Матбугат
  • Кариев театры артисты Муса Камалов белән театр, милли көрәш, Чаллы һәм тормыш турында сөйләштек.
  • КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МАТУРЛЫК» СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ
  • Казан яшь тамашачы театрында Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре куелачак
  • Бүген XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале башланып китте

  • Без бел(мә)гән Җәлил. Кариев театрында театраль дәресләр башланды
  • КАРИЕВ ТЕАТРЫ «МУСА.МОАБИТ» ПРЕМЬЕРАСЫ БЕЛӘН ТЕАТРАЛЬ ДӘРЕСЛӘР ЦИКЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ
  • Кариев театры 36 нчы сезонын «Ал җилкәннәр» премьерасы белән ача

  • Хыялларга канатлар куегыз, «Ал җилкәннәр»!
  • «Вакыт кайтавазы»: бары бер көн!
  • «Яралу»: Кариев театры артистлары иҗат газапларын биеп күрсәтте.
  • Газаплы, әмма яратулы «Яралу»

  • Кариев театры инсценировкалар ясау буенча лаборатория оештырырга тели
  • Кариев театрында куркыныч әкиятләр?!
  • Кариев театры бер ай эчендә өч спектакль чыгара.
  • Кичә Г.Кариев театры өр-яңа һәм гадәти булмаган «12 адым» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнгән.
  • Кариев театрында премьералар. Уйнаталар да, куркыталар да.
    Наркотикларга бәйлелек турындагы драма, куркыныч әкият һәм нәниләр өчен әлифба-спектакль. Кариев театрында берьюлы өч премьерага багышланган матбугат очрашуы узды. Спектакльләр нәрсә турында? Премьералардан ни көтәргә? Сүзебез шул турыда булыр.

  • Бу тамаша М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев җитәкчелегендә дөнья күрде. Сәхнәдә актерлар белән берлектә GAUGA төркеме дә чыгыш ясады.
  • "Үз дигәнен итми калмый сөю…" Ромео һәм Джульеттаның бәхетсез һәм фаҗигалы мәхәббәт тарихын һәркем беләдер. Кариев театры исә урта гасырлардагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән карарга тәкъдим итә. Мәгънәсез нәфрәтнең ахыры нәрсә белән тәмамланачак? Ике кавем арасындагы каршылыкка нокта куя алырлармы?
  • 19-20 октябрь көннәрендә 18:30 сәгатьтә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Спектакльнең режиссёры – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев.
  • «Профессиональ театрда Шекспир әсәре белән беренче тапкыр эшлим. Бу минем өчен дә, театр өчен дә иҗади сынау булды. Классик әсәрне куйганда, иҗади планка күтәрелә» - режиссеры Илсур Казакбаев
  • Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында яңа – 35 нче сезон 30 сентябрьдә ачылачак. Сезонны премьерасы узган ел булган «Йосыф» спектакле белән башлап җибәрергә ниятлиләр. Ә аңа кадәр театр каршындагы мәйданчыкта «Яралу» дигән музыкаль-хореографик перформанс булачак.
  • 30 сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан тамашачыларга «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы – «Йосыф» спектакле тәкъдим ителәчәк.
  • "Җиңү һәрвакыт куандыра инде ул. Җилкәңә тәкәне күтәрү - көрәшкә аз гына мөнәсәбәте булган, сөлге тотып караган кеше өчен онытылмаслык мизгелләр ул", ди батыр.
  • «Кыйссаи Йосыф» – гомер-гомергә татар театрын һәм татар режиссёрларын борчыган, дулкынландырган тема. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр җыентыгында бу әсәр буенча спектакльнең 1923 елда Уфада «Нур» театрында уйналуы, Зөләйха ролен – Гыйззәтуллина-Волжская, Йосыф ролен – Исхак Һилялов башкаруы язылган.
  • «Кыйссаи Йосыф» – бер дистә елдан 800 еллыгы бәйрәм ителәчәк борынгы шаһ әсәребез. Туган урыны һәм килеп чыгышы төгәл билгеле булмаган Кол Гали Коръән һәм Тәүрат өчен уртак булган мәңгелек сюжетка мөрәҗәгать итә. Моның өчен билгеле бер дәрәҗәдә кыюлык та кирәк булгандыр.
  • Кеше тормышы - яхшылык белән яманлык көрәше. Һәр көн яңа сынау һәм яңа сайлаудан тора. Тирә-якта нәфрәт һәм ялган хөкем сөргәндә кешелеклелек сыйфатларын ничек сакларга? Бу сорауга җавап Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Кол Гали әсәре буенча куелган "Йосыф" драмасында чагыла.
  • Мәхәббәт, нәфес һәм көнчелек... Спектакль кешелекнең кимчелекләрен, кара көчләр белән сыналуын, эчендәге яхшы һәм явыз башлангычларның көрәшүен тәфсилләп күрсәтә. Шушы яманлыкны бары сабырлык һәм иман гына җиңеп чыга ала.
  • Безнең театрда яшь драматурглар белән яшь режиссерлар тандемы гөрләп торырга тиеш дип уйлыйм. Аларда ниндидер идеяләр туып торсын. Безнең бүгенге көндә иң аксаган урыныбыз – ул татар баласы һәм яшүсмере өчен иҗат ителгән үзебезнең заман драматургиясе. Үз җирлегебезгә нигезләнгән. Кызыклы һәм бик тә актуаль булган. «Без сезне дөрес яшәргә өйрәтәбез», - дип өлкән күзлектән язылган әсәрләр турында әйтмим. Без бала һәм яшүсмер белән тигез сөйләшкәндә генә чын диалог, табигый сәламәт аралашу туа ала. Һәм театр балалар белән яшьләр өчен «килергә телим» дигән урынга әйләнә ала.
  • - "Йосыф" спектакленең нигезе - Кол Гали әсәре һәм Коръән сүрәләре. Тамашада поэма сюжетыннан бигрәк фәлсәфи эчтәлек өстенлек итә. Диолог, монологлар бик аз кулланыла. Без мәгънәне пластика һәм музыка аша җиткерәбез, алар аерым образ. Спектакльдә ут һәм декорацияләр дә игътибарга лаек. "Йосыф" драмасында ислам мотивлары кызыл җеп булып үрелеп бара. "Йосыф-Зөләйха" спектаклендә мәхәббәт тарихына зур игътибар бирелгән иде, әлеге драманы әдәби әсәр белән таныш булмаган тамашачы да аңлый алачак. Сәхнәдә Йосыф пәйгамбәрнең тормыш юлы күрсәтеләчәк, - диде Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
  • Кариев театры сәхнәсендә "Йосыф" кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра. Режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов музыкаль пластик куелыш ярдәмендә борынгылык һәм заманчалыкны берләштерергә тырышкан.
  • Җыр канатында театр сәнгатенә килеп кергән Алсу турында язу уе күптәннән күңелдә йөрде, чөнки гаҗәп язмышлы кешеләр һәрвакыт игътибарны үзләренә тарта, җәлеп итә. Алсу Фәйзуллинаның язмышында гаҗәп­ләндергән нәрсә – җырчылыкка укып та театр артисты булып китүе. Бүген ул Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистларының берсе. Татар театр репертуарының таҗы булган рольләрне башкара.
  • «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узды. Ул Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланды. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган хатлары, шигырьләре яңгырады.
  • Кариев театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее уңаеннан Айгөл Әхмәтгалиева һәм режиссёр Ренат Әюпов белән махсус әзерләнгән «Матур Сity» спектакленең премьерасы булып узды. Рәмзия Закирҗанованың сәхнәдә егетләр белән бер дулкында шаярып, биеп, көлеп уйнавы тамашачыны битараф калдырмады.
  • Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры үзенчәлекле спектаклен тамашачыларга тәкъдим итте. Ул "Алтынч[ае]ч" дип атала.
    Спектакль үсмерләр һәм яшьләргә генә түгел, өлкән буын өчен дә файдалы. "Алтынч[ае]ч" – ул яшәешебезнең көзгедәге чагылышы яки һәркемнең үз күңел дөньясына сәяхәте. Заманча музыка, гадәти булмаган сәхнә бизәлеше, актерларның киемнәре – һәрберсе спектакльне тулыландыра һәм аның аерылгысыз өлеше булып тора. Кечкенә генә деталь дә нәрсәнедер аңлата һәм биредә урынсыз кулланылган әйбер булмады кебек.
  • Кариев театры Нуриәхмәт Сафинның юбилеена өр-яңа премьера әзерләде. «Арыну». Төп рольдә — Хәй ролендә Нуриәхмәт ага. Пьеса аның өчен Айдар Әхмәдиев тарафыннан махсус язылган, режиссер Тимур Кулов Нуриәхмәт ага өчен махсус чакырылган. Театрга нигез салучы зур шәхесне шулай зурлаган өчен театр җитәкчелеге — Луиза Янсуар һәм аның командасына рәхмәт.
  • Кариев театры үзенең күренекле артисты Нуриәхмәт Сафинның 75 еллыгы хөрмәтенә премьера чыгарды.
    «Арыну» пьесасы Айдар Әхмәдиев тарафыннан Нуриәхмәт Сафин өчен махсус язылган. Бу спектакльнең режиссеры һәм пьесаның автордашы да Тимур Кулов.
    Юбилярны ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Татарстан театрлары вәкилләре котлады.
  • "Һәр режиссерның яраткан авторы була. Ә мин Исхакыйны яратам. Аның әсәрләрен театрларда күрәсем килә. Аның кечкенә генә хикәяләре белән дә фильм төшереп була. Ул гади кешеләр хакында сөйли. Гади кешеләр аркалы бөек фәлсәфи проблемаларны чыгара торган автор", - ди театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
    "Режиссер төрле әсәрләрне кертеп, мәгънәсен җиткерү — ул икенче әйбер. Гаяз Исхакыйны Сөннәтче бабай аркылы бирүгә артистларны өйрәтергә дә кирәк бит әле. Безнең язучыларыбыз Гаяз Исхакыйны укыса, алар бер башка өстен була иде. Татар дәүләте булмаса, татар халкының киләчәге юк, ди Исхакый. Бу бик дөрес фикер. Гаяз Исхакыйны аңлаган кеше — татар милләтен аңлаган кеше", - дигән фикерен җиткерде Әзһәр ага журналистлар белән очрашу барышында.


  • Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакыйның «Сөннәтче бабай» спектакле премьерасы була. Ул кичү дип исемләнгән яңа жанрда тәкъдим ителәчәк.

    «Без баш герой Корбанколыйның үлемен күрсәтмибез, ул биеклеккә, аклыкка, пакьлеккә китеп бара. Бабай бу тормыштан икенче тормышка сәфәр кичү өчен зур эшләр башкара. Бу драма да, мелодрама да түгел. Кичү жанрын үзебез уйлап таптык», — диде «Татар-информ"да матбугат очрашуында театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.

    Театр директоры Луиза Шарова кичү жанры дигәндә һәр шәхеснең үзе аша да кичүе күз алдында тотылуын әйтте. «Үзебезнең эчке кичерешләребез кешенең шәхесе, язмышы, кодрәте белән тоташуын да аңлата. Һәр яңа әсәрне кую бөтен команда өчен дә кичү», — диде ул.
