советы фикере буенча, 2019-2020 елгы сезонның иң истә калырлык спектакльләре» лонг-листына керде;

XII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале:
- «Хикмәт әкиятләре» (реж. С.Жамбалова) спектакле Россия театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде;

III Халыкара балалар фестивале (БДФ, Мәскәү):
- «Хикмәт әкиятләре» (реж. С.Жамбалова);

«Инде» интернет-журналы версиясе буенча елның иң яхшы спектакле:
- «Озын-озак балачак» спектакле (реж. И.Казакбаев);

II «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный, Чечня Республикасы):
- «Хикмәт әкиятләре» (реж. С.Жамбалова) спектакле.

2021 ел
2021 ел
XI «Тантана» Республика театр премиясе:
- «Мио, минем Мио!» (реж. Е.Гороховская) - «Балалар өчен иң яхшы спектакль номинациясендә җиңүче;
- Артист Булат Гатауллин Казан шәһәре мэрының махсус бүләгенә лаек дип табылды;

XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале (Санкт-Петербург):
- «Хикмәт әкиятләре» спектакле - фестиваль дирекциясенең «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» махсус премиясе лауреаты;
- Артист Эльдар Гатауллин - «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңүче;

Милли яшь тамашачы һәм яшьләр театрларының И.Дмитриев исемендәге VI «Волжская сказка» төбәкара фестивале (Атăл юмахĕ):
- «Бәхетле көнем» (реж. Е.Гороховская) спектакле иң яхшы музыкаль бизәлеш өчен жюриның махсус дипломы белән бүләкләнде;

IV Халыкара балалар фестивале (Мәскәү):
- «Мио, минем Мио!» спектакле (реж. Е. Гороховская) оештыру комитетыннан махсус бүләккә лаек булды һәм лауреатлар исемлегенә керде;

III «Федерация» Бөтенроссия милли театрлар фестивале:
- Мостай Кәрим повесте буенча куелган «Озын-озак балачак» спектакле тәкъдим ителде (реж. Илсур Казакбаев).



2022 ел
2022 ел
«ЭХО БДФ» (Архангельск):
- «Мио, минем Мио!» спектакле тәкъдим ителде (реж. Е. Гороховская);

XII «Тантана» Республика театр премиясе:
- «Камыр батыр» спектакле (реж. М.Горвиц) - «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче;
- Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булды;

«ЭХО БДФ» (Тверь):
- «Мио, минем Мио!» спектакле тәкъдим ителде;

Халыкара «Волшебный фонарик» фестивале (Санкт-Петербург):
- «Бәхетле көнем» спектаклен күрсәттек (реж. Е. Гороховская);

«ЭХО БДФ» (Мәскәү):
- «Камыр батыр» спектакле тәкъдим ителде (реж. М. Горвиц).

2023
2023
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясы
- Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина «Рөстәм маҗаралары» спектаклендәге роле өчен «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектыннан махсус призга лаек булды;

Бөтенроссия «Арлекин» балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург):

- «Камыр батыр» спектакле (реж. М. Горвиц) «Эксперимент» махсус премиясенә лаек дип табылды;

II «Байкал талисманы» Халыкара театр фестивале (Иркутск шәһәре, июнь).

- «Тимур һәм комета» спектакле (реж. Тимур Шәрәфетдинов) диплом белән бүләкләнде;

Бөтенроссия «Артмиграция-2023» яшь режиссура фестивале (Казан):

- «Рөстәм маҗаралары» спектакле (реж. Тимур Кулов) тәкъдим ителде;

«СВОЙ» моноспектакльләр һәм театр дуэтлары ачык фестивале (Екатеринбург ш., сентябрь):

- «Рөстәм маҗаралары» спектаклендәге рольләре өчен, артистлар Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Виртуозларча актерлык осталыгы» номинациясендә җиңүче булдылар (реж. Т. Кулов);

Кариев театры беренче тапкыр 5 номинациядә «Алтын битлек» Милли театр премиясе номинантлары исемлегенә керде («Рөстәм маҗаралары» спектакле белән):

1. КЕЧЕ ФОРМАДАГЫ СПЕКТАКЛЬ
2. РЕЖИССЕР ЭШЕ (Тимур КУЛОВ)
3. ХАТЫН-КЫЗ РОЛЕ (Альбина ГАЙЗУЛЛИНА)
4. ИР-АТ РОЛЕ (Булат ГАТАУЛЛИН)
5. УТ БУЕНЧА РӘССАМ (Дмитрий СОЛОПОВ).

- «Гөлчәчәк» спектакле (режиссеры Булат Гатауллин) «Алтын битлек» Милли театр премиясе лонг-листына керде.
2024
2024
XIV «Тантана» Республика театр премиясе:
- «Әлифба: Хәрефләр дөньясында» спектакле (реж. Л.Әхмәтҗанова) - «Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңүче.

В.С. Розов исемендәге «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивале (Ярославль):
- «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссёр ˗ Т. Кулов) Гран-прига лаек булды;
- Кариев театры артисты Альбина Гайзуллина «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады;
- Кариев театры артисты Булат Гатауллин «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңде.

