КИЧЕР МИНЕ, ӘНКӘЙ

Беренче карашка 16 яшьлек Миргаянның тормышы башка яшүсмерләр тормышыннан берни белән дә аерылмый кебек: ул компьютер уеннарын ярата, программалар төзү белән мавыга һәм кайчакта классташлары белән дә сугышып ала, шул сәбәпле әнисе Миңзифадан, Миргаян фикеренчә, нигезсез шелтә дә ишетә. Яшьтәшләре белән үзара килеп туган конфликтларны да авыр кичерә ул.

Миргаянның якын дусты Гөлзирәк аны эре Мәскәү компаниясе игълан иткән конкурста катнашырга ризалата. Миргаян үзе эшләгән "Сак-Сок" компьютер уенын җибәрә һәм аны тормышка ашыру өчен Грант ота.

Әнисен сөендерергә, шатлыклы хәбәр уртаклашырга ашыга, әмма югалып калган әнисе аңа сеңлесе Дилфүзә кайтуын әйтә. Ул исә күп еллар элек малайны апасына калдырып китеп, хәзер яшүсмергә хокукларын даулый. Миргаянга нишләргә: озак еллар әнисе дип атаган Миңзифа белән калыргамы, әллә инде кан чакыруын тыңларгамы?..

"Кичер мине, әнкәй" спектакле – гаилә белән карау өчен тәгаенләнгән драма, вакыт-вакыт калкып чыккан көлкеле ситуацияләрбик үк гади булмаган сюжетны җиңелрәк кабул итәргә мөмкинлек бирә.
«Кичер мине, әнкәй»
Жанр: Моңсу комедия
Дәвамы: 2 сәг. 30 мин
Яшь чикләре : 16+
Автор: Рабит Батулла
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Марат Сәхибгәрәев
Хореограф: Алмаз Низамов
Музыкаль бизәлеш: Айнур Шәрәпов

Рольләрдә:
Миргаян - Илфат Гыйбадуллин
Миәңзифа - Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артситы
Әбүбәкер - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
Сәмидә - Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Дилфүзә - Алсинә Закирова
Кирам - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артитсы, Илназ Хәбибуллин
Имаметдин - Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты, Эльдар Гатауллин
Гөлзирәк - Энҗе Яруллина, заслуженная артистка РТ, Рузанна Хәбибуллина