Бәхетле көнем

«Бәхетле көнем» – спектаклендә вакыйгалар кече зал сәхнәсендә бара. Аны режиссер, рәссамнар, актерлар бергәләп иҗат итте. Спектакльне караган һәркем үз тормышында булган бәхетле көнне танып алачак. Балачактан күңелгә уелып калган тойгыларны сез дә хәтерлисездер: яңа гына чабылган печән исе, әнинең кул җылысы, көн дәвамында урамда уйнаганнан соң,чикерткәләр тавышы астына йоклап китүләр... Әни дә, әти дә, без дә өйдә һәм бар дөнья түгәрәк. Ә иртәгә яңа көн туачак, аннан соң тагын, тагын, тагын яңа көн килер. Алар барысы да – безнең бәхетле көннәребез... Галәмдәге мең йолдыз янында беркайчан да сүнми торган берсе була. Ул – минем балачагым йорты. Ул – минем йортым.

Екатерина Гороховская: «Бу тактиль спектакль тойгылар урыны, шуңа күрә без бары тик табигый материаллар гына кулланырга тырышабыз. Мәсәлән, сабыйлар әти ролен башкаручы актер янына килеп, аның ничек агач юнганын карый алачак. Йомычкаларны да тотып карарга мөмкин...».

Тамашадан соң артистлар һәр кечкенә тамашачыга спектакль турындагы истәлеккә агач ат бүләк итәләр, ә аннан соң үз тәэсирләрен ясарга чакыралар.
«Бәхетле көнем»
Жанр: Гаилә өчен сәяхәт
Дәвамы: 35 мин
Яшь чикләре: 0+
Идея һәм куелыш: Екатерина Гороховская
Спектакльнең рәссамы: Игорь Капитанов
Костюмнар буенча рәссам: Фагыйлә Сельская
Композитор: Радик Сәлимов
Ут буенча рәссам: Дмитрий Солопов
Спектакльне иҗат иттеләр һәм уйныйлар:
Лилия Низамиева,Татарстанның атказанган артисты;
Альбина Гайзуллина,Татарстанның атказанган артисты;
Булат Гатауллин;
Муса Камалов.