Гайниев Илнур Зөфәр улы
Директор
1988 елның 5 июлендә Татарстанның Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында туган
Белеме:
2005-2010 – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (халык сәнгате иҗаты, хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, укытучы)
2010-2014 – Казан дәүләт энергетика университеты (электр энергетикасы системалары һәм челтәрләре, инженер)
2021-2023 – КФУның Югары бизнес мәктәбе (менеджмент, эшлекле администрирование мастеры)
Эш тәҗрибәсе:
2005-2011 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты каршындагы «Сәйдәш» бию театры солисты.
08.2010-08.2015 еллар — «Генерацияләү компаниясе» ААҖ филиалы «Балкыш» санаторий-профилакторий, культорганизатор.
09.2015-03.2016 еллар – Лаеш районы Комлы Кавал авылы «Дуслык» спорт-ял үзәге директоры.
01.03.2016-01.04.2016 – ТР Лаеш муниципаль районы һәм Лаеш шәһәре «Район мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры, Лаеш районы мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
2016 елның 1 апреленнән 15 октябренә кадәр – Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы.
2019 елның 18 ноябреннән 22 ноябренә кадәр – Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары.
11.2009-10.2020 еллар – Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы.
10.2020-09.2024 еллар – Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры директоры.