«Анна Ахматова: Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар, Анна Ахматова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичәчәкләр. Аның иҗаты нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр. Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Аның шигырьләрен бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фәнил Гыйләҗев тәрҗемә иткәннәр. Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык. Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк.