Әлифба: хәрефләр дөньясында

Кариев театры үзенең иң нәни тамашачыларын һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайларын тылсымлы дөньяга – Хәрефләр иленә чакыра. Ә кайда соң ул ил, диярсез. Кайда-кайда... Хәрефләр кайда була ала инде?! Билгеле, «Әлифба»да!

Тик менә бәла – без аларны торган саен азрак кулланганга үпкәләп, хәрефләр «Әлифба»ны ташлап качып киткән. Димәк, кичекмәстән, эзли чыгарга кирәк! Юкса бөтенләй адашып югалулары бар...

Интерактив лингвистик спектакль утырып кына карап торыр өчен түгел, монда актив катнашып та була. Татар хәрефләренә башланган сүзләрне табарга, милли ризыклар, бәйрәмнәрне искә төшерергә, бергәләп яңа серләр ачарга, табышмаклар чишәргә һәм, әлбәттә инде, рәхәтләнеп кул чабарга! Әгәр без барыбыз да бергәләп тырышсак, югалган хәрефләр кире үз өйләренә – «Әлифба»га әйләнеп кайтачак!

Спектакль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән чыгарылды.



«Әлифба: хәрефләр дөньясында»
Автор: Л. Ахметзянова, Э. Яруллина, Ф. Насибуллина
Режиссер: Лилия Ахметзянова
Жанр: веселое приключение
Дәвамы: 45 минут
Яшь чикләве: 3+

Рольләрдә:
Насыйбуллин Фернат, Татарстанның атказанган артисты
Яруллина Энҗе, Татарстанның атказанган артисты
Большова Ләйсән