Матурлык

Туган туфрак... Барысы да шунда башлана һәм шунда тәмамлана. Ә менә кем булуыңны, кайдан икәнеңне оныту өчен күпме вакыт һәм ара ераклыгы кирәк?

Балалар авыру әниләрен үлеп барган авылдан зур шәһәргә алып килә. Бар да дөрес шикелле: монда аны карыйлар, тәрбиялиләр, дәвалыйлар. Әмма берәүнең дә җан авазын тыңларга, васыятенә колак салырга вакыты юк. Бу васыять алар өчен – буш сүз генә. Балалар нигезне саклаудан баш тарта, ләкин оныклар өчен әбинең сүзләре, тәжрибәсе үз нигезен белер, таныр өчен – соңгы мөмкинлек.

Вафаты алдыннан Акъәбинең соңгы гозере бар. Ул гозерне үтәргә кем дә булса табылырмы? Оныклар – кечкенә нәселнең һәм зур халыкның якты киләчәге, алар дөрес адым ясый алырлармы?.. Һәм әбиләреннән бөркелгән Матурлыкны сакларга көчләре җитәрме?

«Матурлык»
Режиссёр: Егор Чернышов
Инсценировка авторы: Булат Минкин
Хореограф: Елена Музеева
Композитор: Сергей Ушаков
Дәвамы: 1сәг, 40 мин
Яшь чикләве:12+

Рольләрдә:
Акъәби - Фирүзә Зинәтуллина, Татарстанның атказанган артисты
Миңлебай- Нуриәхмәт Сафин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Гарифә- Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Мария Васильевна - Алсинә Закирова
Сәхип- Фәнис Кәлимуллин,Татарстанның атказанган артисты
Гөлбикә - Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Геннадий - Эльдар Гатауллин
Суфиян - Раушан Шәриф,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Кавия - Ләйсән Большова
Әгъзам - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
Биючеләр - Илсаф Нәҗипов, Альбина Ногманова, Гөлүсә Гыйбадуллина, Инсаф Хәләүтдинов, Айрат Шамс, Камилә Шәңгәрәева, Рәүф Шакиров, Инсаф Һидиятуллин