Сөннәтче бабай

Беренче карашка – ул үз эшенә мөккиббән гади генә авыл карты. Әмма Корбанколый картның гадилеге гади генә түгел. Бабай сөннәткә утырту белән генә шөгыльләнми, бусагасына килеп елышкан, адашкан җаннарга өмет тә өләшә, юл да күрсәтә. Гомере буе тугырылык саклаган гореф- гадәтләрне, кыйммәтләрне киләчәк буынга тапшырырга омтыла. Бу дөньяда үзеңнән соң лаеклы дәвамчы калдыру – иң зур бәхет түгелмени?

Гаяз Исхакыйның "Сөннәтче бабай" , «Ул әле өйләнмәгән иде...», «Остазбикә», «Кәләпүшче кыз», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль – үзенә күрә бер новеллалар дисбесе. Аның авторлары – Булат Минкин белән Ландыш Әбүдарова – бүгенге көн чынбарлыгыннан үткәнгә күпер суза һәм киләчәккә караш ташларга чакыра.

Искакыйдан соң узган бер гасыр арасында без ни дәрәҗәдә яңгыраш кичердек? Әллә, киресенчә, читкәрәк тайпылдык яки чигендекме?

«Сөннәтче бабай»
Жанр: Кичү
Дәвамы: 1 сәг. 30 мин
Яшь чикләре: 12+

Режиссер - Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Рәссам – Булат Гыйльванов
Композитор – Алмаз Әсхәдуллин
Хореографлар – Алсу Мәгъсүмҗанова
Ут куючы рәссам - Илшат Сәяхов
Видеограф – Наталья Наумова
Хормейстер – Лилия Зәйнуллина, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе;
Спектакльнең фәнни киңәшчесе – Равил Гәйнетдинов, Россия мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе, Россия мөфтиләр Шурасы рәисе;

Рольләрдә:
Корбанколый - Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты;
Гөлйөзем - Фирүзә Зинәтуллина, Татарстанның атказанган артисты, Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты;
Ибраһим - Илсаф Нәҗипов, Булат Гатауллин
Фәхрия - Рәмзия Закирҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Алия Калимуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Зөлфия - Алсинә Закирова, Энҗе Яруллина;
Шәмси - Фәнис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты;
Миннегали - Илназ Хәбибуллин, Рамил Вафин;
Сәйфулла - Айрат Шамс;
Сәгыйдә - Алсу Файзуллина, Татарстанның атказанган артисты, Гүзәлия Нәҗипова;
Ваһид - Муса Камалов, Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты;
Камәр - Альбина Ногманова, Диләрә Зиннәтова, Татарстанның атказанган артисты; Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты;
Хәзрәт - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты, Муса Камалов
Остазбикәләр - Гөлнара Абитова, Татарстанның атказанган артисты, Лилия Зәйнуллина, Тататрстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, Әмина Галиева, Татарстанның атказанган артисты, Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты, Фирүзә Зинәтуллина, Татарстанның атказанган артисты, Гөлнара Фазылҗанова, Татарстанның атказанган артисты, Энҗе Камалиева, Татарстанның атказанган артисты