Хан кызы

Могҗиза әкияттә генә түгел, көндәлек тормышта да була! Өч дус – Тәбрис, Рөстәм һәм Айдар – мәктәп спорт залында бикләнеп кала. Аннан чыгу өчен, аларга квест үтәргә кирәк. Гади генә дә түгел, тылсымлы квест! Су асты дөньясына төшү, тылсымлы келәмдә очу, борынгы мәгарәгә керү – малайларның юлында барысы да көтелә. Бу маҗаралы квестны үтеп чыгу өчен, залда утырган нәни тамашачыларның да ярдәме кирәк булачак. Катнашучылар алдында бер зур миссия тора – Хан кызын коткару. Кем ул Хан кызы? Ул чынлыкта да бармы, әллә малайларның классташ кызлары уйлап чыгарган мифмы?..



«Хан кызы»
Режиссёр һәм инсценировка авторы: Ренат ӘЮПОВ, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам: Булат ГЫЙЛЬВАНОВ, Б.Урманче һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты
Композиторлар: Ильяс ФӘРХУЛЛИН, Айдар АБДРАҺИМОВ
Музыкаль консультант: Илнар ФӘЙЗЕТДИНОВ
Хореограф: Дамир БУЛАТОВ
Видеограф: Максим КУНИН

Жанры: спектакль-квест
Дәвамлылыгы: 1 сәгать
Яшь чикләве: 6+

Рольләрне башкаралар:
Алинә - Ләйсән БОЛЬШОВА
Тәбрис - Айрат ШАМС
Рөстәм - Инсаф ХӘЛӘҮТДИНОВ
Айдар - Искәндәр НИЗАМИЕВ
Карина - Альбина НОГМАНОВА
Ләйлә - Камилә ШӘҢГӘРӘЕВА
Айсылу - Гөлүсә ГЫЙБАДУЛЛИНА
Альберт Салихович - Илсаф НӘҖИПОВ
Рокыя апа - Алсу ФӘЙЗУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты