«TAMGA-2021»
"Tamga" режиссерлык лабораториясе
19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Tamga» режиссерлар лабораториясе уза.
Театр һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. Лаборатория – театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да. Быелгы "Tamga"ның темасы – "Мин. Мәктәп. Дөнья". Без сезне яшүсмер һәм аның яшәеше, омтылышлары, проблемалары турында уйланырга, сөйләшергә чакырабыз.
Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.



Элемтәләр өчен телефон:
Гәрәева Лилия Илдус кызы
Тел: (843) 237-93-27
kariev_theatre@mail.ru

Фәизова Ләйсән Фаяз кызы
Тел: (843) 237-93-04
Почта: l_faizova@list.ru