«Һөнәр»
"ҺӨНӘР - 2021" XII БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕ
2021 елның 30 нчы ноябреннән алып, 6 нчы декабренә кадәр Казанда «Һөнәр» XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.
Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.
Быел фестивальнең географиясе, Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербургны һәм Казахстанның Акмолинск шәһәрен дә үз эченә ала. 6 көн дәвамында 11 коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Афишага 12 спектакль кертелгән. Алар Татарстанның 5 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, С.Өметбаев ис. Минзәлә Татар дәүләт драма театры.
«Һөнәр» фестивале кысаларында белем бирү программасы да каралган. «Татар китабы йорты»нда (Казан шәһәре, Островский урамы, 15 нче йорт) театр сәнгатенең танылган эшлеклеләре һәм фестиваль кунаклары белән очрашу-лекцияләр циклы узачак.
Элемтәләр өчен телефон:
Гәрәева Лилия Илдус кызы
Тел: (843) 237-93-27
kariev_theatre@mail.ru

Вәлиев Искәндәр Илдар улы
Тел: (843) 237-93-52
Почта: teatriskander@mail.ru

Фәизова Ләйсән Фаяз кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: l_faizova@list.ru