Ханума

Бай сәүдәгәр Микич Котрянц дворян титулын алырга хыяллана. Кызы Сонаны бөлгенлеккә төшкән кенәзгә кияүгә бирү – җәмгыятьнең югары катламына күтәрелү мөмкинлеге. Сонаның йөрәген исә француз теле, җыр һәм бию укытучысы – Котэ яулый. Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар. Тик, кавышканчыга кадәр, аларга ике димче – Кабато һәм Ханума – тартышуын үтәргә кирәк. Гаилә бәхетенә ирешү өчен, саф хисләргә бирелгән пар моңарчы кыймаган гамәлгә барачак, бу – чын мәхәббәткә дәлил түгелме?..



«Ханума»
Режиссёр: Ренат Әюпов
Автор: Владимир Константинов, Борис Рацер (А.Цагарели әсәре мотивлары буенча)
Композитор: Гия Канчели
Хореограф: Cужагатдин Джавадбеков
Дәвамы: 2сәг. 30 мин.
Яшь чикләве:16+

Рольләрдә:
Ханума - Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты
Әминә Галиева, Татарстанның атказанган артисты
Кабато - Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты
Гөлназ Галимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Вано Пантиашвили - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты
Котэ - Искәндәр Низамиев
Текле - Гөлнара Абитова, Татарстанның атказанган артисты
Тимоте - Муса Камалов
Микич Котрянц - Илназ Хәбибуллин
Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты
Сона - Рузанна Хәбибуллина
Камилә Шәңгәрәева
Акоп - Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты
Ануш - Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты
Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Гулико Махнадзе - Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты
Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты