Вакыт кайтавазы

Шигырьдә – хисләр өстенлек итә. Шагыйрь аларны сүзләр ярдәмендә җиткерә. Ә хисләр, үз чиратында, ул – тормыш. «Вакыт кайтавазы» спектаклендә тамашачылар, Анна Әхмәтова шигырьләренең ритмына кушылып, артистлар белән бергәләп, шагыйрәнең шигъриятендә урын алган катлаулы тормыш юлын кичеп, тәхәллүсенең ни сәбәпле татар булуын беләчәкләр. Аның иҗатының нигезендә яткан мәрхәмәтлелек һәм ярату фәлсәфәсен күңелләре аша үткәрәчәкләр.
...ә иң мөһиме – Анна Андреевнаның шигырьләре татар телендә яңгыраячак. Бу – көтелмәгән яңалык, әлбәттә. Аның шигырьләрен бүгенге көн татар шагыйрьләре Илсөяр Иксанова, Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гибадуллина тәрҗемә иткәннәр.
Тамашачы сүзләрнең тәрҗемәсен белмәсә дә, шигырьнең мәгънәсенә төшенәчәк, чөнки хисләрне җиткерү өчен сүзләр кайвакыт артык. Шагыйрәнең иҗатын тоеп аңларга, һичшиксез, артистлар ярдәм итәчәк.

«Вакыт кайтавазы»
Режиссёр: Эльдар Гатауллин
Сценари авторы: Луиза Янсуар
Хореограф: Елена Музеева
Дәвамы: 45 минут
Яшь чикләве:12+

Рольләрдә:
Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Альсинә Закирова
Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты
Энҗе Яруллина, Татарстанның атказанган артисты
Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты