«Куркак Батыр»

Батыр куркак була аламы? «Куркак Батыр» спектакле әнә шул сорауга җавап эзли.
Спектакльдә Әхмәт Фәйзинең «Аучы Мәргән һәм Болан кызы» әкияте сюжеты XX гасырның 90 нчы еллар вакыйгалары белән чолганып китеп, сәхнәдә яңа чынбарлык тудыра. Узган гасырның 90 нчы еллары белән борынгы Болгар илендә барган вакыйгаларны нәрсә берләштерә соң? Шул ук кешелек мөнәсәбәтләре, шул ук проблемалар һәм чор катлаулылыгы...
Спектакльнең төп герое Батыр әтисе белән уртак тел таба алмый. Әтисе улын курку белмәс батыр ир-егет итеп тәрбияләргә тели. Ләкин, баласының фаҗигагә юлыгуының төп сәбәпчесенә әверелә. Эчке курку хисен җиңү өчен геройларга нинди сынаулар аша узарга туры киләчәк? Спектакльдә шул хакта сөйләшербез.

«Куркак Батыр»

Режиссёр

Илсур Казакбаев

Башкортостан Республикасының

Ш.Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты


Инсценировка

Лилия Гыйбадуллина, Илсур Казакбаев


Рәссам

Ләйсән Хөсәенова


Композитор

Магуля Мезинова


Ут куючы рәссам

Дмитрий Солопов


Хореограф

Марат Казиханов


Жанры: әкият

Яшь чикләве: 12+


Әби (Алмасбану) Халидә Сөнгатуллина
                                    Татарстаның халык артисты
Батыр («Болан»)        Булат Гатауллин
Данир батыр          Сәйдәш Гарифҗанов
Әни (Болан кыз) Альбина Гайзуллина
                                Татарстаның атказанган артисты
Әти (Азат Мәргән)       Илназ Хәбибуллин
Гүзәл (Айгүзәл, «Тавык») Камилә Шәнгәрәева
Бәхтияр («Сасы көзән») Эльдар Гатауллин
Илгизәр («Сарык»)          Айрат Шамс
Зөбәрҗәт («Бозау»)      Гөлүсә Гыйбадуллина
Мөбарәк («Ишәк»)          Инсаф Халәүтдинов
Рифат («Хан»)          Рамил Вафин
Нәфис («Носорог», Кара Мөгез) Муса Камалов
Гөлчәчәк («Кобра»)   Алсу Шакирова
                               Татарстаның атказанган артисты
Мирхәйдәр           Искәндәр Низамиев
(«Шакал», Куркур)  
Ирхан («Гриф»)                   Рәүф Шакиров