"35тән 5"
"Яралу"
"Тамга - 2023"
"Җырлап яшик!"
"Гөлчәчәк"спектакле премьерасы
Фотокүргәзмә
" 12 адым" спектакле премьерасы
«Галәм кунаклары һәм Яңа ел» спектакле премьерасы
"Рөстәм маҗаралары" спектакле премьерасы
35 нче сезон ачылышы
IV "TAMGA" режиссёрлар лабораториясе
IV «TAMGA» режиссёрлар лабораториясенең 4 нче көне
IV «TAMGA» режиссёрлар лабораториясенең 3 нче көне
«Tamga» IV режиссерлар лабораториясе - 2 нче көн
«Tamga» IV режиссерлар лабораториясе - 1нче көн
Театраль Сабантуй-2022
«Йосыф» спектакле премьерасыннан фотомизгелләр
Казанның Юдино бистәсе зиратында Кариев театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллинны искә алдык: театр коллективы аның каберен зыярәт кылды
"Тимур һәм комета" спектакле премьерасы
Хәтер елгасы
«Черек күл» паркында «100 Тукай»
«100 Тукай» перформансы
М.В.Ломоносов исемендәге Архангельск драма театрында «Мио, минем Мио!» спектакле күрсәтелде.
«ASYL» II Бөтенроссия драматургия конкурсы. Читка
Үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясе
Тантана - 2022
8 март бәйрәме
Кариев театрында Ватанны саклаучылар көне
Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Закирҗанова юбилее
«Матур Ciry» спектакле премьерасы
«Алтынч[ае]ч» спектакле премьерасы
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее
"Арыну" спектакле премьерасы
Яңа ел тамашасы-2021
«Һөнәр» фестиваленең алтынчы көне

Тәкъдим ителгән спектакльләр:
«Цацики идет в школу», «Суббота» Санкт-Петербург дәүләт театры. Режиссер – Юлия Каландаришвили.

«Шобага», Буа дәүләт драма театры. Режиссер – Тимур Кулов
«Һөнәр» фестиваленең бишенче көне
Тәкъдим ителгән спектальләр:
«Алмачуар». Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры. Режиссер – Айдар Җаббаров.
«Һөнәр» фестиваленең дүртенче көне
Тәкъдим ителгән спектальләр:
«Кроткая», Яр Чаллы дәүләт курчак театры. Режиссёр – Илгиз Зәйниев.

«Таң вакыты», Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры. Режиссер – Туфан Имаметдинов.

«Сиротливый запад», Акмулла (Акмолин) өлкә рус драма театры. Режиссер – Шамил Дыйкамбаев.
«Һөнәр» фестиваленең өченче көне
Тәкъдим ителгән спектальләр:
«Иваново детство», Казан дәүләт яшь тамашачы театры. Режиссер – Антон Федоров.

«Адәмнәр», Татар дәүләт «Әкият» курчак театры. Режиссер – Илгиз Зәйниев.
«Һөнәр» фестиваленең икенче көне
Тәкъдим ителгән спектальләр:
«Про моря и про маяк», режиссер – Марина Хомутова. «Про мальчиша», режиссёр – Лидия Клирикова. «Әкият» Татар дәүләт курчак театры.

«Хуш, авылым. Хыял», Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.
Режиссер – Айдар Җаббаров.

"Камыр батыр", Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры. Режиссер – Марфа Горвиц.
30 ноябрь көнне «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале старт алды!
«Җинаять һәм җәза» спектаклен С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тәкъдим итте.
"Сөннәтче бабай" спектакле премьерасы
Тантаналы бүләкләү
34 нче театраль сезон
Алексей Житковский җитәкчелегендә «Камыр Батыр» әкиятенең дәвамын язу өчен драматургия лабораториясе
Казан Кирмәнендә узган «Uen Fest» Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале
Театраль Сабантуй - 2021
20 июнь Апас районында Театраль Сабантуй гөрләде. Театрыбыз унөченче тапкыр оештырылган бәйрәмдә республиканың башка дәүләт театры вәкилләре белән көч сынашты... Һәм сынатмады!
Безнең җиңүчеләребез:
Эстафета егетләр. Илназ Хәбибуллин @ilnazkhabib, Илсаф Нәҗипов @nazip_0ff, Эльдар Гатауллин, Искәндәр Вәлиев - 1 урын

Бию марафоны. Булат Гатауллин @bulat__gataullin һәм Алсу Шакирова @alsoush_shakapi - 1 урын
Көрәш 70 кг га кадәр категориядә. Илфат Гыйбадуллин @ilfat_gibadullin - 1 урын; Абсолют җиңүчене билгеләүдә - 2 урын

Капчык сугышы. Илфат Камалиев @ilfatkamaliev - 1 урын

Йомырка салынган кашык кабып йөгерү. Илсаф Нәҗипов @nazip_0ff - 1 урын

Таяк белән тартышу. Илдар Шәһимәрданов - 1 урын

Көянтә белән су ташу. Энҗе Яруллина @endjejarullina - 2 урын

Гер күтәрү. Илдус Мусин -2 урын

Көрәш 80 кг га кадәр категориядә. Илнар Низамиев @ilnarnizami - 3 урын
Көянтә белән су ташу. Илнар Низамиев- 3 урын

Капчыкта сикерү. Булат Гатауллин - 3 урын
Театрыбыз "Мио, минем Мио!" спектакле белән 33 нче сезонын япты.
Кариев театрының 33 нче сезонының:

иң актив яшь тамашачысы - Нәргизә Зәйнетдинова
иң актив тамашачысы – Нурия Гатауллина
иң актив гаиләсе - Илназ һәм Гөлнара Шәрәфиевләр
иң актив мәктәбе - Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе
Кариев театрының 33 нче театраль сезонын социаль челтәрләрдә иң актив яктыртучы дип - "Сәхнә" журналы танылды.

Шулай ук, 33 нче театраль сезонның иң истәлекле вакыйгаларын яктыртуда ярдәм күрсәткәннәре өчен «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе @tvtnv , «Шаян-ТВ» телеканалы @shaiantv һәм ДТРК «Татарстан» телеканалы @gtrk_tatarstan коллективлары рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Театрыбызның баш режиссёры Ренат Әюпов һәм артистларыбыз Илфат Камалиев, Илфат Гыйбадуллин һәм Алсу Фәйзуллина "Габдулла Тукай тууна 135 ел тулу уңаеннан" дип исемләнгән истәлекле билгеләргә лаек булдылар.
"Арлекин" фестиваленнән фотомизгелләр
Фестиваль кысаларында театрыбыз "Хикмәт әкиятләре" спектаклен тәкъдим итте. Спектакль Бердәм Россия партиясенең "Театр - балаларга" федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте гранты ярдәмендә сәхнәләштерелә.
Театрыбыз Казан Кирмәнендә узган «UenFest» Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивалендә катнашты.
Кариев театрына нигез салучы Фәрит Хәбибуллин юбилеена багышланган ретро-концерт фотомизгелләре.
«Бәхетле көнем» спектаклен тәкъдир итүдән фотомизгелләр.
ГАБДУЛЛА КАРИЕВНЫ ИСКӘ АЛДЫК
Күркәм традиция буенча, бүген бөр төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алды. Әдәбият, сәнгать, дин әһелләре һәм якташлары Габдулла Кариев белән бәйле якты истәлекләрне хәтердә яңартты, аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салды.
III "TAMGA" РЕЖИССЁРЛАР ЛАБОРАТОРИЯСЕ!
Габдулла Тукай музее белән берлектә уздырган "Ике Габдулла?" театраль сәяхәтеннән фотомизгелләр
7 нче апрель, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, безнең театрыбызда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән "Ак чәчәкләр кебек…" спектакле күрсәтелде.
7 нче апрель, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, безнең театрыбызда "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы белән "Ак чәчәкләр кебек…" спектакле күрсәтелде. Анда коронавируска каршы көрәшүгә зур өлешен керткән табиблар һәм волонтер-медиклар чакырылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.
Табибларга, шулай ук театрыбызның баш режиссеры һәм актерларына ТР Дәүләт Советы рәисенең һәм "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлегенең рәхмәт хатлары тапшырды.
Тантана-2021
«МИО, МИНЕМ МИО!» - «Балалар өчен иң яхшы спектакль номинациясендә Республика «Тантана» театраль премиясенә ия булды. Артистларыбыз, режиссер Екатерина Гороховскаяны һәм спектакльнең барлык иҗат төркемен лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Шулай ук, яшь артистыбыз Булат Гатауллин Казан шәһәре Мэрының махсус бүләгенә лаек дип табылды!
"Ак чәчәкләр кебек…"
"Ак чәчәкләр кебек…" спектакле премьерасы эзеннән...
Хатирәләрне яңартыйк
Иҗади лаборатория
12 мартта Татарстанның үзешчән театраль коллективлары өчен иҗади лаборатория үткәрелде. Әлеге чарада Югары Ослан, Яшел Үзән, Питрәч, Саба, Биектау районнары һәм Казанның үзешчән театраль коллективлары катнашты. Без алар белән афишалар дизайны, бутафория, грим һәм башка бик күп кенә театр өлкәсенә караган тәҗрибәбез белән уртаклаштык.
Яңа ел интермедиясе -2020
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаның юбилей бенефисы
12 декабрьдә Ренат Әюпов режиссерлыгында сәхнәгә куелган «Яратып туялмадым» премьерасы Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинаның юбилеена багышланды. Спектакльдән соң Халидә Сөнгатуллинаны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм Казан шәһәре мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов котлап, рәхмәт хатларын тапшырдылар. Шулай ук, артистканы котларга Татарстан театрларыннан коллегалары да килгән иде.
«ҺӨНӘР» XII БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ
1 декабрьдә тәнкыйтьчеләр һәм мөхтәрәм кунаклар катнашында "Һөнәр" фестиваленең тантаналы ачылышы булды. Чарада Татарстан Республикасының мәдәният министрының урынбасары Ленар Хакимҗанов катнашты.
ИНСАФ АБДУЛЛА БЕЛӘН МОБИЛЬ ДӘРЕС
11 ноябрьдә Мостай Кәримнең "Озын-озак балачак" спектакле алдыннан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары өчен сәхнә теле буенча мобиль дәрес узды. Аны Татарстанның атказанган артисты, телевидение дикторы, алып баручы һәм укытучы Инсаф Абдулла үткәрде. Балалар дикция һәм интонацияне камилләштерү, сәхнәдә үз-үеңне тоту өстендә эшләделәр.

Кызыклы һәм файдалы дәрес өчен кунагыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез!
II Бөтенроссия милли театрлар фестивале
17-25 нче октябрь көннәрендә Чечня Республикасы башкаласы Грозныйда "Федерация" дип исемләнгән II Бөтенроссия милли театрлар фестивале узды. Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында Россиянең 12 төбәгеннән 15 спектакль күрсәтелде.

Шул исәптән, 19 нчы октябрь М. Ю. Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә безнең театрыбыз "Хикмәт әкиятләре" спектаклен тәкъдим итте.
Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей кичәсе
25 нче сентябрь көнне Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей кичәсе булып узды. Кичәдә «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде.

Гөлнара Абитовага «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль һәм Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үстерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы тапшырылды.

33 сезон ачылу
3 сентябрьдә Кариев театры "Корт" спектакле премьерасы белән 33-нче сезонын ачты!

Килгән кунакларны фойеда Just Brass Band төркеме каршылап, дәртле көйләре белән тамашачыны күтәренке кәефтә "Корт" комедиясе дулкынына алып кереп китте.

Премьерадан соң пьеса авторы Фәнәвил Галиевны искә алу кичәсе узды. Анда гаиләсе, дуслары һәм иҗатташлары аның белән бәйле хатирәләре һәм спектакльдән хис-кичерешләре белән бүлештеләр.
II нче "TAMGA" режиссерлар лабораториясе
8 көн, 4 режиссер һәм 4 эскиз... Бу көннәрне театр сулышы - II нче "TAMGA" режиссерлар лабораториясенең онытылмас мизгелләре.
«Һөнәр» XI Бөтенроссия яшь режиссура фестивале
Ун ел буена Камал театры әйдәп барган «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивален быел Кариев театры оештырды. Алты көн эчендә яшь режиссерлар тамашачыларга 22 спектакль тәкъдим итте, алар шәһәрнең 8 театр мәйданында күрсәтелде. Тамашачылар һәм театр сөюче кунаклар өчен әлеге фестиваль билгеле шәхесләр алып баручы уку-укыту программасы белән үрелеп барды. Истәлекле бүләк буларак, катнашучыларга "Һөнәр" фестивале символы - рупор тоткан кеше сыны тапшырылды.
Театрның туган көне
3 ноябрьдә Кариев театры үзенең туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм кичәсендә Йолдыз Миңнуллинаның «Без шундый театр төзербез...» театраль тамашасы күрсәтелде, соңыннан артистларны һәм театр хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Биредә беренче тапкыр композитор Миләүшә Хәйруллина һәм шагыйрь Йолдыз Миңнуллина иҗат иткән Кариев театры гимны яңгырады һәм театрның яңа символы — ак куян тәкъдим ителде.
"XXI гасыр тавышы"
Аудиоҗыентыкның язылып бетүен һәм альбомның да әзер булуын форсат итеп, "КAЛЕБ" яңа буын җыены "XXI гасыр тавышы" шигъри-әдәби бераз музыкаль һәм бик романтик кичә уздырды.
32нче театр сезоны ачылу
Өстәл түрендәге самавыр, коймаклар, милли бизәкле күлмәк һәм читекләр, кулдан эшләнелгән күн әйберләр, калфак-түбәтәйләр, сувенирлар күргәзмәсе – Кариев театрының 32 сезоны ачылышы тарихта нәкъ манзара белән истә калыр. Ярминкә рәвешендә эшләнгән ачылыш "Кәҗүл читек" спектакле белән тыгыз бәйләнгән. Әхмәдулланың әтисе ярминкәдә читек эзләп йөрүен театр тамашачыларга чын мәгънәсендә гәүдәләндерергә теләде.

