«Һөнәр»
"ҺӨНӘР - 2020" XII БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕ
2020 елның 1 - 6 декабрендә Казанда «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале узачак.

Фестивальнең максаты – яшь режиссерларга профессиональ мохит тудыру, аларның иҗатын киңкатлам тамашачыга җиткерү, театрлар белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итү. Фестивальдә 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә.

Быел фестиваль географиясе таррак, әмма проект программасы бай булырга вәгъдә итә. 6 көн дәвамында Татарстан театрларының 11 коллективы заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Афишага 16 спектакль кертелгән. Алар Казанның 6 театраль мәйданчыгында күрсәтеләчәк: Г. Камал театры, Кариев театры, Тинчурин театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, MOÑ театраль мәйданчыгы.


Элемтәләр өчен телефон:
Вәлиев Искәндәр Илдар улы
Тел: (843) 237-93-52
Почта: teatriskander@mail.ru

Фәизова Ләйсән Фаяз кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: l_faizova@list.ru