Яратып туялмадым

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның соңгы еллары Чистай психоневролгия интернатында үтүе билгеле. Әсәр тарихи чыганакларга таянып язылган. Анда героиняның интернатта үткән гыйбрәтле еллары тасвирлана. Спектакль бары тик сәхнәдә тамаша уйнаганда гына үзен бәхетле итеп хис иткән хатын-кыз ялгызлыгы, аның авырулары белән көрәшүе һәм интернатта тормышка ашкан хыялы турында. Тамашачыда мелодрама кызгану хисен тудырырмы, яки киресенчә горурлану хисенме?.. Бу сорауга җавапны спектакльне карап белерсез. 16+
«Яратып туялмадым»
Жанр: мелодрама
Дәвамы: 1 сәг 30 мин.
Яшь чикләре: 12+
Куючы режиссер – Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.
Рәссам – Б.Урманче һәм М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гыйлванов
Композитор – Зөлфәт Вәлиуллин
Ут куячы рәссам – Илшат Сәяхов

Рольләрдә:

Сәхибҗамал Волжская - Халидә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты;
Хуҗа - Илфат Камалиев, Татарстанның халык артисты, Рамил Вафин;
Кәбиров - Илсаф Нәҗипов;
Рания - Энҗе Яруллина,Татарстанның атказанган артисты, Алия Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты;
Ирина - Гүзәл Нәҗипова;
Мансур - Муса Камалов;
Семин - Фернат Насыйбуллин, Татарстанның атказанган артисты