Бүре һәм Кәҗә

Вакыйгалар урман аланында бара. Аланда Кәҗә йорты урнашкан. Аның дүрт бәтие бар. Кәҗә исә үз балаларын бик тә ярата. Ә балалар бик шуклар, ләкин әниләренең сүзләрен тыңлыйлар.

Кәҗә бәтиләренең тамагын туйдырыр өчен һәр иртәдә урманга чыгып китеп, тәмле, сусыл үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый.

Шушы җыр белән ул өенә кайтып керә. Ләкин урманда Соры бүре яши. Ул кәҗә бәтиләрен ттып ашарга хыяллана, ләкин кәҗә бәтиләре әниләре сүзеннән чыкмыйлар, шуңа күрә Бүре аларны тотып ашый алмый. Алар бервакытта да чит кешегә ишек ачмыйлар, ә әниләренең җырын алар таныйлар.

Бүре исә хәйләгә бара. Ул башта Кәҗәнең җырын ятлый һәм Кәҗә йортына килеп, шушы җырны җырлый, кәҗә бәтиләре аны өйгә кертерләр дә ул аларны тотып ашар дип хыяллана. Ләкин Кәҗә бәтиләре аны тавышыннан танып алалар, һәм өйгә кертмиләр.

Бүре дә соңгы чарага бара: тимерче Аю янына барып, тавышы Кәҗәнекенә охшасын өчен, телен нечкәртә. Һәм, ниһаять, ул теләгенә ирешә. Кәҗә йортына килеп җырлап җибәрүгә, кәҗә бәтиләре әниләре дип уйлап аңа ишек ачалар һәм Бүре аларның барысын да берәм-берәм тотып, капчыгына сала һәм алып китә.

Шулай итеп, җыр җырлый-җырлый Бүре өенә кайтып китә, ул тиздән кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана. Ләкин аның өметләре акланмый. Кәҗә аның артыннан килеп җитеп, Бүрене мөгезләре белән сөзеп, куып җибәрә, балаларын коткара. Алар бергәләп җырлап өйләренә кайталар.

Спектакльнең мәгънәсе шунда ки: балалар беркайчан да чит кешегә ишек ачарга ярамаганлыгын белергә тиешләр!
"Бүре һәм Кәҗә"
Автор: Рафис Корбан
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Булат Ибраһимов
Композитор: Фуат Әбүбәкеров, Татарстанның халык артисты
Пластика буенча режиссер: Рөстәм Фәтхуллин - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре
Жанр: Әкият
Дәвамы: 40 мин
Яшь чикләре: 0+