Асылкош җыры

Асылкош җырын эзләү, куркыныч һәм могҗизалы ил гизү турындагы мавыктыргыч әкият.
Асылкош җырын эзләү, куркыныч һәм могҗизалы ил гизү турындагы мавыктыргыч әкият. Геройлар сәяхәт барышында белем туплыйлар һәм акыллылык, миһербанлылыкка өйрәнәләр. Костюмнар рәссамның кыю фантазиясе белән гаҗәпләндерә! Кара көчләрнең киемнәре, мәсәлән, балаларга бик таныш булган бүгенге заман супергеройларына охшаш. Ә Асылкош образы исә алтын каурыйлар балкышын чагылдыра.

Илбарс белән Айбарс – игезәкләр, Аксакалдан дәресләр алып ата-аналары фатихасын алып юлга чыгалар. Ләкин аларны күңелле сәяхәт көтми: Аждаһа, бөтен дөньяны караңгылыкка батырып, илнең җаны һәм йөрәге булган Асылкошны урлап киткән. Юлда кыю илгизәрләргә күпсанлы тылсымлы затларны очратырга, канатлы ат Тулпар белән күктә очарга һәм кара көчләр белән көрәшергә туры киләчәк.
"Асылкош җыры"
Жанр: Әкият
Дәвамы: 1 сәг. 10 мин
Яшь чикләре: 6+
Автор: Рүзәл Мөхәммәтшин
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Иршат Азиханов
Композитор: Зөлфия Рәүпова - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Балетмейстер: Нурбәк Батулла - "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты

Рольләрдә:
Илбарс - Булат Гатауллин
Айбарс - Гөлназ Галимуллина
Ана- Диләрә Зиннәтова
Ата - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
Асылкош - Алсу Фәйзуллина
Зур елан - Фәнис Калимуллин, Татарстанның атказанган артитсы
Кече елан - Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Остаз, Шүрәле - Эльдар Гатауллин
Ярканат - Рузанна Хәбибуллинп
Су анасы - Әминә Галиева, Татарстанның атказанган артисты
Зөһрә - Алсу Шакирова
Тулпар - Илфат Гыйбадуллин
Урман кызы - Алсинә Закирова
Су кызы - Гүзәлия Назипова, Ләйсән Большова
Иблис - Муса Камалов
1- нче Аҗдаһа - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты
2- нче Аҗдаһа - Илнар Низамиев, Татарстанның халык артисты
3- нче Аҗдаһа - Илназ Хәбибуллин