Хикмәт әкиятләре

«Яшәгән ди бер падишаһ, аның өч улы булган. Падишаһ гомере буе сугышкан, күп җирләрне яулап алган һәм сукырайган, ә уллары аның авыруына дәва эзләп чыгып киткәннәр..." - спектакльнең беренче өлешенә салынган сукыр падишаһ тарихы әнә шулай башлана. Сугышчының аягы басмаган шифалы җир эзләү дәверендә улларын нинди сынаулар көтәр? «Гашыйк болыт» әкияте мотивлары буенча куелган спектакльнең икенче өлеше гүзәл кыз Айшәнең беркайчан да явызлык күрмәгән, тынычлык, тугрылык һәм наз хөкем сөргән гөлбакчасы турында. Кыз һәм аңа гашыйк болыт, шулай ук аларның дуслары бу мәхәббәт утравын кадерләп саклыйлар. Әмма аңа кызыгып йөрүчеләр дә аз түгел...
"Хикмәт әкиятләре"
Жанр: әкият
Дәвамы: 2 сәг. 10 минут
Яшь чикләре: 6+
Автор: Н. Хикмәт, В. Тулякова, Х. Уразова тәрҗ.
Режиссер – Сойжин Жамбалова (Бурятия)
Рәссам – Геннадий Скоморохов (Мәскәү)
Костюмнар буенча рәссам – Надежда Скоморохова (Мәскәү)
Хореограф – Мария Сиукаева (Мәскәү)
Композитор – Дахалэ Жамбалов (Бурятия)

Рольләрдә:

Падишаһ – Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты
Кече малай – Эльдар Гатауллин
Уртанчы малай, Мәсхәрәләүчән Паша – Булат Гатауллин
Өлкән, Зирәк Паша – Илназ Хәбибуллин
1-нче Убырлы, 1-нче Вәзир, Хатын – Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты
1-нче Убырлы, 2-нче Вәзир, Ханым – Алсу Шакирова
3-нче Убырлы, 3-нче Вәзир, Әмирнең апасы – Рузанна Хәбибуллина
1-нче Җәйдак, Гаскәр башлыгы, Миһербанлы Паша – Илфат Гыйбадуллин
2-нче Җайдак, Әмир, Мәшгуль Паша – Рәис Әхмәтзакиров
Ваемсызлык патшабикәсе – Алсу Фәйзуллина

"Гашыйк болыт"

Айшә – Рузанна Хәбибуллина
Болыт – Булат Гатауллин
Кара Сәйфи – Эльдар Гатауллин
Ат – Илназ Хәбибуллин
Куян – Илфат Гыйбадуллин
Күгәрчен – Рәис Әхмәтзакиров
Әрекмән, Елан – Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев
Оркестр: Татарстанның атказанган артисты Лилия Низамиева, Алсу Шакирова