XXI Бөтенроссия «Арлекин» балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург):
- «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссёры Т.Кулов) балалар сайлаган иң яхшы спектакль булып табылды;
- Артистлар Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә җиңү яулады.

XXX «Алтын битлек» Россия илкүләм театр премиясе:
Кариев театры «Рөстәм маҗаралары» спектакле (режиссеры Тимур Кулов) белән үз тарихында беренче мәртәбә премия лауреаты булды («Ил язмышына мөнәсәбәте һәм милли герой эзләве өчен» махсус номинациясендә).






Грантлар
Кариев театры грант программаларында да актив катнаша.
2009 ел
2009 ел
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин «Таяныч һәм абруй» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды.
2011 ел
2011 ел
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлегенең «Остазлар – балаларга» номинациясе буенча бирелгән гранты ярдәмендә «Җиде кыз» (Н.Исәнбәт) спектакле сәхнәгә куелды (реж. Р.Әюпов).
2013 ел
2013 ел
Татарстанның атказанган артисткасы Халидә Сөнгатуллина «Таяныч һәм абруй» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды;

Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә «Казан ятиме» (Р.Зәйдулла) спектакле сәхнәгә куелды (реж. Р.Әюпов).
2014 ел
2014 ел
Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Закирҗанова «Таяныч һәм абруй» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды;

Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә Туфан Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» спектакле сәхнәгә куелды (реж. Р.Әюпов).

2015 ел
2015 ел
Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге гранты ярдәмендә «Айрыз батыр» (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов) әкияте сәхнәләштерелде (реж. Р.Әюпов).
2016 ел
2016 ел
Театр директоры Мансур Ярмиев «Иң яхшы җитәкче» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булды.
2017 ел
2017 ел
Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зинәтуллина - «Таяныч һәм абруй» номинациясендә, артист Илфат Гыйбадуллин «Перспектива» номинациясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына ия булдылар;

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) «Асылкош җыры» (Р.Мөхәммәтшин) спектакле куелды (реж. Р.Әюпов);

Театрның баш хореографы Нурбәк Батуллин Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Россия төбәкләрендә эшләүче яшь мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелә торган стипендиягә лаек булды;

«Татнефть» компаниясе социаль проектының «Экология» номинациясендә откан грант ярдәмендә «Саранлыктан дәва» (В.Илюхов, Х.Уразова тәрҗ.) әкияте сәхнәләштерелде (реж.Э.Гатауллин).

2018 ел
2018 ел
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) «Кәҗүл читек» әсәре сәхнәләштерелде (Г. Исхакый, Н. Кәримова инсц., реж. Р. Әюпов);

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты гранты («Театр – балаларга» юнәлеше) ярдәмендә «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектакле сәхнәгә куелды (Ю. Тупикина, Л. Янсуар тәрҗ., реж. Р. Әюпов).
2019 ел
2019 ел
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) «Йомрыбаш» әсәре сәхнәләштерелде (Мари Од-Мюрай, Е.Корабельник инсц., Р.Гобәева тәрҗ., реж. Е.Корабельник);

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты гранты («Театр – балаларга» юнәлеше) ярдәмендә «Питер Пэн» (Дж.Барри, инсц. Р.Нәҗмиев, Р.Гобәева тәрҗ., реж. Р.Әюпов) әсәре сәхнәләштерелде;

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) «Хикмәт әкиятләре» (Н.Хикмәт, реж. Сойжин Жамбалова) спектакле сәхнәгә куелды;

Россия Федерациясе гранты ярдәмендә «Асыл» Бөтенроссия балалар драматургиясе конкурсы уздырылды.
2020 ел
2020 ел
«Особый взгляд» күрү сәләте начар булган кешеләргә ярдәм итү программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды гранты;

Региональ театрлар өчен тәнкыйтьче белән онлайн-семинарга РФ Театр әһелләре берлеге гранты бирелде;

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) 2 спектакль куелды:
- «Озын-озак балачак» (реж. Илсур Казакбаев)
- «Мио, минем Мио!» (реж. Екатерина Гороховская).
2021 ел
2021 ел

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) 3 спектакль чыгарылды:
- «Бәхетле көнем» (реж. Екатерина Гороховская)
- «Сөннәтче бабай» (реж. Ренат Әюпов)
- «Камыр батыр» (реж. Марфа Горвиц)

2022 ел
2022 ел
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) 4 спектакль куелды:
- «Алтынч[ае]ч» (реж. Резедә Гарипова)
- «Тимур һәм комета» (реж.Тимур Шәрәфетдинов)
- «Ромео һәм Джульетта» (реж. Илсур Казакбаев)
- «Рөстәм маҗаралары» ( реж. Тимур Кулов)

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан бирелгән махсус грантка «Йосыф» спектакле (реж. Ренат Әюпов) сәхнәләштерелде.




2023
2023
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» Федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше):
- «Ал җилкәннәр» (реж. Ренат Әюпов)
- «Матурлык» (реж. Егор Чернышов) спектакльләре куелды.

2024
2024
«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» Федераль партия проекты грантына («Театр – балаларга» юнәлеше) «Хан кызы» спектакль-квесты куелды (реж. Ренат Әюпов)