  • 22 майда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр Екатерина Гороховская, рәссам Игорь Капитанов, костюмнар буенча рәссам Фагыйлә Сельская, композитор Радик Сәлимов тарафыннан иҗат ителгән "Бәхетле көнем" спектакленең пресс-показы узды.
    Санкт-Петербург режиссёрының "Мио, минем Мио!" премьерасын (2020) Татарстан тамашачысы яратып кабул иткән иде. "Бәхетле көнем" камералы спектаклен дә, һичшиксез, уңыш көтә. Бүген спектакльне залда утырып күзәтү бәхетенә ирешкән нәни тамашачыларның хис-кичерешләрен, таң калып, тамашаны күзәтүләрен күреп, башка нәтиҗә ясап та булмый. Хәер, нәни тамашачыны гына әсир итмәде бу могҗиза-спектакль. Залда утырган әти-әниләр, тәрбиячеләр, театр труппасы да сокланып, яратып карады аны. Күпләрнең күзләрендә яшь иде, чөнки спектакльдә барган вакыйгалар күңел түрендә сакланган балачак хатирәләрен яңарта һәм һәркемне иң бәхетле көненә алып кайта...

  • Ак чәчәкләр кебек..." спектакле турында ишеткәч, Габдрахман Әпсәләмов язган роман, шул исемдәге сәхнә әсәре һәм киносериал искә төшеп, Казанга бару хыялы тынгы бирмәде. Ләкин вирус карантины аркасында тоткарланырга туры килде.

    "Сабырлык – сары алтын" дибез, ниһаять, 31 мартта мин театр залында. Г.Әпсәләмов әсәре белән бәйле булсын иде, табиблар хакында булсын иде дип, сәхнә ачылганын түземсезлек белән көтәм. Әле спектакль башланганчы ук пәрдә артында йөрүчеләр авызыннан врачлар турында сүзләр ишетелгәч, күңелем яктырып китте. Димәк, бу әсәр дә табиблар хакында.

    Ул кичтә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры сәхнәсе белән тамаша залы бер сулышта, бербөтен иде! Әлеге дә баягы вируслы хикмәтле елда табибларга дан җырлаган, шулкадәр мәгънәле спектакльнең барышын тасвирларга сүзләр таба алмамдыр. Аны үзең барып карау, үз күзләрең белән күрү кирәк.

  • Кариев театрында яңалыклар, вакыйгалар көннән -көн кайный. Бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә кариевлылар «Tamga» режиссёрлар лабораториясе театр артистлары белән берлектә эскизлар әзерләячәкләре турында хәбәр итте. Биредә ул алты көн дәвамында барачак. 24 апрельдә аларны үз күзләребез белән күрә һәм бәяли алабыз.
  • "Ак чәчәкләр кебек…" Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры әнә шулай дип исемләнгән чираттагы премьерасын тәкъдим итте. Әмма ул гадәти генә спектакль түгел. Премьераның төп үзенчәлеге – аның авторында. Спектакльнең пьесасын Россиянең атказанган табибы, Казан шәһәре 7 нче клиник хастаханәсенең ревмотология үзәге җитәкчесе, радиобызның күптәнге дусты Равия Гаяз кызы Мухина иҗат иткән. Әле алай гына да түгел, бу әсәр тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән. Моннан 55 ел элек Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы дөнья күрә. Заманында укучылар тарафыннан аеруча җылы кабул ителгән әлеге роман табиб һөнәренә "һәйкәл" буларак билгеле. "Ак чәчәкләр кебек…" спектакле исә Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуга һәм шушы әсәрдә сурәтләнгән табибә Гөлшаһидәнең протатибы – профессор Абдрахманова Рәйсә Шәрәфетдиновнаның якты истәлегенә багышлана.
  • Табиб көндәлегенең һәр битендә кеше язмышлары... Автор – балачагында Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын укып, табиб һөнәренә гашыйк булган һәм гомерен бу изге эшкә багышлаган Равия Мухина. Ул үзенең истәлекләренә таянып, табиб һөнәренең асылын чагылдыра торган әсәр иҗат иткән. Автор хатын-кызны мәхәббәттән исереп, башын югалткан гашыйк итеп түгел, аек акыллы, төпле, зирәк итеп сурәтли. Шул ук вакытта ул чын-чынлап ярата да белә! Шәфкате башкага өйләнсә дә, аңа ачу саклап яшәми, кичерә, чөнки яратуы шулкадәр көчле була. Асиянең яшь чагын уйнаучы актриса, Казан театр училищесы студенты Илүсә Камалиева һәм Шәфкатьне гәүдәләндерүче яшь актёр Рамил Вафинның уены чын-чынлап сокландыра. Моны уен дип әйтү дә кыен, алар сәхнәдә яши! Ихласлык, самимилек бөркелә үзләреннән.
  • Соңгы елларда Кариев исемендәге яшь тамашачы театры ирешкән уңышларны күрмәс өчен йә битараф булу, йә күрмәмешкә салышу кирәктер. Кариев театры куйган «Хикмәт Әкиятләре», «Мио, минем Мио» спектакльләре татар сәхнәсендә дөнья классикасы ничек табигый итеп яңгырарга мөмкин булу үрнәге булса, «Кәҗүл читек» — татар классикасы бүгенге көндә дә актуаль яңгырашка ирешә алуын һәм гайрәтне чигерә торган нотык укымыйча, үрнәк күрсәтү алымы белән, балаларга тәрбия биреп булу мисалы.
  • Гүзәл Сәгыйтова, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының директоры: «Һөнәр»нең географиясенә үзгәрешләр кертелсә дә, бу аның сыйфатына йогынты ясамады. Фестиваль хәтта без көткәннән яхшырак та узды. Узган елдан аермалы буларак, бу ел спектакльләрнең барысын да диярлек карарга җитештек, һәрберсе өчен борчылып тордык..
