СУПЕРКИЯҮ

Спектакльнең нигезендә Туфан Миңнуллинның безгә таныш булган "Алты кызга бер кияү" лирик комедиясе сюжеты ята. Спектакльдә вакыйгалар бухгалтериядә - моңсу компьютерлар, документлар тутырылган тузанлы папкалар һәм отчет өемнәре фонында бара.

Ләкин шушы эчпошыргыч оешмада бердәнбер ир-ат – Рәхмәтулла пәйда булгач барысы да үзгәрә. Үзенең шат күңеллелеге һәм шәфкатьле холкы белән ул тиз арада ханымнарның бик кирәкле әңгәмәдәшенә, психологына һәм хәтта суфиларча зирәк остазына әверелә.

Беренче карашка бернәрсә белән дә аерылып тормаган бу тарих сер һәм интригаларга бай, ә һәрбер героиня – дәртле хис саклаучы булыр дип кем уйлаган.
«Суперкияү»
Жанр: Комедия
Дәвамы: 2 сәг.10 мин.
Яшь чикләре: 16+
Автор: Туфан Миңнуллин
Куючы-режиссер: Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Марат Сәхибгәрәев
Балетмейстер: Нурбәк Батулла, «Алтын маска» милли театр премиясе лауреаты

Рольләрдә:
Рәхмәтулла - Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты;
Нурзидә Мөбәрәковна - Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты;
Нина Васильевна - Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты;
Гөлчирә - Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты;
Фаягөл - Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты;
Хәдичә - Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Рузалия - Гөлназ Галимуллина