Габдулла Кариев әсәре буенча куелган «Артист» комедиясе – шул чорда төрле авырлыклар кичеп, ачлы-туклы ижат итүче артистларның яшәешен, көнкүрешен чагылдырган документаль әсәр. Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян ителә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән "Сәйяр" труппасыннан китә. Труппа таркала! Кая барырга? Ләкин Кариев белән Сакмарский югалып калмыйлар...