Син төзегән театрда башка кешеләр уйнар, килер шундый көн – хәтта исемеңне дә онытырлар. Ә хыял калачак. Син киткәч тә, утлар кабынып, пәрдә ачылса, сәхнәгә чыгып кемдер үз сүзен әйтә алса, димәк, юкка яшәмәгәнсең.

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салучы режиссер Фарит Хәбибуллин язмышы белән рухландырылган спектакль.
«ОТМЕНИЛИ, ДУСТЫМ!
СПЕКТАКЛЬ ОТМЕНЯЕТСЯ!»
Жанр: режиссер хыяллары
Яшь чикләве: 16+
Автор – Алсу Хафиз
Режиссер – Булат Гатауллин
Хореограф – Эдуард Хәбибуллин
Композитор – Камил Котдусов
Ут буенча рәссам – Дмитрий Солопов
Рәссам – Юлия Кораблева

Рольләрдә:

Иркен – Инсаф Хәләүтдинов
Тимер – Айрат Шамс
Бикә – Алсу Шакирова, Татарстанның атказанган артисты
Язгөл – Альбина Гайзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Чулпан – Ләйсән Большова
Айсылу – Алсу Фәйзуллина, Татарстанның атказанган артисты
Ядкәр – Рамил Вафин
Эльвира Маратовна – Энҗе Яруллина, Татарстанның атказанган артисты
Фәрит Хәбибуллин – Булат Гатауллин, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты