«ASYL»
БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ
ДРАМАТУРГИЯ КОНКУРСЫ
Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» Бөтенроссия
драматургия конкурсын игълан итте. Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы
театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. Монда рус һәм татар
телендә язучы моңа кадәр бастырылмаган пьесаларны тәкъдим итүче
авторлар катнаша ала. Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге
чикләнмәгән. Конкурсның шартлары белән нигезләмәдә таныша аласыз.

Элемтәләр өчен телефон:
Фәизова Ләйсән Фаяз кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: l_faizova@list.ru