«Шайтан. Егет. Кыз»

Мәңгелек мәхәббәт һәм бәхетле озын гомер турында кемнәр генә хыялланмый икән? Ләкин күпвакыт бәхетле булыр өчен, кешегә авырлыклар аша узарга туры килә. «Шайтан һәм аның кызы» татар халык әкияте мәхәббәтнең явызлыкны җиңә алырдай тылсымлы көче турында.
Режиссёр Булат Гатауллин куелышында бу әкият этнографик материаллар кулланылышы һәм махсус язылган музыка ярдәмендә мавыктыргыч хоррорга әверелә. Борынгы мифологик сюжетларның заманча куелышы балаларда гына түгел, аларның әти-әниләрендә дә кызыксыну уятыр. Ә әби-бабайлар, бу әкиятне караганнан соң, үз балачакларында булган куркыныч вакыйгаларны исләренә төшерер. Сүз бирәбез, куркыныч... һәм мавыктыргыч булачак!

«Шайтан. Егет. Кыз»

Инсценировка – Ләйсан Фәизова

Режиссёр – Булат Гатауллин

Композиторлар – Айдар Абдрахимов, София Озджан

Рәссамнар – Дмитрий Солопов, Булат Гатауллин

Ут буенча рәссам– Дмитрий Солопов

Хореограф – Елена Музеева

Моуш-дизайн – Газизуллин Булат

Бабалалр белән эшләүче белгеч – Фатхуллина Ильзия


Жанр: музыкаль хоррор

12+


Шайтан ‒ Илсаф Хәләүтдинов
Егет ‒ Айрат Шамс
Кыз ‒ Гөлүсә Гыйбадуллина
Егетнең әнисе ‒ Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты
Егетнең әтисе ‒ Илнар Низамиев
Шайтан кызлары ‒ Камилә Шәңгәрәева
Альбина Ногманова
Ләйсән Большова
Авыл халкыФернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
                         Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Энҗе Яруллина, Татарстанның атказанган артисты
Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты
Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты
Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты