Болгар чоры шагыйре Кол Галинең XIII йөздә иҗат ителгән поэмасы нигезендә Йосыф, аның әтисе, абыйлары турында бөтендөньяга билгеле легенда ята. Кариев театры татар халкының яраткан китабына музыкаль-пластик куелыш аша яңача караш ташларга чакыра.

Гадел һәм тугры булу, сыналу һәм сынмау, олы мәхәббәткә һәм яхшылык яманлыкны җиңәсенә ышану, язмышка буйсыну – борынгы тарих аша бүгенге көн тамашачысы белән менә ниләр хакында сөйләшү көтелә.




«Йосыф»
Жанр: кыйсса
Дәвамы: 1 сәг.30 минут
Яшь чикләре: 16+
Режиссёр – Ренат Әюпов, Кариев театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты.
Рәссам – Игорь Капитанов
Костюмнар буенча рәссам – Фәгыйлә Сельская, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты.
Куючы хореограф – Марат Казыйханов
Ут буенча рәссам – Евгений Ганзбург, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
Композитор – Йосыф Бикчәнтәев
Спектакльнең фәнни киңәшчесе – Равил Гайнетдинов, мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе.

Рольләрдә:
Кыйтфир - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты;
Ягъкуб - Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты;
Фиргавен - Фәнис Калимуллин, Татарстанның атказанган артисты;
Йосыф - Илсаф Нәҗипов;
Биниәмин - Исмагыйль Низамиев;
Зөләйха - Ләйсән Большова;
Йосыфның туганнары - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты, Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты, Фәнис Калимуллин, Татарстанның атказанган артисты, Алия Калимуллина, Татарстанның атказанган артисты, Илназ Хәбибуллин, Энҗе Яруллина, Илфат Гыйбадуллин, Алсу Фәйзуллина, Муса Камалов, Диләрә Зиннәтова, Алсинә Закирова, Лиана Мөхәммәтгалиева
Йосыфның кыз туганнары - Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты, Әминә Галиева, Татарстанның атказанган артисты, Лилия Низамиева, Татарстанның атказанган артисты, Гөлнара Абитова, Татарстанның атказанган артисты, Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Лилия Зәйнуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Шайтан - Альбина Ногманова