«ИДЕЛКӘЕМ & КАРИЕВ ВАРИСЛАРЫ»
«Иделкәем & Кариев варислары» - мәктәп балалары һәм яшүсмерләр
театраль коллективларының Россиянең театр елына багышланган регионара
смотр-конкурсы. Проектның максаты - театр иҗатын үстерү һәм
популярлаштыру, балалар театр һәм курчак театры коллективларының иң
яхшы спектакльләрен, яңа әсәрләрне ачыклау, яшь буынның милли һәм
дөнья мәдәнияте кыйммәтләренә кызыксынуын арттыру, сәләтле балалар һәм
яшүсмерләрнең театр һәм курчак коллективларын ачыклау, аларга иҗади
ярдәм итү.