Матур Сity

Хәзерге тормышта күпләр тышкы купшылык аша эчке бушлыкны яшерергә тырыша. Спектакль вакыйгалары барган барбершоп та нәкъ менә шундый урын. Биредә күңел сафлыгын, самимилеген югалткан, акча дип кенә яшәгән кешеләр җыела. Вакыйгалар сөрешендә аларга капма-каршы образ – Гөлнара пәйда була. Ул бирегә тышкы кыяфәтен үзгәртергә дип килә, әмма үзе дә аңламыйча, башкаларның эчке дөньясына уңай йогынты ясый. Матурлык конвейерга куелган заманда ихласлыкны, ышанычны һәм яратуны сатып алып булмый шул...



«Матур-City»
Жанр: комедя
Дәвамы: 1 сәг. 30 мин
Яшь чикләре: 16+
Пьеса авторлары – Айгөл Әхмәтгалиева, М. Кашгарый исемендәге халыкара , С. Сөләйманова һәм И. Юзеев исемендәге әдәби премияләр лауреаты
Куючы режиссер – Ренат Аюпов
Рәссамнар: Ленар Гыйльметдинов
Ут буенча рәссам: Дмитрий Солопов
Композитор: Камил Котдусов
Хормейстер – Лилия Зәйнуллина
Балетмейстер – Елена Музеев

Рольләрдә:
Гөлнара - Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты
Руслан - Фәнис Калимуллин, Татарстанның атказанган артисты
Артем - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты
Сәет - Илсаф Нәҗипов
Салават - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты
Хәйрүш - Илнар Низамиев, Татарстанның атказанган артисты