"Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"

Инглиз язучысы Кейт Дикамиллоның балалар өчен язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән әлеге әкият балалар һәм өлкәннәр өчен дә кызыклы.
Кечкенә кызчык Абилинның әбисе аның туган көненә фарфор курчак – Эдвардны бүләк итә. Бик матур киемнәрдән торган гардеробына өстәп ул кроликка алтын сәгать тә ясатып алган була. Абилин курчакны шулкадәр нык ярата, ә куян исә үзеннән башка беркемне дә яратмый.

Язмыш җилләре куян Эдвардны төрле авыр сынаулар алдына куя, аның юлында бик яхшы кешеләр дә очрый, начарлары да була. Һәм менә шушы сынаулар Эдвардка дуслыкның, яратуның нәрсә икәнен аңларга ярдәм итәләр. Сынаулар аша Эдвард үзе дә үзгәрә, чөнки "әгәр дә синең яратырга һәм яратылырга теләгең юк икән, "тормыш" дигән сәяхәтнең бер мәгънәсе дә булмаячак".
"Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте"
Автор: Кейт Ди Камилло, Нәзифә Кәримова тәрҗемәсе һәм инсценировкасы
Режиссер:Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Иршат Азиханов
Балетмейстер: Нурбәк Батулла - "Алтын маска" милли театр премиясе лауреаты
Жанр: Әкият
Дәвамы: 1 сәг. 20 мин
Яшь чикләре: 6+

Рольләрне башкаралар:

Эдвард - Булат ГАТАУЛЛИН
Абилин, Сукбай, Шәһәр биючесе - Рузанна ХӘБИБУЛЛИНА, Эльвира ЗАББАРОВА
Пелегрина, Натали - Алия КӘЛИМУЛЛИНА (Татарстанның атказанган артисты)
Сукбай, Шәһәр биючесе, Абилинның әтисе, Эрнст, Курчак Шериф, Шәһәр биючесе - Эльдар ГАТАУЛЛИН
Абилинның әнисе, Бакчачы, Сукбай, Шәһәр биючесе - Лидия ГАЛИЕВА (Татарстанның атказанган артисты)
Брайс, Сукбай - Илфат ГЫЙБАДУЛЛИН
Лоренц, Курчаклар ясау остасы, Балыкчы, Нил, Сукбай - Илназ ХӘБИБУЛЛИН
Нелли, Сукбай, Шәһәр биючесе - Алсу ФӘЙЗУЛЛИНА
Лоли, Шәһәр биючесе - Ләйсән МӘХМҮТОВА, Ләйсән ЗАКИРОВА
Официант Марлен, Сукбай - Ләйсән МӘХМҮТОВА, Наилә КӘРИМОВА
Сара Рут, Эт Люси, Бакчачы, Шәһәр биючесе, Абилинның әнисе - Альбина ГАЙЗУЛЛИНА
Поезд начальнигы, Эймос, Нил, Шәһәр биючесе - Айнур САФИН
Балыкчы, Мартин, Кибеттә сатып алучы, Шәһәр биючесе - Рәис ӘХМӘТЗАКИРОВ
Курчак ясау остасы - Илнар НИЗАМИЕВ (Татарстанның атказанган артисты)
Кармен, Курчак Солдат, Шәһәр биючесе - Диләрә ЗИННӘТОВА
Курчак Кристина, Сукбай, Шәһәр биючесе - Алсинә ЗАКИРОВА
Курчак Роус, Пелегрина, Сукбай, Шәһәр биючесе - Эльвира ЗАББАРОВА
Курчак Пупс, Сукбай, Шәһәр биючесе - Гөлназ ГАЛИМУЛЛИНА
Курчак Джулия - Алсу ШАКИРОВА