  • «Режиссер карашы миндә тирән хөрмәт уята. Төп төшенчәләр — режиссер, рәссам һәм артистның югары мәдәни зәвыгы. Спектакль дәвамында мин бу төшенчә булмаган бер генә урынны да күрмәдем», дип билгеләп үткән фестивальнең даими жюри рәисе, педагог һәм тәнкыйтьче Виктор Шрайман.
  • Кариев театры 33 нче сезонының икенче премьерасын тәкъдим итте. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен Башкортстан режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштерде. Режиссер алдан ук: «Геройлар үзләре турында үзләре сөйли. Без бу үзенчәлекне сакладык. Классикага мөрәҗәгать итеп тә яңалык кертеп булуын расларга ниятлибез», – дигән иде. Ниятләре чынга ашты, дияргә була. Актерлар уйнамады, без әсәрне тыңладык, тик декорацияләр, биюләр, музыкаль бизәлеш хисләрне уятмый калмады.
  • Агымдагы елның 3-4 сентябрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры 33 нче сезонын «Корт» спектакле белән башлап җибәрде. Пьеса авторы – вакытсыз арабыздан киткән Фәнәвил Галиев – режиссёр, артист һәм драматург буларак киң танылу алып, үзеннән матур эшләр калдырган шәхес иде. Шуңа да беренче көнне премьерадан соң, туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары катнашында Ф.Галиевны искә алу, спектакльнең мәгънәле дәвамы булды. Спектакльне театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сәхнәләштерә, рәссамы – Булат Гыйлванов, композиторы – Зөлфәт Вәлиуллин, балетмейстеры – Алмаз Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов.
  • Кариев театры — һәр татар баласы белергә һәм килергә тиешле театр. Димәк, балалар репертуары — театрның нигезе.
    Быел театр нәниләр репертуарының җитенкерәмәвен күреп, үзенең II «Тамга» режиссёрлар лабораториясен әкиятләргә багышлаган.
    Әкиятләргә алыну бу жанрның яшь тамашачы театрының төп коралы һәм төп чималы булуын аңлаумы, әллә былтыргы I «Тамга» режиссёрлар лабораториясенең кыю адымнарыннан һәм кыю алымнарыннан соң чигенү, тайм-аут алумы?
  • Театрда кешенең күңеле актарылырга, йокымсыраган күзәнәкләре уянырга тиеш. Театрда тәрбияви максат һәрвакыт була, ләкин ул турыдан-туры дидактика, нәсыйхәткә корылмасын иде. Ниндидер чиктән дә тайпылмаска, ягъни алтын урталыкны таба белергә кирәк!
  • Сусызлыктан интегеп беткән, күккә ургылган корган ботаклар сәхнәне өстән үк камап алганнар, кырый почмакта Микулайның остаханәсе поскан, нәкъ уртада тормыш авырлыкларына түзә алмыйча корып, каралып беткән агач тора. Гади генә тоелган декорация монодрама барышында җанланып китә сыман.
  • "Чып-чын ялгыз ир бит бу!" - дип кызганып куясың. Ул үз йортында гына түгел, авылында ялгыз кеше. Әмма якты киләчәккә өметләнеп, яңгыр сорап ялвара. Бер карасаң, тормышы җиңел үтмәгән. Ләкин ни дисәң дә, яшәлгән бит. Микулайның шушы соңгы уйларыннан соң, яшенләп яуган яңгыр да якты киләчәкне символлаштырамы икән? Әллә инде артка юл булмаганын аңлатамы? Минем җавабым бер – Яшәү барыбер авыр. Әмма кирәк.
  • Режиссер биредә керәшен халык мәдәниятенә дә урынны түрдән биргән. Керәшен татарлары хорын да милли киемнәрдән күрәбез. Алар башкарган җырлар да – барысы да керәшен фольклоры, йә булмаса керәшеннәр яратып башкара торган музыкаль әсәрләр. Мисал өчен, "Урманнарда йөрдем", "Бас әле станокка", "Париж, Париж". Шулай ук керәшен сөйләмендә рус исемнәренең үзгәрүен Микулай ачыктан-ачык сөйләп бирә. Мисал өчен, Василий – Бәчте, Марина – Марина (басым соңгы иҗеккә төшә).
  • Тамашаның сценариен актёрлар тарафыннан уку һәм тәкъдим итү дә, спектакльне сәхнәдә караудан бөтенләй аерылып тора. Образларны хыял һәм уйлап чыгару ярдәмендә гәүдәләндерү гади генә күзәтүдән тулаем аерылып тора. Шуңа күрә мондый үзенчәлекле чараларны калдырырга һич ярамый – театр дөньясындагы әһәмияте чиксез.
  • Французларча әкият, Дисней мультфильмнарына охшаш булуы, электрошокер, һаваөрдергеч, зәвыклы костюмнар – болар барысы да Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының чираттагы премьерасы – «Хикмәт әкиятләре»ндә. Бурятия режиссеры сәхнәләштергән бу постановка үзендә серлелек, маҗаралылык, динамиканы да саклый.
  • «Питер Пэн» Кариев театрында шактый зур техник мөмкинлекләр таләп итә торган спектакль. Биредә балалар бүлмәсеннән онлайн трансляция, Вендиның әтисенең лаборатория мохите, сәхнәдәге зур экрандагы графика – Мәскәүдән килгән видеография белгече Наталья Наумованың эше.
  • Сәхнәдә хөкем сөргән ак вә кара төсләр вакыйгалар барган XXI гасырда хисләр ярлылыгын, җаннар ваклыгын ачык күрсәтә. Залдагы кәнәфиләргә акка кара белән зур итеп номер сугылган. Анда беренче, икенче, өченче.., егерме бишенче.., утыз алтынчы... санлы тамашачылар утыра. Биредә халык сәхнәдәге вакыйгаларның бер героена әверелгән һәм чип алып, роботлашуга чиратка баскан сыман.
