Зөһрә

Кариевлыларның иң әкияти, уңайлы һәм шаккаткыч атмосфералы камера спектакле.
«Бу бик күптән, борынгы заманнарда була. Тулы ай тын күлдә коена. Әйтүләре буенча, балалар да көнләп түгел, сәгатьләп үскәннәр – атна эчендә бер айлыкны". Кариевлыларның иң әкияти, уңайлы һәм шаккаткыч атмосфералы камера спектакле шулай башлана. Әйтерсең лә актерларның кул җылысын тойган картон фигуралар – әкият персонажлары сәхнәдә тереләләр, ә декорацияләр иске балалар китабы иллюстрацияләре кебек дулкынландыргыч. Һәм, йолдызлар нурына коенып, тамашачылар алдында тылсымчыга охшаган Әкиятче үзе пәйда була.

Дөньяда чиста күңелле һәм шәфкатьле Зөһрә исемле бер бәләкәй кыз яшәгән. Аның үги әнисе Зөһрәне бер дә яратмаган. Көннәрнең берендә шәфкатьсез үги анасы аңа бер төн эчендә төпсез коены су белән тутырырга кушкан. Кое төбендә Айның чыга алмавын күреп, кечкенә кыз аңа булышырга уйлаган. Ә азагы ни булып беткәнен, нәни дуслар, сез инде спектакльне карагач белерсез.


"Зөһрә"
Автор: Йолдыз Миңнуллина
Режиссер: Ксения Шачнева
Композитор: Искәндәр Мостафин
Рәссам: Ксения Шачнева
Жанр: Әкият
Дәвамы: 20 мин
Яшь чикләре: 3+