"Кариев+"
Театр елына багышланган "Кариев+" проекты 2018 елда барлыкка килде һәм
кыска вакыт эчендә зур популярлык яулады. Проект нигезендә – Кариев
театры артистларының мәктәп укучылары белән очрашу, театр тарихы белән
таныштыру, аларга актерлык осталыгы буенча мастер-класслар үткәрү,
артист һөнәренең үзенчәлекләре турында әңгәмә алып бару. Шулай ук,
очрашу кысаларында артистлар Кариев театры репертуарының билгеле бер
спектакленнән өзекләр дә тәкъдим итәләр.

Элемтәләр өчен телефон:
Маркетинг буенча директор урынбасары
Мостафина Фәнзилә Рамил кызы
Тел: (843) 237-93-27
kariev_theatre@mail.ru