АЛХИМИК

Шәһәр, ишегалды, балалар мәйданчыгы...
Шушы мәйданчыкка бертөркем яшьләр килә - Илдус, Шамил, Динара, Катька һәм аның дус кызы... Алар монда балаларча уйнарга түгел, ә наркотиклар кабул итәргә җайлы урын эзләп киләләр. Наркотиклар артыннан киткән Рөстәмне көтәләр.

...Шамилне сөйгән кызы Айгөл шул наркотиклар аркасында ташлады да инде. Шамил моны бик авыр кичерә. Ул гел бер нәрсә турында сөйләнә; «Мине наркоман диделәр, дәвалан диделәр... Наркотикларга җаныңны саткансың диделәр!». Шамилнең кулында Айгөл биргән китап - Пауло Коэльоның «Алхимигы». Дуслары, аның сөйләнүләреннән көләләр: «Китап -кәефне күтәрми! Аннан соң, без үзебез «Алхимиклар»,- диләр... Шамил китапны Илдуска бирә. Тегесе, китапны актарып карый да, кайсыдыр бер битен ачып укырга керешә. Бер ни аңламый: «Нинди «Пирамида»лар инде тагын, нинди «Дөнья җаны»,- дип, китапны атып бәрә. Болай да бик читен бит аңа! Динара наркоүзәктә, һич айнымас исерек әтисе Шамил белән әнисен тагын урамга куып чыгарды....

Бераздан, наркотиклар алып Рөстәм килеп житә, чегәннәрдән алырга туры килүен, тауарның сыйфаты начар булуын әйтә. Илдус, көтә-көтә чыгырыннан чыккан кыяфәттә, наркотикларның барысын да берүзе кабул итә, беркемне дә үзенә якын җибәрми...

Артык доза кабул иткән Илдусның хәле кисәк начарлана, ул үзен кая куярга белми азаплана. Дуслары, куркып, кайсы кая китеп баралар. Бары тик Шамил генә дустының хәле чыннан да начар икәнен аңлап, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга ниятли. Киткәндә, өзгәләнеп Илдусның күкрәгенә "Алхимик" китабын куеп калдыра.

Шамил киткәч, Ильдусның җаны "Алхимик" китабы дөньясына "эләгә" һәм, кеше күзенә күренмичә генә, китапның төп герое Сантьяго белән, аның тормыш юлын уза. Шушы маҗаралы сәяхәттә күргән-белгәннәре Илдусның аңына көчле тәэсир ясый. Ул, тормышның, яшәүнең мәгнәсе турында уйлана башлый, кешенең үз максатына үзе ирешергә тиешлеген аңлый һәм кабат яши башлавына шатлана.

Дусты килеп җиткәндә, Илдус инде бөтенләй башкача фикерләүче, яңа тормыш башларга, наркотиклардан аңлы рәвештә баш тартырга карар кылган егет булып аңына килә. Үз хыялына Шамилне дә ияртә.

"Алхимик"
Автор: Пауло Коэльо, Рабит Батулла тәрҗемәсе , Флера Янышева инсценировкасы.
Режиссер: Ренат Әюпов - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Булат Гыйльванов - М.Җәлил ис. премия лауреаты
Композитор: Юрий Чаплин
Хореограф: Флера Янышева
Жанр: Маҗаралы сәяхәт
Продолжительность: 1,2 часа
Возраст: 12+