«TAMGA»
"Tamga" режиссерлык лабораториясе
2018 елда Кариев театрында "Tamgа" I Режиссерлык лабораториясе старт алды. Режиссерлар алты көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакль эскизлары әзерли. Лабораториянең төп максаты – актерлар өчен көчле тренинглар. Чакырылган һәр режиссер - теге яисә бу режиссура мәктәбе вәкиле, төрле методика кулланып, алар труппада профессия турында яңача күзаллау тудыралар. Бер атна эчендә премьера чыгару катнашучылар арасында иҗади стресс барлыкка китерә, һәм бу аларга уңай тәэсир итеп, актерларның яшерен ресурсларын ачарга ярдәм итә. Моннан тыш театр яшь режиссерлар белән таныша һәм киләчәктә һәр күрсәтеләчәк эскиз тулы канлы спектакльгә әверелә алачак.

Элемтәләр өчен телефон:
Мостафина Фәнзилә Рамил кызы
Тел: (843) 237-93-27
kariev_theatre@mail.ru




"Акыллыбаш"/"Умник" . Автор: Мари-Од Марюй, Режиссер: Екатерина Корабельник
"Этнең якын дусты"/"Лучший друг собаки". Автор: А.Сальникова, режиссер: Александра Ловянникова
"Минем әти Питер Пэн"/"Мой папа Питер Пэн". Автор: К. Климовски, режиссер: Тимур Файрузов
"Сүзсез уен"/"Молчанка". Автор: А. Бескоровайный, Режиссер: Ильшат Мухутдинов