КӘҖҮЛ ЧИТЕК

Корбан бәйрәме алды вакыйгаларының кечкенә герое Әхмәдулла дуслары белән бергәләп Габдулла авылы мәдрәсәсендә укый. Әтисе – мәчет имамына охшарга теләп, ул тырышып укый. Әхмәдулла инде ел дәвамында хыялында йөрткән, төшләренә кереп йөдәткән кәҗүл читекләр алачагы турында сөйләп, иптәшләрен туйдырып бетергән.

Көтеп алынган бәйрәм киче дә җитә, гаиләнең һәр әгъзасы әтиләреннән бүләк ала, тик, кызганыч, Әхмәдулла читексез кала, чөнки оста аны тегеп өлгертә алмый. Күз яшьләренә төелгән малайны әбисе йокларга сала. Ә үзе аның челпәрәмә килгән хыялын тормышка ашыру ниятендә, кәҗүл читек юнәтергә тотына...
"Кәҗүл читек"
Жанр: новелла
Дәвамы: 1 сәг. 15 мин
Яшь чикләре: 6+
Автор: Гаяз Исхакый, инсценировка: Нәзифә Кәримова
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Илшат Вильданов
Композитор: Миләүшә Хәйруллина - Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты


Рольләрдә:
Әхмәдулла - Ләйсән Большова
Әбисе - Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты
Әтисе - Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты
Әнисе - Диләрә Зиннатова
Абыйсы - Эльдар Гатауллин
Апасы - Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Хәлфә - Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның атказанган артисты
Миңнегали - Булат Гатауллин
Шәкертләр - Рамил Вафин
Илфат Гыйбадуллин
Илназ Хабибуллин
Рузанна Хабибуллина
Алсинә Закирова
Альбина Гайзуллина
Гөлназ Галимуллина
Муса Камалов
Алсу Шакирова
Алсу Фәйзуллина
Рәис Әхмәтзакиров