  • – Без битараф дөньяда яшибез, кая карама әшәкелек. Спектакль шул хакта уйландырырга тиеш иде. Иң мөһиме – әти-әниләр балалары белән килеп карый торган әсәр, – диде бу уңайдан куян Крокроль ролен уйнаган Илнар Низамиев.
  • «Сабыйларны бала чагыннан мәхрүм итәргә ярамый. Балачак – кешенең шәхес булып формалашуында бик мөһим этап бит ул. Без бу спектакльдә менә шуны күрсәтергә теләдек», – дип сөйләде премьерадан соң режиссер Ренат Әюпов. Бу спектакльне караган тамашачы Ренат әфәнденең үзенең дә күңелендә сабый яшәвен бик яхшы аңлаячак. Үзе бала булмаган кеше мондый спектакльне әзерләп чыгара алмас иде. «Питер Пэн»ны (6+) балаларга һәм яшүсмерләргә генә түгел, бала булуны оныткан (һәм үз баласының да балачагын бетерергә тырышкан) ата-аналарга да карау яхшы булыр иде.
  • Спектакльнең тышкы сурәте театр сәхнәләребез өчен, чыннан да, яңа. Татар тамашачысы хис-кичерешләргә бай, шау­шулы спектакльләр карап гадәтләнгән. «Йомрыбаш»ның башында исә геройлар хисләргә бик саран, күбрәк салкын акыл белән эш итә кебек тоела. Психологик спектакльләргә хас булганча, бу тамаша залдагы халыкны озак вакыт билгесез бер киеренкелектә тота, хәтта чебен очкан тавыш ишетелә.
  • Шотланд язучысы Дж.М.Барри язган әкияти вакыйгалар бүгенге көнгә күчеп җанлана. Бервакытта да үсәргә теләмәгән малай хәзер дә балаларның төшенә керә, аларга балачак бүләк итә. Тик, замана баласына телефон, планшет, компьютер, телевизордан башка бүтән әйберләр кирәкме? Кинорежиссер, фотограф, драматург, сценарист Рәмис Нәҗмиевнең театр сәхнәсендә дөнья күргән беренче эше нәкъ менә шул сорауларга җавап табарга булыша.
  • Әлеге тылсымлы әкиятне Кариев театры яңа ел тамашалары буларак күрсәтә. Тамашалар 21 декабрьдән башлап, көнгә ике тапкыр күрсәтелә. Спектакльнең массалы сәхнәләрендә театрның бөтен труппасы диярлек катнаша. Индеецлар юлбашчысы ролендә эпизод күренешендә хәтта коллективның иң өлкән, дәрәҗәле актеры Нуриәхмәт Сафин да чыкты.
  • "– Әгәр кеше виртуаль тормышта гына яшәсә, ул үзе дә сизмәстән, саннарга әйләнергә мөмкин. Бу урындыклардагы саннар – вирусланган кешеләрне, ягъни безнең киләчәкне характерлый. Без тыныч кына роботларга әйләнеп барабыз, ягъни «кеше» буларак югалабыз түгелме? – ди режиссер Ренат Әюпов".
  • Куян фокусникларның эшләпә эченнән килеп чыкса, Кариев театрында ул сәхнәдә! Символ бәйгесе җиңүчеләре белән бергә Куян тамашачылар алдына, сәхнәгә үзенең беренче адымнарын ясады. Төрки халыкларда җитезлек, өлгерлек билгесе булган Куян спектакльләр алдыннан балаларны каршы алачак.
  • Күчкәннән бирле анда гел бәйрәм рухы хөкем сөрә. 3 ноябрьдә тагын бер бәйрәмнәре – Габдулла Кариев театрының 32 "яше" узды. Кунакларны фойеда ук музыкаль квартет каршы алды. Бер читтә фотосурәтләр, газета мәкаләләре, афиша, программалар аша театрның тарихы белән танышырга мөмкин иде. Теләгән һәркем Г.Кариев театрының логотипы төшерелгән сувенирлар сатып алды.
  • «Спектакльне караганнан соң, һәр баланың этле буласы киләчәк. Тамашаны караган улларым да башта эт сорап интектерделәр, хәзер мәче сорый башладылар» – Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы театры артис­ты Альбина Фәйзуллина «Сәлам, Актәпи!» спектакленең балаларга тәэсирен шулай дип аңлаткан иде. Спектакльне караганнан соң, чыннан да, шундый фикер туа икән.
  • "Без алдан ук пьесаларны татар һәм рус телләрендә кабул итүебезне әйттек. Чөнки бөтен татар драматургы да татарча яза алмый. Алар безнең проблеманы аңлаучы кешеләр. Татарча пьесалар 15 кенә килде. Бәлки без бу конкурс белән аларны уята алырбыз. Алар активрак яза башлар", - дип ышаныч белдерде Гөлшат Фәттахова.
  • "Үземнән чыгып әйтәм, бик чыгымлы спектакль булды ул. Бу спектакльне караган бөтен бала эт сорый. Фатирда эт асрап булмый, шуңа күрә репетиция вакытында спектакльне караган улым Нурланга 4800 сумлык робот эт алып бирәсе булды. Мондый этне ашатасы, артыннан җыештырасы юк. Аның каравы, ул кушканны үти", – дип көлә.
  • "Ничек баш әйләнсен, ул бит бөтерчек түгел", "Талашу – начар", "Ә син кайчан үләсең?" кебек үткен гыйбарәләрне, риторик сорауларны без Йомрыбаштан ишетәбез.Сабый күңелле булган баланың зирәк сүзләренә бергә яшәгән дуслары да шакката. Әнә, Энцо да бит: «Аннан да акыллырак кеше күргәнем юк», дип белдерә.
