Менә син беренче адымны ясыйсың. Барып чыкмый. Аннары – тагын. Тагын. Тагын. Шул адымнан хәзер синең бөтен язмышың һәм киләчәгең тора.

Яңа айфон, «элитный» мәктәп, эчпошыргыч дәресләр, текә дуслар, оҗмах утравына сәяхәт, дәрәҗәле әти-әниләр, аларның дәрәҗәсе күләгәсендә калган – өчәү. Ә чын тормыш янәшәдән генә үтеп бара.

Тик алар атларга тиеш. Икенче адымны, өченчесен. Моңа кайсының көче һәм кыюлыгы җитәр?

Наркотикларның кеше тормышына һәм шәхесенә җимергеч йогынтысы турындагы спектакль яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркотикларга бәйлелекне булдырмау буенча махсус программа кысаларында әзерләнде.



«12 адым»

Авторы: Булат Минкин
Режиссеры : Амина Миндияр.
Жанр: Драма
Дәвамы : 1 час 20 минут
Яшь чикләве: 12+


Рольләрдә:
Камил - Рамил Вафин
Илсаф Нәҗипов
Алинә - Рузанна Хәбибуллина
Артик - Муса Камалов
Евгения - Гөлназ Галимуллина, Татарстанның атказанган артисты
Гөлназ - Диләрә Зиннатова, Татарстанның атказанган артисты
Алексей - Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты