Ләйлә вә Мәҗнүн

Җирдә Ромео һәм Джульетта мәхәббәтенә тиң тарих шулкадәр күп! Кариевлыларның сюжеты китап пафосыннан азат. Башта тамашачы үзенең шәхси стереотиплары тоткынлыгына эләгә: гашыйклар, аларны аеручы усал ата һәм фаҗигале финал көтү, чөнки танылган "Ләйлә һәм Мәҗнүн" сюжетының чыганагы шуңа ишарәли. Ләкин татар Ромео һәм Джульеттасының тарихы алай ук гади түгел.
Уналты яшьлек Йолдыз, бай гаиләдә үскән кыз, мәктәп бусагасын атлап керү белән социаль статусы бик үк мактанырлык булмаган классташы Булат белән таныша. Йолдыз белән Булат арасында беренче саф хисләр кабына, аның чәчәк атуына кызның атасы – бай тол ир Рәдиф каршы чыга.
«Ләйлә вә Мәҗнүн»
Жанр: Мелодрама
Дәвамы: 1 сәг. 10 мин
Яшь чикләре: 16+
Автор: Низами Ганҗәви, Юлия Тупикина
Тәрҗемә: Луиза Янсуар
Режисер: Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Иршат Азиханов
Композитор: Эльмир Низамов, Халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләр лауреаты, М.Җәлил һәм Д.Сираҗиев премияләре иясе
Балетмейстер: Нурбәк Батулла, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты

Рольләрдә:
Ләйлә - Алсу Файзуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Мәҗнүн - Айрат Шамс;
Йолдыз - Гөлназ Галимуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Булат - Булат Гатауллин;
Мәҗнүннең әнисе - Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артитсы;
Йолдызның әтисе - Эльдар Гатауллин