Муса. Моабит

Түзеп булмаслык шартларда да кеше булып кала алу мөмкинме? Шагыйрьлек һәм каһарманлык нәрсәдән башлана: әни сөтеннәнме, әллә чаңгыда йөрүдәнме? Бәлки, чит телләр өйрәнүдән яки туган илне яратудан? Шигърияте һәм исеме һәр татар кешесенең йөрәгендә сакланган Муса Җәлилне искә алыйк әле. Балачагы, үсмер еллары, шагыйрь булып өлгерүе, мәхәббәтен табуы, әти булу бәхете, кызы Чулпан... Без аның иҗатын каһарманлык һәм патриотлык үрнәге дип бәялибез. Үзен дә Герой дип беләбез. Ә нинди кеше булган соң ул? Һәм ни өчен аның шәхесе безне һаман да дулкынландыра?
«Муса. Моабит»
Режиссёр: Булат Гатауллин
Музыка авторы: Миләүшә Хәйруллина
Дәвамы:1 сәг
Яшь чикләве:12+

Рольләрдә:
Муса Җәлил: Илсаф Нәҗипов
Искәндәр Низамиев
Тиммерманс: Фернат Насыйбуллин,Татарстанның атказанган артисты
Айрат Шамс
Инсаф Хәләүтдинов
Хәдичә Җәлилова: Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты
Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты
Әминә Җәлилова: Гүзәлия Нәҗипова
Диләрә Зиннәтова, Татарстанның атказанган артисты
Биюче Альбина Ногманова
Ләйсән Большова
Җырчы : Муса Камалов
Җырчы (кызлар): Алсу Фәйзуллина,Татарстанның атказанган артисты
Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Укучы: Алсу Шакирова,Татарстанның атказанган артисты
Гөлүсә Гыйбадуллина
Укучы: Камилә Шәңгәрәева
Фирүзә Зинәтуллина,Татарстанның атказанган артисты
Чулпан: Сәмирә Яруллина