«TAMGA-2020»
"Tamga" режиссерлык лабораториясе
2018 елда Кариев театрында "Tamgа" I Режиссерлык лабораториясе старт алды. Режиссерлар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерли. Лабораториянең төп максаты – актерлар өчен көчле тренинглар. Чакырылган һәр режиссер - теге яисә бу режиссура мәктәбе вәкиле, төрле методика кулланып, алар труппада профессия турында яңача күзаллау тудыралар. Бер атна эчендә премьера чыгару катнашучылар арасында иҗади стресс барлыкка китерә, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларын ачарга ярдәм итә. Моннан тыш театр яшь режиссерлар белән таныша һәм киләчәктә һәр күрсәтеләчәк эскиз тулы канлы спектакльгә әверелә алачак.

Элемтәләр өчен телефон:
Гәрәева Лилия Илдус кызы
Тел: (843) 237-93-27
kariev_theatre@mail.ru

Фәизова Ләйсән Фаяз кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: l_faizova@list.ru


«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» эскизы. Режиссер - Регина Саттарова (Казан)
«Камыр Батыр» эскизы, режиссер - Марфа Горвиц (Москва)
«Падишах хатыны һәм Алтынчәч» эскизы, режиссер - Павел Зобнин (Томск)
"Бүре башлы кыз" эскизы, режиссер - Эльдар Гатауллин (Казан)