Фойеда шулай ук татар халык көйләренә биюче шәкертләрне, язмышыңны кулдан карап әйтүче чегән кызын һәм башка спектакль геройларын күрергә мөмкин иде. Тарихи костюмнардан киенгән артистлар интерактив программа алып барды, "Сәяр" труппасыннан фотозона, остаханәләр зур кызыксыну уятты.

Яр Чаллыга гастрольләр
18-20 сентябрь көннәрендә Кариев театры Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры бинасында "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Супер кияү", Тукай районының Новотроицк һәм Иске Абдул мәдәният йортында "Кәҗүл читек" спектакльләрен тәкъдим итте. Залда алма төшәрлек тә урын калмавы тамашачының зарыгып көтеп алуын искәртте. Һәрбер спектакльне яратып кабул итүләре, артистларыбызны алкышлар белән берничә кат чакырулары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
31нче театр сезоны ябылу
Дуслар, күңелле бәйрәм һәм онытылмаслык сезон өчен рәхмәт! Сездән башка бу бәйрәм бәйрәм булмас иде. Театраль сезоныбыз ябылды, җәйне дә каршы алдык. Сезнең җәй, бүгенге көн ничек күңелле узган булса, шулай ук күңелле булсын!
"Безнең җыр" лабораториясе
17 шагыйрь, 17 композитор, 17 вокалист. "Калеб-ликбез" "Безнең җыр" лабораториясенә старт бирде. Разил Вәлиев, Резеда Ахиярова белән очрашу лаборатория катнашучылары өчен эзсез узмас, дип ышанабыз. Лабораториянең нәтиҗәсе октябрьдә - концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.
"Мобиль дәрес"
Гади дәрес күңелле һәм истә калырлык була аламы? Әлбәттә! Кариев театрында "Мобиль дәрес" проекты бара. Дәресләр спектакль алдыннан үткәрелә һәм аларны махсус чакырылган спикерлар - күренекле шәхесләр үткәрә. Дәресләрнең темасы күрсәтеләчәк спектакльдән чыгып билгеләнә.
Башкортстанда гастрольләр
5 көн, 3 бина, 11 спектакль. Болар барсы да Башкортстан гастрольләре турында!
30 еллык тарихы булган театр беренче тапкыр Шаран һәм Туймазы татар дәүләт театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Яңа сәхнә, яңа хисләр, яңа тәҗрибә. Бүген Башкортстан гастрольләренең соңгы көне. Күңелле дә, моңсу да... Күрше республика үзенең кунакчыллыгы, көчле алкышлары, җылы атмосферасы, инде карараган спектакльләрне яңадан күрер өчен, труппа белән белән бергәләп шәһәрдән шәһәргә йөргән тугры тамашачысы белән үзе турында якты хатирәләрен калдырды! Дуслыгыбыз елдан-ел ныгысын, хезмәттәшлегебез дәвамлы булсын. Киләсе очрашуларга кадәр, Башкортстан!
Режиссер Ренат Әюповның юбилей кичәсе
«Шәй-бү! Шай-бу!» спектакленең премьерасы белән! Премьера дебютларга бай. Яшь композитов Зөлфәт Вәлиуллинны дәүләт театрында дебюты, ә автор Камил Кәримовны драматургия өлкәсендә беренче тәҗрибәсе белән тәбрик итәбез! Бүген икеләтә бәйрәм: Ренат Мирзахәсән улының гомер бәйрәме дә. Аны котларга иҗатташ дуслары, коллегалары, яраткан тамашачылары килде.
Мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов һәм беркетмәләр бүлеге җитәкчесе Дарья Сергеевна Бородина "Күпеллык нәтиҗәле хезмәте һәм театр сәнгатен үстерүгә лаеклы хезмәт күрсәткән өчен" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды. Казан шәһәренең мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Искәндәр улы Абзалов Казан мэры Илсур Метшинның Рәхмәт хатын җиткерде.
"Кариев+"
Кариевлылар театраль дәрес бирә!
Кариев театры артистлары мәктәпләрдә театраль дәрес үткәрә. Алар балаларны театр тарихы белән таныштыра, Кариев театрының репертуары спектакленнән өзек күрсәтә һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрә. Ә иң актив укучыларга Кариев театрының спектакльләренә чакыру билетлары бүләк ителә.
Әлеге проект киләсе уку елында да дәвам ителәчәк.
8 март бәйрәме
Язгы бәйрәм көннәрен озынайтырга булдык әле: егетләребез театрыбызның гүзәлләрен 8 март белән котлады! Бәйрәм мизгелләреннән фоторепортажны сезгә дә тәкъдим итәбез.
"Мандариннар" китабын тәкъдим итү
Мандариннар... Татлы Мандарин исе кичә театрыбызны тутырды, күңелләргә оялады. Һәм юкка түгел - кичәге "КAЛЕБ" яңа буын җыены кичәсе Ландыш Әбүдарованың "Мандариннар" китабын тәкъдим итүгә багышланды бит. Фотолар аша сезгә дә мандаринлы кәеф җиткерәбез!!
Кариев театрында Ватанны саклаучылар көне
23 февраль көнне Кариев театрының гүзәлләре ир-егетләргә бәйрәм ясады. Бәйрәм концертын карар алдыннан аларга ГТО үтәргә туры килде.
Директорлар катнашында түгәрәк өстәл
21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан Кариев театрында татар мәктәпләре директорлары катнашында түгәрәк өстәл узды
Кариев театрында 14 февраль
Бары бер кичкә - Ләйлә вә Мәҗнүн көнендә Кариев бинасы янә кинотеатрга әверелде. Тамашачыларыбыз артистлар белән «Ромео + Джульетта» (1996) фильмын карады. Театр парлары исә кичәнең игътибар үзәгендә булды.
"Калеб-ликбез": "Хәзерге заман театрының үсеш тенденцияләре"
Кариев театры "Калеб-ликбез" белем бирү лекцияләрен башлап җибәрде. Лекцияләр "Калеб" яңа буын җыена кысаларында үтә.
Проектның төп максаты – Кариев театры базасында уку-укыту, фикер алышу мәйданы булдыру.

Гыйнвар аенда ликбезның төп темасы – "Хәзерге Европа театры үсешенең тенденцияләре". Спикерлар – КФУ педагоглары – профессор Вера Шамина, доцент Елена Шевченко; Кариев театры хореографы Нурбәк Батулла.
"Калеб-ликбез" – ачык проект, шуңа күрә анда теләге булган бөтен кеше дә катнаша ала.
Театраль лекцияләр һәр айның 24 числосында 15.00 сәгатьтә Кариев театрының кече сәхнәсендә үтәчәк.

Кариев театрында Яңа ел тамашасы
3-8 гыйнварда Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балаларга Яңа ел тамашасы тәкъдим итте. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – "Асылкош җыры" музыкаль драмасы.

Режиссер – Ренат Әюпов, автор – Рүзәл Мөхәммәтшин, композитор – Зөлфия Раупова.

Кунакларга театрның яңартылган фойесында чыршы тирәсендә интермедия оештырылды. Бу өлештә балалар өчен әкият геройлары белән төрле уеннар уйнады, җырлы-биюле тамашада катнашты
Кариев театрының юбилей тамашасы
Юбилейның бәйрәм кичәсе – театрның туган көнендә – 22нче декабрьдә үтте. Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашы театры 30 еллык юбилеен билгеләде. Театрны юбилее белән Татарстан республикасының беренче Президенты Минитимер Шаймиев, РФ Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин, Татарстан һәм Башкортстан театраль коллегалар котлады.

