Ут чәчәге

Кариевлылар тарафыннан иҗат ителгән, искиткеч дәртле һәм эчкерсез мелодрама.
Аның нигезендә шулкадәр реаль тарих ята, ә персонажлар шулкадәр самими һәм чынбарлыкка якын, аның ихласлыгы һәм дөреслеге беркемне дә битараф калдырмас. Спектакль югалту ачысы, тугрылык һәм гаилә кыйммәтләре турында, чөнки һәр кеше гаилә җылысына һәм тотрыклылыгына мохтаҗ.

Әтисе үлеменнән соң ундүрт яшьлек Мәликә кырыс чынбарлык һәм бертөрлелек белән бәрелешә. Кайчандыр аны яраткан һәм кайгыртучан әнисе дә үз мәнфәгатьләре һәм бизнесы белән мәшгуль. Кызына җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирми. Нәтиҗәдә, ялгызлык һәм бушлыктан "ашалган" Мәликә, башка реальлеккә качып кына тынычлык табарга мөмкин, дигән карарга килә. Ул начар компаниягә эләгә, аннан котылырга мәхәббәте ярдәм итә – кызның юлында өметле һәм тугры дус Ренат очрый. Ул Мәликәгә караңгылыктан чыгарга булыша.


"Ут чәчәге"
Автор: Зиннур Хөснияр
Режиссер: Илфат Камалиев - Татарстанның Республикасының атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты
Рәссам: Ленар Гыйльметдинов - Татарстанның атказанган сәнгатьэшлеклесе
Музыкаль бизәлеш: Нурзадә Вәлиуллина
Балетмейстер: Нурбәк Батулла - "Алтын маска" милли театр премиясе лауреаты
Жанр: Мелодрама
Дәвамы: 2 сәг. 30 мин
Яшьчикләре: 16+