«Анна Ахматова: вакыт кайтавазы»

Шигырьдә – хисләр өстенлек итә. Шагыйрь аларны сүзләр ярдәмендә
җиткерә. Ә хисләр, үз чиратында, ул – тормыш. «Вакыт кайтавазы»
спектаклендә тамашачылар, Анна Әхмәтова шигырьләренең ритмына
кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган
катлаулы тормыш юлын кичеп, тәхәллүсенең ни сәбәпле татар булуын
беләчәкләр. Аның иҗатының нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату
фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр.
...ә иң мөһиме – Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә
яңгыраячак. Бу – көтелмәгән яңалык, әлбәттә. Аның шигырьләрен бүгенге
көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар,
Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина тәрҗемә иткәннәр.
Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә
төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык.
Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк.

«Анна Ахматова: вакыт кайтавазы»
Режиссёр-постановщик: Эльдар Гатауллин
Автор сценария: Луиза Янсуар
Лауреат Международной премии BELLA
Лауреат Республиканской премии имени М.Джалиля
Хореограф: Елена Музеева
Режиссер ярдәмчесе: Эльвира Заббарова
Дәвамлылык: 45 минут. Антрактсыз.

Жанры: театраль дәрес
Яшь чикләве: 12+

Рольләрне башкаралар:

Романтик – Альбина ГАЙЗУЛЛИНА
Пессимист – Алсинә ЗАКИРОВА
Тормышчан – Рәмзия ЗАКИРҖАНОВА
Шаян – Энҗе ЯРУЛЛИНА
Шук – Алсу ШАКИРОВА