Юбилей кичәсе театр тарихына багышланган видеодан башланды, соңрак сәхнәгә алкышлар астына бер стильдә киенгән артистлар чыкты. Кичәнең кунаклары өчен Кариевлылар Йолдыз Миңнуллина әзерләгән "Без шундый театр төзербез" тамашасын тәкъдим итте. Тамаша – "Алмачуар", "Сок-Сок", "Супер Кияү", "Кәҗүл читек", "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте", һ.б. башка тамашачы мәхәббәт яулаган спектакльләрнең миксы булды.
"Зөһрә" курчак спектакле
«Борын-борын заманда кешеләр төнге күккә күз ташлап, анда Айның өстен күрергә омтылганнар. Аларның берсе көянтәле кыз сурәтен хәтерләткән. Аңа карап күпләрдә: "бу кыз Айга ничек итеп эләкте икән?" дигән сорау туган:


Әкияти спектакль «Зөһрә" әнә шулай башлана, аның нигезендә – "Ай кызы Зөһрә" китабының сюжеты ята. Әлеге спектакль 2018 елның октябрендә "Мәскәү" Мәдәният үзәгендә күрсәтелеп, Кариев театры тарафыннан сайлап алына һәм театрның декабрь репертуарына кертелә.

"Калеб. Яңа дулкын театры" проекты эскизларын күрсәтү
2018 елның декабрендә «TAT CULT LAB/театр» проекты эскизлары күрсәтелде. Эшләрне демонстрацияләү "Калеб" яшьләр проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Алдан күрсәтелгән эскизлар арасыннан (ә алар агымдагы елның октябрендә "Мәскәү" Мәдәният үзәгендә күрсәтелгән иде), театр җитәкчелеге тарафыннан өч претендент сайлап алынган иде, аларның проектлары Яшь тамашачы театры сәхнәсендә тормышка ашырылачак.

Алдан сайлап алынган билингваль уен спектакле «Зөһрә» инде театр репертуарына кертелде.

Түбәндәге спектакль эскизларының проектлары күрсәтелде:

"Киләчәк теле". Режиссер: Алмаз Садриев.
Эскизның сюжеты балаларның ничек итеп туган телне өйрәнүләре турында бәян итә. Эскизны төзүчеләр милли телгә заманча яңгыраш (образ) бирергә тырышканнар (1+)

«Зөһрә» Режиссер: Ксения Шачнева.
Бу балалар өчен билигнгваль куелыш, ә формасын шагыйрә Йолдыз Миңнуллина тәкъдим иткән. Текст татар телендә яңгырый, ә визуаль образлар һәр балага аңлаешлы булачак. Шул рәвешле балалар татар телен уен формасында өйрәнүгә кушылачак. (5+)

«Таң». Режиссер: Нурбәк Батулла
Эскизның нигезендә – Сәгыйть Рәмиевнең "Таң алдыннан" шигыре. Анда ХХ гасыр башы шагыйре татар халкының проблемалары турында фикер йөртә. Без нигә йоклыйбыз, кайчан уянырбыз, нигә Шагыйрьдән башка беркем дә халыкның наданлыгын аңламый? Чыгу юлы кайда? Кариев театры артистлары тамашачыларга шагыйрьнең усал кисәтүен тәкъдим итәчәк.
31нче театр сезоны ачылу
Сезон ачылу тантанасына 300 гә якын кеше килде. Алар арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм театр директоры Айгөл Горнышева, Казан музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров, "Әкият" курчак театры директоры Роза Яппарова, Түбән Кама драма театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм башкалар бар иде.


Театр каршында тамашачыларны хореограф Нурбәк Батулла гадәти булмаган перформанс белән каршы алды. Анда театр училищесы студентлары катнашты. Ә аннары "Калеб. Яңа дулкын" проекты шагыйрьләре шигырьләр укыдылар. Ачылу тантанасында шулай ук Болак буе театры оркестры солистлары чыгыш ясады.


Кариев театры тарихында беренче тапкыр без яраткан әкияти геройлар белән витриналар терелде. Кунакларны тамашага костюмнар кигән актерлар озатты. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов һәм директор Гүзәл Сәгыйтова коллективны бәйрәм белән котлап, иҗади уңышлар теләделәр.