Барыбызга да үзебез өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итә, киләчәк юл өчен ориентирлар сайлый торган минутлар хас. Бу чакта төрле сораулар туа:
⁃ Ялгызлыкта булу – ничек ул?
⁃ Курку мәңгелекме?
⁃ Ярату нәрсәне аңлата?
⁃ Мин «йомшак» халәттә була аламмы?
⁃ Кайдан ярдәм табарга?

Спектакльнең нигезенә башкаручының шәхси тарихы һәм заманча бию теле салынган. Ул вакыйгаларның алдан фаразланмаган борылышлары белән тормыш турында.

«Хәят»

Спектакльдә катнашучылар һәм булдыручылар:

Альбина Ногманова, Елена Музеева, Дмитрий Солопов, Сабрина Батрова, Рәмис Намзиев.