  • «Залларыбызны тутырып халык килгән икән, театр өчен аннан да сөенечле әйбер юк. Кариев килүе - үзе бер бәйрәм!» Гастрольләрне ачу кичәсендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов тарафыннан әйтелгән сүзләр өч көн буена үз актуальлеген югалтмады.
  • Быелгы сезонның беренче премьерасы – 10, 11 октябрьдә «Йомрыбаш» яшьләр комедиясе (француз язучысы Мари-Од-Мюрайның "Умник" повесте буенча). Аның режиссеры Россиянең атказанган артисты Екатерина Корабельник. Әлеге автоном спектакль Кариев театрында узган "TAMGA" I режиссерлар лабораториясе барышында туган булган. Әлеге лаборатория, чыннан да, кирәкле булган. Андагы эскизларны кариевлылар үзләренә спектакль итеп алган.
  • «Залларыбызны тутырып халык килгән икән, театр өчен аннан да сөенечле әйбер юк. Кариев килүе - үзе бер бәйрәм!» Гастрольләрне ачу кичәсендә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзерахманов тарафыннан әйтелгән сүзләр өч көн буена үз актуальлеген югалтмады.
  • "Ноябрь аенда премьера көтелә, мин аны масштаблы дип саныйм. Джеймс Барри дигән Шотландия прозаигы бар. Аның "Питер Пэн" фантастик романы буенча Голливудта фильмнар, мультфильмнар, күп сериаллар төшерелгән. Без әлеге әсәр нигезендә спектакль эшлибез. Аның сценарий авторы – Рәмис Нәҗмиев. Сез аны беләсездер, ул – журналист һәм фоторәссам", - диде ул.
  • Директор Бурятиядән милли режиссерны чакыруларын әйтте. "Ул безгә комачау итәме, юкмы, миллилекне югалтамы, әллә баета гынамы? Бу шундый ачык сорау, чөнки актерларга төрле режиссерлар белән эшләү тәҗрибәне баета дип уйлыйм, әмма монда артык урталыкны сайларга кирәк. Гел тәрҗемә генә дә булмасын, үзебезнең милли әсәрләр дә булсын иде", - дип өстәде ул.
  • "Яңа бинага күчү, яңа көчләр туплау, чыннан да, яңа сулышка этәргеч булгандыр. Нәкъ бүген, бишесе көнне минем театрга килүемә бер ел булды. Нәрсә генә булып бетмәде. Әйтерсең, мин өченче ел эшлим", - дип хис-кичерешләрен җиткерде Гүзәл Сәгыйтова.
  • Кариев театры соңгы араларда хәбәр тасмаларыннан төшеп тә тормый бугай. Йә яңа спектакль куйган ул, йә гастрольгә барып кайткан, йә балалар өчен дәрес яки остаханә үткәргән. Мактыйлар да аны, ара-тирә сүгәләр дә, ләкин битараф калучылар сирәк...
  • Җырлар иҗат ителми тормый, киресенчә, көннән-көн яңа җырлар күбрәк кенә чыга бара. Ләкин күбесенең сыйфаты да берничә көнлек кенә шул. Сүз музыка турында гына түгел, җыр сүзләре, җырчының җырлау стиле турында да. Киләчәктә классик җырга әверелердәй җырлар бүген бик әз кебек.
  • Тамашачылар аны бер карап кына канәгатьләнмәс, мөгаен, соңгы репликаларның, залдагы алкышларның авазы тыңганнан соң, күңелдә спектакльгә кабат килү теләге кала. Бүгенге театрда сирәк туа торган теләк бу.
  • Автор Искәндәргә акланырга мөмкинлек бирмәгән. Шуңа да тамашачыга үзенә Искәндәрне акларга туры килә. Искәндәр – Галия фантазияләренең корбаны. Аның гаиләсеннән китеп баруы әхлаксызлык түгел, бары тик Галия ятьмәсеннән котылу булса?.. Аның хыялларда яшәргә теләмәве булса...
  • Спектакльне караганда үзеннән-үзе сорау туа: Галиянең кайсысы чын? Башта кара чәчлесе чындыр дигән уй килде. Ләкин тамашаны карый барган саен аңлашыла барды – болар берсе дә чынбарлыктагы Галияләр түгел. Хәтта әсәрдәге чынбарлык турында сүз барса да.
  • Илгиз Зәйниев «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен яңа укылышта - «Тапшырыл...ган хатлар» исеме белән тәкъдим итте. Режиссер сәхнәгә өч Галияне – Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова һәм Назлыгөл Хәбибуллинаны чыгарган.
  • "Калеб" яңа буын җыены "Безнең җыр" исемле җыр лабораториясен башлап җибәрә. Майдан октябрьгә кадәр узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк.
  • "Безне ничек каршы алырлар, тамашачы җыелырмы дигән шикләр булды. Чөнки, кемнәргә генә мөрәҗәгать итсәк тә, барысы да Башкортстанда Татарстан көннәре белән мәшгуль иделәр һәм ниндидер ярдәм күрсәтә алырдай кешеләрдән дә: "Эх, менә башка вакытта килгән булсагыз", дигән сүзләрен ишетергә туры килде", - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова.
  • "Tamga" беренче режиссерлар лабораториясе кичә эскизлар күрсәтелү белән тәмамланды. Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрында узган кичәдә җиде сәгать дәвамында дүрт спектакль тәкъдим ителде.
    Нурбәк Батулла: "Алга омтылыш бар, ләкин ул бик әкрен бара. Шул ук «Алтын битлек»не тәнкыйтьче Виктор Вилисов: «Бик артта калган фестиваль», – ди. Әлбәттә, «Алтын битлек» алу яхшы нәрсә, ләкин үз алдыңа аннан да зуррак максатлар куярга кирәк. Әйтик, дөнья дәрәҗәсендәге Авиньон театр фестивале. Күп кеше аның ни икәнен дә белми..."
  • Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры бүгенге яшьләр турында алар телендә спектакль эскизлары әзерли башлады. Бүген «Татар-информ»да театрның яңа проекты булган «Тамга» режиссерлык лабораториясе оештырылу уңаеннан матбугат конференциясе узды.
  • 80-90 яшьлек әбиләр хоккей уйный беләме? Чын бердәмлекне, Ватанны ярату хисен инвестор җимерә аламы? Бу сорауларга җавапны Г. Кариев театрының "Шәй-бу!" спектакле премьерасында табып булды.
  • Кариев театрының баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов матур гомер бәйрәмен Камил Кәримовның пьесасы буенча куелган «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле белән билгеләп үтте.
  • Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов үзенең 55 яшьлегенә премьера чыгарды.
  • Юк, танылган шагыйрә мәктәпкә укытучы булып күчмәгән. Ул, гомумән, дәресне мәктәптә түгел, ә Кариев театрында үткәргән.
    Кариев театры үз бинасында әле яңа гына мобиль дәресләр проектын башлап җибәргән. Йолдыз Миңнуллина үткәргән әдәбият дәресе – шушы проектның беренче карлыгачы.
  • Кариевлылар мәктәп һәм театр арасында күпер төзергә җыена. Яшь тамашачы театрына укучыларны җәлеп итү, аларда театрга мәхәббәт тәрбияләү – театр коллективының төп бурычы.
  • Кариев театры артисты Лəйсəн Закирова һәм Минзәлә театры артисты Язилə Ильясова "Дебют" номинациясендә "Тантана" республика театр премиясенә ия булды. Камал театры сәхнәсендә Халыкара театр көненә багышланган тантаналы кичә бара. Кичәдә "Тантана" республика театр премиясенең 11 номинациясе буенча лауреатлар бүләкләнә.
  • Районыбызда да олы сәхнә осталары көтеп алынган кунаклар. Әле менә 5 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре көтелә. Күптән түгел генә үзненең 30 еллык юбилеен билгеләп үткән бу коллектив, Театр елы уңаеннан, быелгы турларын нәкъ менә нефть төбәгеннән башлап җибәрә.
  • Кариев театры артистларын иркенәрегә өйрәткән өч атналык тренинглар тәмамланды. Соңгы дәрес ачык форматта узды һәм аны "Татар-информ" хәбәрчесе дә тамаша кылды.
  • Г.Кариев театры репертуарына тагын бер кызыклы спектакль – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча режиссер Ренат Әюпов куйган «Асылкош җыры» өстәлде. Бер караганда, бөтен әкиятләр дә бер-берсенә охшаган кебек – һәркайсында яхшылык белән яманлык көрәшендә игелек явызлыкны җиңә. Әмма «Асылкош җыры» – бик хикмәтле әкият.
  • Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының егет-кызларны кавыштыру сихере бар бугай. Артист Илназ Хәбибуллин да хәләл җефетен биредә тапкан. Свердлау өлкәсендә туып үскән татар кызы Рузанна белән бергә укыганнар, хәзер бергә иҗат итәләр.
  • Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган.
  • Кариев театры иң уңышлы спектакльләреннән театраль композиция әзерләгән
  • 22 декабрь – татар театрының туган көне булды. Бу көнне һәрбер театр үзенчә билгеләде. Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры Казанның Петербург урамындагы яңа бинасында үзенең 30 еллыгына багышланган тамаша күрсәтте.
  • Кариев театры үзенең 30 еллык юбилей тантанасын Татар театрының рәсми туган көненә – 22 декабрьгә куйган иде. Тик унтугызынчы ел рәттән яңа ел алдыннан үткәрелүче "Татар җыры" фестивале дә үз концертын Татар театры туган көнгә куйган булып чыкты.
  • 22 декабрь — беренче татар спектакле куелган – татар театрының туган көнендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 30 еллык юбилейларын билгеләп үтте.
  • Сөембикә
    22 декабрь – татар театрының туган көне булды. Бу көнне һәрбер театр үзенчә билгеләде. Г.Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры Казанның Петербург урамындагы яңа бинасында үзенең 30 еллыгына багышланган тамаша күрсәтте.
  • Кариев театры «Ләйлә вә Мәҗнүн» спектаклен татар һәм рус телләрен кушып уйнады. Бүген Ганҗәви Низами әсәре буенча куелган спектакль журналистларга тәкъдим ителде.
  • Ялкын
    "Замана «Ләйлә вә Мәҗнүн»е – тарих кабатлана".
    Хәзерге заман Ләйлә вә Мәҗнүне нинди ул? 21нче гасырның Ромео белән Джульеттасы безнең арада да яшиме? Бу сорауларга җавапны Кариев театры тапкан: аларның чираттагы премьерасы – "Ләйлә вә Мәҗнүн" спектакле.
  • "Кариев театрының фирменный стиле".
    Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар. Бу мәкальне бераз үзгәртеп, "логотибыңа карап каршы алалар, спектаклеңә карап озаталар", дип үзгәртеп була. Һәрбер брендның үз логотибы булган кебек, театрларның да үз йөзе бар.
  • Матбугат
    "Кариев театры 30 еллык юбилеен билгели"
    22 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 30 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бәйрәм чарасында республика җитәкчеләре, Татарстан һәм күрше регион театрларыннан вәкилләр, театрның иҗатташ дуслары катнашуы көтелә.
