Булачак спектакльләр
МАЙ - 2025
20 МАЙ
18:30

ПРЕМЬЕРА!
20 МАЙ
18:30

ПРЕМЬЕРА!
Бу әкият шәһәрне һәм сөйгәнен коткарыр өчен кыю булырга туры килгән егет турында. Танылган татар язучысы Әхмәт Фәйзи аны татар әкиятләре һәм риваятьләренә нигезләнеп иҗат итә. Данир бөтенләй сугышчы булырга теләми, аңа кошлар сайравын тыңлау, курайда уйнау һәм аккошларга соклану күбрәк ошый иде. Һәм беркөнне атасы, атаклы аучы Азат Мәргән, Данирга чын батыр булырга вакыт дигән карарга килеп, улын ерак һәм куркыныч сәяхәткә озаткан. Сюжет болай гына тукталып калмый: әкият ерак елларны гына түгел, ә үзенең рәхимсез холыклы заманча дөньяны да күрсәтә. Яхшы күңелле гади малай гаделсез дөньяга каршы тора алырмы, чөнки көчле булыр өчен,үз-үзеңне җиңәргә туры киләчәк?

Яшь чикләве: 12+
21 МАЙ
18:30
21 МАЙ
18:30
МЕЛОДРАМА
Күренекле язучы Гадел Кутуйның исемен бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбиятына таныткан әлеге әсәрендә гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе гомумкешелек югарылыгында күтәрелә. Монда бүгенге көндә дә актуаль булган хатын-кыз фидакарлеге, чын бәхет өчен көрәш темасы яктыртыла.

Яшь чикләве 12+
22 МАЙ
18:30
22 МАЙ
18:30
Спектакль – легендар фильм "Любовь и голуби"ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Яшь чикләве: 16+
29 МАЙ
18:30

ПРЕМЬЕРА!
29 МАЙ
18:30

ПРЕМЬЕРА!
«Позывной Татарин» спектакле чын тормыш вакыйгаларына нигезләнә. Спектакль гади татар гаиләсе һәм өч буын мисалында патриотизм, буыннар алмашы һәм Ватан алдында булган бурычыңа тугрылык темаларын кузгата.
Ирен махсус хәрби операциягә озаткан Ана күңеленә тынычлык таба алмый, ә уллары Ата үрнәге белән, аның артыннан барырга хыяллана. Олы улы, югалган атасын эзләп, махсус хәрби операция хезмәткәрләре рәтенә кушыла. Энекәше исә, кулыннан килгәнчә аңа ярдәм итү юлларын эзли.
Ата белән улга кабат очрашу насыйп булырмы?..

Яшь чикләве: 16+
30 МАЙ