  • Бу көннәрдә Кариев театрыннан көтелгән яхшы хәбәр килеп иреште. «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» дигән спектакль Чуашстанда узган «Әкияти палитра» III Төбәкара милли театрлар фестивалендә җиңү яулап кайтты. Спектакльнең режиссеры Ренат Әюпов, төп рольдә Булат Гатауллин.
  • Яңа җитәкче килгәч, үзгәреш көтә башлыйбыз без. Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнгәч тә, бөтен игътибар аңа юнәлде. Ноябрьнең 30ында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасына барып, без дә үзгәрешләрне барлап кайттык.
  • Театрга барганчы 20 ел элек укылган әсәрне тагын бер кат укып чыктым. Вакыйгалары исемдә иде, укуым бары хәтерне бераз сафландырып алу ниятеннән генә булды. Тамашаны карый торгач кайбер сораулар да туды. Ә спектакльнең ахыры китаптагыча булмады! Ничек булганын – үзегез күреп белерсез. Тик минем күңелемне бер кечкенә генә сорау тырнап тора: балалар өчен әзерләнгәнгә күрә спектакльнең ахырын шулай үзгәрткәннәрме?
  • Әсәрнең төп герое Әхмәдуллага әтисе Казаннан Гает бәйрәменә дип кәҗүл читекләр алып кайтырга тиеш. Малай, шуны көтә-көтә, барысын да кәҗүл читекләре белән йөдәтеп бетерә.
  • «Кәҗүл читек» – язучының кыска, әмма күп сыйдырышлы, милли һәм дини гореф-гадәтләребезгә сокланып язылган әсәрләренең берсе. Ә режиссер Ренат Әюпов Минзәлә театрында сәхнәләштерелгән «Остазбикә», «Сөннәтче бабай»дан соң өченче тапкыр Гаяз Исхакый әсәрен куя.
  • Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган "Кәҗүл читек" хикәясе турында бара.
  • Ялкын
    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа җитәкчелек белән беррәттән, яңалыклар әле күп көтелергә охшаган: режиссер Ринат Әюпов бу юлы Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәрен сәхнәләштерә алган.
  • Рузанна Хабибуллина: «әнидән җылы булмагач, миңа наркомания дөньясына кереп китәргә туры килә...»
  • Безнең Гәҗит
    Йә, Раббым, мондый афәттән саклый күр» – 26нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театрында узган премьерадан соң, тамашачының күңелендә шундый уй туды. Арттырып әйтү түгел: олы яшьтәге апаларның күзләрендәге яшь бөртекләрен без дә күрдек.
  • Гөлнара Абитова: «Минем персонаж кичерешләрен беркемгә дә кичерергә язмасын»
    Кариев театры артисткасы Татарстанның атказанган артисткасы Гөлнара Абитова «Ут чәчәге» мелодрамасында төп рольне башкара. Ул наркоман кыз Мәликәнең әнисе – Миләүшә Бариевна.
  • "Премьера алкышларга күмелде".
    Кичә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы булды.
  • Зиннур Хөснияр авторлыгында Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында сәхнәләштергән «Ут чәчәге» премьерасын карадыгызмы әле?
  • Спектакльнең исеме – «Ут чәчәге». Мәликәнең әнисен ут чәчәге белән чагыштыралар. Ул да ут кебек янып яши, ләкин бердәнбер баласына гына тиешле җылылыкны, назны бирә алмый... Бала үрмәкүч тозагына барып каба...
  • Тиздән премьера: «Ут чәчәге» спектаклен балалардан бигрәк, ата-аналарга карарга кирәк». Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында 26 октябрьдә «Ут чәчәге» спектакленең ­премьерасы була.
  • Кариев театрында премьера! 26 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Ут чәчәге» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең драматургы - Зиннур Хөснияр, режиссеры Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев.
  • Кариев театры бәхәскә батты: Нурбәк Батулла барабаны һәм Гүзәл Сәгыйтова сандыгында кем нәрсә күргән?
  • Гүзәл Сәгыйтова: «Мин «Калеб»не хәзер Йолдыз Миңнуллинага тапшырам»
    Кариев театрын нинди яңалыклар көтә?
  • Кариев театры наркоманияне пәрәвез белән чагыштырды
    Йә, Раббым, мондый афәттән саклый күр» – 26 нчы октябрь көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында узган премьерадан соң, тамашачының күңелендә шундый уй туды. Арттырып әйтү түгел: олы яшьтәге апаларның күзләрендәге яшь бөртекләрен без дә күрдек.
  • «Ут чәчәге» премьерасыннан соң туган уйлар: бәхетсез балалар гына наркоман буламы?
    Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сезон ачылышы вакытында ук тамашачыны шаккатырачаклары турында әйткән иде инде.
  • "Ут чәчәге" спектакле – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында быелгы сезонның беренче премьерасы.
  • Кариев театрында ребрендинг: үзгәрешләр логотиптан башланып фойе һәм залларга да кагылачак
  • «Өзелгән җепләрне ялгыйсы иде» – Кариев театры нәрсә турында хыяллана?
    Берара татар театр сәнгатендә Кариев театры онытылып торган иде. Дөрес, ул үз эшен туктатмады, спектакльләр чыгарып тордылар, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөрделәр, хәтта армиядә хезмәт итүчеләр янына да бардылар.
  • Быел театрның җаваплы елы. Бердән, яңа директорны сынаячаклар. Бездә шулай бит: яңа кеше билгеләнүгә, аннан үзгәрешләр, яхшырту көтә башлыйлар. Ә икенчедән, быел Кариев театрының юбилее – 30 еллыгы. 22нче декабрьдә – татар театры көнендә зурлап билгеләп үтәргә уйлыйлар юбилейны.
  • Яңа сезонда бар да яңача. Әле күптән түгел генә "квартирант" булудан туктап, яңа биналы булган Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында кабат бәйрәм: 31нче сезон ачылышы.